Төп мәгълуматка күчү

Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз. Изге Язмаларда искә алынган кешеләр

Бу рубрикада искиткеч иман күрсәткән ир-атлар һәм хатын-кызлар турында әйтелә a. Аларның иман үрнәге сезгә дә иманыгызны үстерергә һәм Аллаһыга якынрак булырга ярдәм итәр.

«Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән видеолар рубрикасы да сезгә Изге Язмалардагы тугры кешеләрдән күп кенә кыйммәтле сабаклар алырга ярдәм итәр.

a Вакыйгаларны яхшырак күз алдына китерергә булышыр өчен, мондагы мәкаләләргә Изге Язмаларда искә алынмаган нечкәлекләр өстәлгән. Бу нечкәлекләр тарих һәм археология ягыннан төгәл булсын өчен һәм Изге Язмаларга каршы килмәсен өчен, җентекле тикшерүләр үткәрелде.

Барлыкка китерүдән алып Туфанга кадәр

Һабил. «Үлгән булса да... әле дә сөйли»

Изге Язмаларда Һабил турында әз әйтелсә дә, аңардан һәм аның иманыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

Идрис. Ул Аллаһының хуплавын алган

Сез гаиләле кеше булсагыз я сезгә үзегез дөрес дип санаганны якларга туры килсә, сез иман кешесе Идристән күп нәрсәгә өйрәнә аласыз.

Нух «Аллаһы юлында йөрде»

Нух белән аның хатынына улларын үстергәндә нинди авырлыклар кичерергә туры килгән? Ни өчен Нухка, көймәне төзер өчен, иман кирәк булган?

Аллаһы аны һәм «тагын җиде кешене коткарып калган»

Нух һәм аның гаиләсе иң коточкыч вакытта ничек котылып калган?

Туфаннан алып Чыгышка кадәр

Ибраһим — һәр иман итүче өчен ата

Ибраһим үз иманын ничек күрсәткән? Син Ибраһимның иманын үрнәк итеп тотар өчен нәрсә эшләргә җыенасың?

Сара. «Син бик чибәр хатын»

Мисырда фиргавеннең мирзалары Сараның шаккатыргыч чибәр булуын күреп ала. Шуннан соң нәрсә булганы сезне гаҗәпләндерердер.

Аллаһы аны «бикә» дип атаган

Ни өчен бу яңа исем Сарага туры килгән?

Рабига: «Әйе, риза»,— диде

Иманнан тыш Рабига башка күркәм сыйфатлар күрсәткән.

«Тыңлагыз, мин сезгә күргән төшемне сөйлим»

Үги балалы гаиләләр өчен Ягъкуб гаиләсенең авыр тормышы кыйммәтле сабаклар бирә.

Йосыф. «Ничек инде мин шундый яманлык» эшләрмен?!

Йосыфка Потифар хатынына каршы торырга нәрсә булышкан?

«Төш юрау Аллаһы иркендә түгелме?»

Йосыф Мисырның баш икмәкчесе, баш шәрабчысы һәм фиргавене төшләрен ничек юрый алган? Йосыф төрмәдән патша сараена нибары бер көн эчендә ничек эләккән?

«Мин Аллаһы урынында түгел бит!»

Әгәр сезнең гаиләгездә дә хыянәт, көнчелек я нәфрәт аркасында аралар бозылган булса, Йосыф турындагы хикәя сезгә файдалы була ала.

Әюп. «Үз сафлыгымнан баш тартмам!»

Әюп турындагы Изге Язмалар хикәясе безгә авырлыкларны һәм иман сынауларын кичерергә ничек булыша ала?

Әюп. Йәһвә аны савыктырган

Әюп кебек тугры булсак, без Шайтанны бик ярсытырбыз, ә безне яратучы Йәһвәне бик сөендерербез!

Мириам. «Йәһвәне мактап җырлагыз»!

Пәйгамбәр хатын Мириам Кызыл диңгез янында, рухланып, исраилле хатыннар белән җиңү җыры җырлаган. Аның тормышыннан кыюлык, иман һәм басынкылыкка өйрәнеп була.

Чыгыштан алып Исраилнең беренче патшасына кадәр

Ул «эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән»

Рәхәб турындагы өзектән Йәһвәнең һәрбер кешене кадерләгәне күренә. Ни өчен шулай әйтеп була? Аның иманыннан бнз нинди үрнәк ала алабыз?

«Мин, ана кебек, Исраилгә ярдәмгә күтәрелдем»

Изге Язмалардагы Дибра турындагы өзектән без иман һәм кыюлык турындагы нәрсә белә алабыз?

Рут. «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»

Ни өчен Рут үз гаиләсен һәм туган җирен калдырып китәргә әзер булган? Нинди сыйфатлар аны Йәһвә каршында кадерле иткән?

Рут. «Яхшы хатын»

Рут белән Богазның никахларын нәрсә аерып торган? Гаилә турында әйткәндә, Рут белән Нагомия мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Ул Аллаһыга дога кылып күңелен бушаткан

Һанна Йәһвәгә ышанып чишә алмаслык кебек күренгән проблемаларны кичереп чыккан.

