Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ТИМУТИ

«Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым»

«Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым»

ТИМУТИ өеннән еракка алып китүче юл буенча бара, аның карашы алда еракта урнашкан нәрсәләргә юнәлгән. Ул үз юлдашларыннан бераз артта кала бара. Алар Тимутигә таныш булган кырлар аша үтә. Калкулыкта урнашкан Листра шәһәре әкрен-әкрен артта кала. Тимути үзен озаткан әнисе белән әбисенең горурлыктан балкып торган йөзләрен һәм яшерелгән күз яшьләрен елмаеп исенә төшерә. Бәлки, аңа борылып соңгы тапкыр кул болгарга кирәктер?

Вакыт-вакыт рәсүл Паул Тимутигә борылып карый да аны елмаюы белән дәртләндереп җибәрә. Ул Тимутигә әле дә оялчанлык белән көрәшергә кирәк икәнен белә. Әмма бу егетнең ашкынучан булуына шатлана. Тимути бик яшь, күрәсең, аңа 20 яшьләр тирәсе. Ул Паулны бик ярата һәм аны тирән хөрмәт итә. Хәзер Тимути бу ашкынучан һәм тугры кешегә ияреп, өеннән йөзләгән километр ераклыкка алып китүче сәяхәткә бара. Аларның сәяхәтләре җирдә дә, диңгездә дә бик күп куркынычлар белән бәйле булыр. Тимути, өен кайчан да булса күрә алыр микән? Ул моны белми.

Бу яшь егетне андый тормыш юлын сайларга нәрсә этәргән? Зур корбаннарга барып, ул нинди әҗер көтә? Тимутинең иманы безнең иманыбызга ничек тәэсир итә ала?

«САБЫЙ ЧАКТАН УК»

Әйдәгез, ике я өч ел элек булган вакыйгаларга кире кайтыйк, һәм Тимутинең, күрәсең, туган шәһәрендә булган вакыйгаларга игътибар итик. Аның туган шәһәре уңдырышлы җирдә урнашкан кечкенә бер шәһәр булган. Анда яшәгән кешеләр грек телен белсә дә, җирле Ликәүния телендә дә сөйләшкән. Бер вакыт бу тыныч шәһәрдә шау-шу күтәрелгән. Күрше зур Икония шәһәреннән ике мәсихче миссионер — Паул һәм аның сәяхәт итүдә хезмәттәше Барнаб бу шәһәргә килгән. Вәгазьләгәндә, Паул аксак кешене күргән. Ул аның чын иманын күреп, могҗиза эшләгән һәм шул кешене савыктырган! (Рәсүлләр 14:5—10)

Листрада яшәгән күпләр, күрәсең, илаһлар кеше кыяфәтенә кереп аларның җирләренә килгән дигән борынгы риваятьләргә ышанган. Шуңа күрә алар Паулны — Гермес, ә Барнабны Зевс дип ялгыш атаган! Үзләренә корбан китермәсеннәр өчен, бу ике басынкы мәсихчегә халыкны тотып калырга туры килгән (Рәсүлләр 14:11—18).

Әмма Листрада яшәгән кайберәүләр аларга мифта кебек мәҗүси илаһлар килгән дип ышанмаган. Алар үзләренә шатлыклы хәбәр китергән кешеләрнең килгәннәрен аңлаган. Мәсәлән, яһүд булган Әүникә Аллаһыга ышанмаган грек кешесендә * кияүдә булган, һәм аның әнисе Лаисә Паул белән Барнабны эчкерсез кызыксыну һәм шатлык белән тыңлаган. Ниһаять, һәр тугры яһүд кешесе ишетергә бик теләгән хәбәр — Гайсәнең килгәне һәм Изге Язмалардагы аның хакында күп пәйгамбәрлекләрнең үтәлгәне турындагы хәбәр шул җирләргә җиткән!

Паулның килүе Тимутигә ничек тәэсир иткәнен күз алдыгызга китерегез. Тимутине «сабый чактан ук» Изге Язмаларга карата ярату үстерергә өйрәткәннәр (2 Тимутигә 3:15). Әнисе һәм әбисе кебек, ул да Паул белән Барнабның Мәсих турында хакыйкать сөйләгәннәрен аңлаган. Шулай ук рәсүл Паул савыктырган кеше турында уйланыгыз. Күрәсең, Тимути балачактан ук шул гарип кешене Листра урамнарында еш күргәндер. Ә хәзер бу кешенең йөрүен беренче тапкыр күрә алган! Шуңа күрә Әүникә белән Лаисәнең һәм Тимутинең мәсихче булып киткәненә гаҗәпләнәсе дә юк. Бүгенге көндә әби-бабайлар һәм әти-әниләр дә Лаисә белән Әүникә мисалыннан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Сез дә яшьләргә яхшы яктан тәэсир итә аласызмы?

