Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Ирмия 29:11: «Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм»

Ирмия 29:11: «Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм»

 «Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә a.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен» (Ирмия 29:11, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Чөнки сезгә карата нәрсәләр ниятләгәнемне Мин генә беләмен,— дип белдерә Раббы.— Ниятем яманлыкта түгел, сезгә игелек кылудадыр; Мин сезне өмет вә якты киләчәк белән бүләкләрмен» (Ирмия 29:11, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Ирмия 29:11 нең мәгънәсе

 Йәһвә Аллаһы үз хезмәтчеләренә тыныч киләчәкне вәгъдә иткән. Бу сүзләр, элек язылган булса да, Аллаһының бүгенге ниятләрен дә тасвирлый. Ул — «өмет бирүче Аллаһы» (Римлыларга 15:13). Әйе, ул мондый вәгъдәләрне, безнең яхшы киләчәккә «өмет булсын дип», Изге Язмаларда яздырткан (Римлыларга 15:4).

Ирмия 29:11 нең контексты

 Бу сүзләр Иерусалимнан Бабылга әсирлеккә алынган исраиллеләргә язылган хатның өлеше булган b (Ирмия 29:1). Аллаһы әсирләргә сөргендә озак калачакларын әйткән һәм аларга йортлар төзергә, бакчалар утыртырга һәм балалар үстерергә кушкан (Ирмия 29:4—9). Әмма Йәһвә болай дип өстәгән: «Сез Бабылда 70 ел үткәргәч, мин сезгә игътибар итәрмен һәм, сезне бу урынга [Иерусалимга] кире кайтарып, вәгъдәмне тормышка ашырырмын» (Ирмия 29:10). Шулай итеп Аллаһы үз халкын аларны онытмаячагына һәм аларның үз җирләренә кайту өметләре тормышка ашачагына ышандырган (Ирмия 31:16, 17).

 Аллаһы исраиллеләргә биргән вәгъдәсен үтәгән. Ул алдан әйткәнчә, Фарсы патшасы Кир Бабыл шәһәрен яулап алган (Ишагыя 45:1, 2; Ирмия 51:30—32). Аннары Кир яһүдләргә үз җирләренә кайтырга рөхсәт иткән. 70 еллык әсирлекләре беткәч, алар Иерусалимга кайткан (2 Елъязма 36:20—23; Езра 3:1).

 Ирмия 29:11 дәге сүзләрнең үтәлүе Аллаһыга өметләнүче кешеләрне аның вәгъдәләренең үтәләчәгенә ышандыра. Шуңа күрә без Гайсә Мәсих идарәсендәге Патшалыкның бөтен дөньяда тынычлык урнаштырачагына да өметләнәбез (Зәбур 37:10, 11, 29; Ишагыя 55:11; Маттай 6:10).

Ирмия 29:11 гә кагылышлы ялгыш карашлар

 Ялгыш караш: Аллаһы һәр кешегә язмыш яза.

 Факт: Аллаһы кешеләргә үзләренә тормыш юлын сайларга рөхсәт итә. Аллаһы Ирмия 29:11 дәге сүзләрне Бабылдагы исраиллеләргә төркемгә буларак әйткән һәм тыныч киләчәкне бу төркемгә вәгъдә иткән (Ирмия 29:4). Ләкин һәрбер аерым кеше Аллаһы вәгъдәләреннән файдаланырмы, юкмы икәнлеге аның үзеннән торган (Канун 30:19, 20; Ирмия 29:32). Кешенең Аллаһыга өметләнүе аңа чын күңелдән дога кылуыннан күренгән (Ирмия 29:12, 13).

Ирмия китабының 29 нчы бүлеген аңлатучы искәрмәләр һәм кисешкән урыннар белән бергә укыгыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

b Бер чыганакта Ирмия 29:11 гә карата болай дип әйтелә: «Бу Изге Язмаларда язылган искиткеч вәгъдәләрнең берсе. Аның аша Яхве [Йәһвә] әсирләргә үзенең назлы кызгануын белдерә һәм өметләнер һәм шатлык белән көтәр өчен сәбәпне бирә» («The Expositor’s Bible Commentary», 7 нче том, 360 нчы бит).