Ул «Йәһвә алдында үсә барды»

Ишмуилның балачагы башка балаларыныкыннан нәрсә белән аерылып торган? Ул изге чатырда булганда аның иманына үсәргә нәрсә булышкан?

Өмет өзелүгә карамастан Ишмуил тугры булып калган

Һәрбер кеше авырлыклар белән очрый һәм өмет өзелүләр кичерә. Андый нәрсәләр иманны сыный. Ишмуил тугры булып калганыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Исраилнең беренче патшасыннан алып Мәсихнең тууына кадәр

Йонафан. «Аңа һичнәрсә комачаулый алмый»

Йонафан корал йөртүчесе белән яхшы коралланган дошман заставысына һөҗүм итәргә бара. Аларның кылганнары тарихны үзгәргән.

«Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы»

Давытка Голиатны җиңәргә нәрсә булышкан? Без бу хикәядән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Ул «Давытның җан дусты булып китте»

Төрле яшьтәге, шартлары шулкадәр аерылып торган кешеләр ничек дуслашып киткән? Алар турында хикәяне уку сезгә яхшы дуслар табарга булышыр.

Абигыя акыл белән эш иткән

Абигыянең никахтагы авырлыкларны ничек хәл иткәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Ильяс хак гыйбадәт кылуны яклап торган

Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән риза булмаган кешеләрне очратканда, без Ильяс кебек ничек эш итә алабыз?

Ильяс уяу булган һәм көткән

Ильяс пәйгамбәр Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәячәген көткәндә, дога кылу рухын күрсәткән. Бу нәрсәдән күренгән?

Ильяс үз Аллаһысында юаныч тапкан

Ильяс нинди вакыйгалар аркасында бик боеккан, хәтта үзенә үлем сораган?

Гаделсезлек белән очрашканда ул нык калган

Сез дә гаделсезлек корбанымы? Сез Аллаһының бар нәрсәне төзәтүен көтәсезме? Ильяс пәйгамбәрдән нинди үрнәк алып була икәнен карап чыгыгыз.

Ильяс. Ул ахырга хәтле чыдам калган

Ильясның тугрылык һәм чыдамлылык үрнәге безгә авыр вакытларда иманыбызны ныгытырга булыша ала.

Юныс үз хаталарыннан сабак алган

Юныс үзенә бирелгән йөкләмәне үтәргә курыккан. Сезгә аның хисләре танышмы? Аның турындагы өзектән Йәһвәнең шәфкатьле һәм сабырлы булуы турында күп нәрсә белеп була.

Юныс шәфкатьле булырга өйрәнгән

Юныс турындагы өзек безгә үз-үзебезне намуслы тикшерергә булыша ала. Ничек итеп?

Әсфирә Аллаһы халкын яклаган

Әсфирә кебек фидакарь ярату күрсәтер өчен иман белән кыюлык кирәк.

Әсфирә акыллы, кыю һәм фидакарь булган

Әсфирә Йәһвә хакына һәм халык хакына үз-үзен аямыйча нәрсә эшләгән?

Мәсихнең тууыннан алып рәсүлләрнең үлеменә кадәр

Мәрьям. «Мин — Йәһвәнең колы!»

Мәрьямнең фәрештәгә әйткән сүзләренә карап аның иманы турында нәрсә әйтеп була? Аның тагын нинди яхшы сыйфатлары булган?

Мәрьям уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган

Мәрьям Бәйтлеһемдә күргән-ишеткән хәлләр аның Йәһвә вәгъдәләренә ышанычын ныгыткан.

Мәрьям. Ул кайгырса да бирешмәгән

Гайсә пәйгамбәрнең әнисе Мәрьям калдырган үрнәк сезгә җаныгызны «озын кылыч телгәләсә дә» бирешмәскә ярдәм итәчәк.

Йосыф үрнәк алырлык ата булган

Йосыф үз гаиләсен ничек яклаган? Ни өчен Йосыф Мәрьям белән Гайсәне Мисырга алып киткән?

Марта. «Ышанам»

Марта кайгылы вакытта да үрнәк алырлык иман күрсәткән. Ни өчен шулай әйтеп була?

Магдалалы Мәрьям. «Мин Хуҗабызны күрдем!»

Тугры хатын-кыз магдалалы Мәрьям үледән терелтелгән Гайсәне беренчеләрдән күргән. Аңа бу шатлыклы хәбәрне башкаларга сөйләргә тапшырылган булган.

Петер курку һәм шикләр белән көрәшкән

Шикләр кешегә зур тәэсир итәргә һәм көчсез калдырырга мөмкин. Ләкин Петер Гайсәнең шәкерте булуга кагылышлы шикләрен һәм куркуын җиңгән.

Ул сынауларда тугры калган

Петернең иманы һәм тугрылыгы аңа Гайсә биргән киңәшләрне кабул итәргә булышкан. Ни өчен шулай әйтеп була?

Петер үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән

Гайсә Петерне кичерү турында әйткәндә нәрсәгә өйрәткән? Гайсәнең Петерне кичергәне нәрсәдән күренгән?

«Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым»

Оялчан Тимутигә күзәтче булып китәргә нәрсә булышкан?