«КҮП МИХНӘТЛӘР ЧИГЕП»

Листрада мәсихчеләр булып киткән кешеләр, Мәсихнең шәкертләренә бирелгән өмет турында белеп, дулкынлангандыр. Шулай ук алар мәсихче юлында булу ниндидер корбаннар таләп итәчәк икәнен аңлаган. Антиох һәм Икония шәһәреннән фанатик яһүдләр килеп, иманнары аз булган кешеләрне котырткан һәм аларны Паул белән Барнабка каршы чыгарга этәргән. Соңыннан ачулы халык төркеме Паулга ташлар атып ташланган. Берничә таш эләгүдән соң, Паул җиргә егылган. Эзәрлекләүчеләр аны шәһәр читенә чыгарып ташлаган һәм үләргә калдырган (Рәсүлләр 14:19).

Әмма Листрадагы шәкертләр Паул янына килгән. Аның исән булуына, торып басуына һәм кыюлык белән Листрага кире кайтуына алар бик шатланган! Киләсе көнне Паул Барнаб белән, вәгазь эшен дәвам итәр өчен, Дерби шәһәренә барган. Алар анда яңа шәкертләрне әзерләгәннән соң куркыныч янаса да, Листра шәһәренә кире кайткан. Ни өчен? «Алар шәкертләрне ныгытыр» өчен һәм иманда нык калырга өндәр өчен моны эшләгән. Паул белән Барнабны игътибар белән тыңлаган яшь Тимутине күз алдыгызга китерегез. Алар һәркайсы корбаннарга лаек мәсихчеләрнең кыйммәтле өмете турында сөйләгән. Паул белән Барнаб: «Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш»,— дип әйткән (Рәсүлләр 14:20—22).

Тимути рәсүл Паулның өйрәтүләрен ихлас күңелдән кабул иткән

Тимути Паулның бу сүзләр буенча яшәгәнен һәм башкаларга яхшы хәбәрне җиткерер өчен һәркайсы авырлыкны кичерергә әзер булганын күргән. Шулай итеп Тимути шуны аңлаган: ул Паулның үрнәгенә иярсә, Листрада яшәгән кешеләр генә түгел, ә әтисе дә аңа каршы чыгарга мөмкин. Әмма Тимути Аллаһыга хезмәт итәргә тәвәккәл булган. Бүген дә Тимути кебек күп яшь кешеләр бар. Алар нык иманлы, үзләрен ныгытырга һәм дәртләндерергә әзер булган дуслар эзли. Андый яшь кешеләр каршылыкларга карамастан Аллаһыга хезмәт итүен дәвам итә!

«КАРДӘШЛӘР АНЫ МАКТАП ТЕЛГӘ АЛА ИДЕЛӘР»

Югарыда әйтелгәнчә, киләсе тапкыр, күрәсең, Паул Листрага ике я өч елдан соң килгән. Паул үз юлдашы Силас белән анда килгәч, Тимутинең өендәге шатлыкны күз алдыгызга китерегез! Паулга да бу вакыйга, һичшиксез, зур шатлык китергән. Ул Листрада кайчандыр үзе чәчкән хакыйкать орлыкларының үсеп чыкканын үз күзләре белән күрә алган. Лаисә һәм аның кызы Әүникә ул вакытка инде тугры мәсихчеләр булып киткән булган. Алардагы «эчкерсез иман» Паулны бик шатландырган (2 Тимутигә 1:5). Ә яшь Тимути турында нәрсә әйтеп була?

Паул үзенең соңгы килүеннән соң бу яшь кешенең рухи яктан җитлеккән булып киткәнен күргән. Тимутине Листрадагы кардәшләр генә түгел, ә шулай ук төньяк-көнчыгышка таба якынча 32 километр ераклыктагы Икониядә яшәгән «кардәшләр... мактап телгә алган» (Рәсүлләр 16:2). Ул андый мактауга ничек ия булган?

