18 НЧЕ ҖЫР
Йолым өчен рәхмәтлебез
-
1. Бүген, Йәһвә Алла,
Килдек хозурыңа.
Мәхәббәт, шәфкатьлелек
Күрсәттең син безгә.
Үз Улыңны бүләк итеп,
Тормыш бирдең.
Бу иң бөек корбан!
Безне син йолып алдың.
КУШЫМТА:
Гайсә камил тәнен биргән,
Безне каны азат иткән.
Йәһвә Алла,
Сиңа без рәхмәтле чын күңелдән.
-
2. Гайсә Мәсих теләп
Үлем кабул иткән,
Үз камил тормышының
Бәясен тапшырган.
Ул килгәнче,
Һич өметсез гомер иттек,
Ә хәзер мәңге яшәргә
Мөмкинлек алдык.
КУШЫМТА:
Гайсә камил тәнен биргән,
Безне каны азат иткән.
Йәһвә Алла,
Сиңа без рәхмәтле чын күңелдән.
(Евр. 9:13, 14; 1 Пет. 1:18, 19 да кара.)