Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа дөньяда

Яңа дөньяда

Йөкләргә:

  1. 1. Тукталып күзалла оҗмахны.

    Көлешеп, шатланып балалар уйный.

    Юк инде дөньяда

    Куркулар, авырлыклар, чирләр дә.

    Бар кеше җир йөзен матурлый,

    Йәһвәнең сүзләре буенча яши.

    Улы аша ул бирде

    Тынычлыкта, иминлектә яшәүне.

    Һәр хыялыңны

    Тормышка ашырачак

    Яңа дөньяда.

    КУШЫМТА:

    Күр үзеңне оҗмахта,

    Өметеңне нык килеш сакла.

    Тот исеңдә бик авыр булганда:

    Бик тиздән яшәрбез

    Яңа дөньяда.

  2. 2. Тукталып күзалла оҗмахны.

    Бик матур урында, зур таулар янында

    Йортыңны төзедең.

    Бу чыннан да син көткән чагың.

    Күтәрәсең күзеңне:

    Ишектә тора синең туганың.

    Ул суза кулларын,

    Сине кайнар кочагына ул ала.

    Күз яшьләреңне

    Мәңгегә сөртер

    Атабыз Йәһвә.

    КУШЫМТА:

    Күр үзеңне оҗмахта,

    Өметеңне нык килеш сакла.

    Тот исеңдә бик авыр булганда:

    Бик тиздән яшәрбез

    Яңа дөньяда.

    КҮЧЕШ:

    Йәһвәнең һәр сүзе

    Аңарга кайтмас, үтәлмәсә.

    Аллаһыбыз бик тели

    Һәр кешенең хыялларын үтәргә.

    КУШЫМТА:

    Күр үзеңне оҗмахта,

    Өметеңне нык килеш сакла.

    Тот исеңдә бик авыр булганда:

    Бик тиздән яшәрбез

    Яңа дөньяда,

    Яңа дөньяда,

    Яңа дөньяда,

    Яңа дөньяда.