Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

39 НЧЫ ҖЫР

Аллаһы каршында яхшы исем

Аллаһы каршында яхшы исем

(Вәгазьче 7:1)

  1. 1. Һәр көн йөрибез Йәһвә әйткән юлда,

    Ирешергә дип аның хуплавына.

    Алла белән йөрсәк һәм яхшылык кылсак,

    Аңа шатлык бу китерәчәк.

  2. 2. Бу дөньяда дан, шөһрәт алыйм дисәң,

    Кеше хуплар дип, бар көчеңне куйсаң,

    Уңыш тормышыңда күрмәссең, чынлыкта,

    Һич дус булмассың Аллаһыга.

  3. 3. Исемебез гел яхшы, тапсыз булса,

    Аны язар Ул тормыш китабына.

    Аңа без таяныйк, хакыйкатьне яклыйк

    Һәм һәр эштә дә сафлык саклыйк.

(Ярат. 11:4; Гыйб.сүз. 22:1; Мал. 3:16; Ачыл. 20:15 дә кара.)