Әнисе белән әбисе Тимутине «сабый чактан ук» Изге Язмаларга өйрәткән (2 Тимутигә 3:15). Анда яшьләр өчен гамәли киңәшләр язылган. Мәсәлән, «Бөек Барлыкка Китерүчеңне яшьлегеңдә истә тот» (Вәгазьче 12:1, ЯД). Тимути мәсихче булып киткәннән соң, бу сүзләр аның өчен тирәнрәк мәгънә йөртә башлаган. Ул шуны аңлаган: Бөек Барлыкка Китерүчене истә тотар өчен иң яхшы мөмкинлек — Аллаһының Улы Гайсә Мәсих турындагы яхшы хәбәр белән бүлешү. Тимути тумыштан булган оялчанлык белән көрәшергә һәм Гайсә Мәсих турындагы яхшы хәбәрне кыюлык белән сөйләргә әкрен-әкрен өйрәнгән.

Җыелышларда үз өсләренә җаваплылык алган ир-атлар Тимутинең рухи үсешенә игътибар иткән. Алар яшь Тимутинең аның янында булган һәр кешене ничек дәртләндергәнен һәм ныгытканын күреп, әлбәттә, бик шатланган. Әмма иң мөһиме, Тимутинең рухи үсешен Йәһвә күргән. Аның турында хәтта Аллаһы тарафыннан кайбер пәйгамбәрлекләр әйтелгән булган. Күрәсең, бу пәйгамбәрлекләр Тимути җыелышларга файда китерер өчен башкарачак хезмәт белән бәйле булган. Паул үзенең килеп китүе вакытында Тимути миссионерлык сәяхәттә яхшы хезмәттәш була ала икәнен күргән. Листрадагы кардәшләр моның белән риза булган. Алар Тимутигә кулларын куеп, аның Йәһвәгә хезмәт итәр өчен махсус вазифалар үтәргә билгеләнгәнен күрсәткән (1 Тимутигә 1:18; 4:14).

Тимутигә зур җаваплылык ышанып тапшырылган. Моны аңлап, ул бик курыккандыр. Ул сәяхәткә әзер булган *. Аллаһыга ышанмаган Тимутинең әтисе үз улының күчеп йөрүче хезмәтче булып китәчәгенә ничек караган? Күрәсең, ул аңа бөтенләй башка киләчәк теләгән. Ә Тимутинең әнисе белән әбисе моңа ничек караган? Алар Тимути белән горурланганмы һәм борчылуларын күрсәтмәскә тырышканмы? Алай булса, бу табигый булыр иде.

Һичшиксез, Тимути бу сәяхәткә чыккан. Бу мәкаләнең башында әйтеп кителгәнчә, иртән Тимути рәсүл Паулга күчеп йөрү хезмәтенә кушылган. Листра шәһәрен артта калдырып, Тимути һәр адым белән туган өеннән ераклаша барган. Көне буе юлда булып, Паул, Силас һәм Тимути Икониягә барып җиткән. Тимути Паулның һәм Силасның Иерусалимдагы Җитәкче советтан бирелгән соңгы җитәкчелекне ничек тапшырганнарын һәм Листрада яшәгән имандашларның иманнарын ничек ныгытканнарын күргән (Рәсүлләр 16:4, 5). Әмма бу башлангыч кына булган.

Гәләтиядәге җыелышларга килеп киткәннән соң, миссионерлар таштан салынган зур Рим юлыннан төшеп Фригиянең калку тигезлекләре буенча йөзләгән километр араны үткән. Башта алар көнчыгышка таба, ә аннары көнбатышка таба юл тоткан. Аллаһының изге рухы җитәкчелеге буенча алар, Троаска төшеп, анда корабка утырганнар һәм Македониягә киткәннәр (Рәсүлләр 16:6—12). Паул ул вакытка Тимутинең нинди яхшы хезмәттәш булганын күргән. Шуңа күрә Паул Тимутине Силас белән Бируядә калдыра алган (Рәсүлләр 17:14). Ул яшь Тимутине хәтта берүзен Тисалуникәгә җибәргән. Тимути Паул белән Силастан үрнәк алган һәм Тисалуникәдә тугры мәсихчеләрне ныгыткан (1 Тисалуникәлеләргә 3:1—3).

Соңрак Паул Тимути турында: «Аңа хас карашлы һәм сезнең хакта, аның кебек, ихлас күңелдән кайгыртачак башка беркемем дә юк»,— дип язган (Филипиялеләргә 2:20). Тимути тырышлыклар куйган, басынкы хезмәт башкарган һәм, авырлыкларга очраганда, тугры булып калган. Шуңа күрә аны мактаганнар. Бүгенге көндә яшьләр өчен нинди яхшы үрнәк! Нинди исемгә ия булуыгыз, күбесенчә, үзегездән тора. Моны беркайчан да онытмагыз. Яшь кеше булсагыз, сез Йәһвә Аллаһыны тормышыгызда беренче урынга куеп, башкаларга игелек һәм хөрмәт күрсәтеп яхшы исемгә ия була алырсыз.

«МИНЕМ ЯНГА ТИЗРӘК КИЛЕР ӨЧЕН БАР ТЫРЫШЛЫГЫҢНЫ КУЙ»

Яшь чактан ук Тимути үз тормышын мәсихче хезмәтенә багышлаган

Якынча 14 ел Тимути үзенең дусты, рәсүл Паул белән хезмәттәшлек иткән. Алар Паул белән хезмәттә күп тапкыр куркыныч хәлләргә эләккән, әмма аларның күп шатлыклы вакыйгалары да булган (2 Көринтлеләргә 11:24—27). Ә бервакыт Тимути үз иманы өчен хәтта төрмәгә эләккән (Еврейләргә 13:23). Ул шулай ук Паулның мәсихче кардәшләргә карата тирән, эчкерсез яратуын һәм алар турында кайгыртуын уртаклашкан. Паул аңа: «Күз яшьләреңне искә төшерәм»,— дип язган (2 Тимутигә 1:4). Күрәсең, Паул кебек Тимути дә елаучылар белән бергә елаган һәм башкаларга кызганучан булып, аларны дәртләндерә һәм юата алган (Римлыларга 12:15). Әйдәгез, һәрберебез дә шулай ук эш итәргә өйрәник!

Вакыт узу белән Тимути бик яхшы күзәтче булып киткән! Паул аңа кардәшләрне ныгытыр өчен һәм дәртләндерер өчен җыелышларга килеп китүләр ясау вазифасын гына түгел, ә шулай ук җыелышларда өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәргә лаек булган ир-атларны билгеләү вазифасын да ышанып тапшырган (1 Тимутигә 5:22).

Паул Тимутине бик яраткан, ул бу яшь егеткә әтиләрчә күп файдалы киңәшләр биргән. Ул, Тимутинең алга китеше һәркемгә күренеп торсын өчен, аңа үз рухи сәләтләрен үстерергә һәм җитлеккәнлеккә омтылырга киңәш иткән (1 Тимутигә 4:15, 16). Паул Тимутинең яшь һәм, күрәсең, тумыштан оялчан булуы хакыйкатьтә нык булып калырга беркайчан комачауламасын дип дәртләндергәндер (1 Тимутигә 1:3; 4:6, 7, 11, 12). Ул хәтта бу яшь кешегә сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләр биргән. Тимутинең, бәлки, ашказаны авыруы булгандыр (1 Тимутигә 5:23).

Паул үз тормышы ахырына якынлашканын сизгән; күрәсең, озакламый аны үтерергә тиеш булганнар. Ул Тимутигә Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган соңгы хатын җибәргән. Бу хатында ул: «Минем янга тизрәк килер өчен бар тырышлыгыңны куй»,— дип язган булган (2 Тимутигә 4:9). Паул Тимутине бик яраткан, һәм ул аны «Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым» дип атаган (1 Көринтлеләргә 4:17). Паулның үз үлеме алдыннан үзенең якын дустын күрәсе килгән. Һәрберебез үзенә шундый сорау бирә ала: «Кешеләр авырлыкларга очраганда, юату табар өчен миңа мөрәҗәгать итәме?»

Тимути Паулны күрергә өлгергәнме? Без моны белмибез. Ләкин шунысын төгәл әйтеп була: Тимути Паулны һәм башка күп кешеләрне юатыр өчен һәм дәртләндерер өчен, һәрвакыт кулыннан килгәнне эшләгән. Тимути дигән исем «Аллаһыны хөрмәт итүче» дигән мәгънә йөртә. Һәм ул чыннан да шулай итеп яшәгән дә. Тимути барыбызга: яшьләргә дә, олы яшьтәгеләргә дә искиткеч иман үрнәге калдырган.

^ 9 абз. Бу басмадагы «Сез беләсезме?» дигән рубриканы карагыз.

^ 20 абз. Мәсихчеләрдән таләп ителмәгән булса да, Тимути Паулның әйтүе буенча хәтта сөннәтләнергә әзер булган. Ни өчен Паул андый киңәш биргән? Алар яһүдләргә вәгазьләргә җыенган, ә яһүдләр, бу яшь кешенең әтисе мәҗүси булганга, Паул белән Тимутигә каршы чыга алган (Рәсүлләр 16:3).