Төп мәгълуматка күчү

Аллаһыга ничек якынлашып була?

Аллаһыга ничек якынлашып була?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Сез, Аллаһы турында белем алып һәм аңа яраклы булыр өчен адымнар ясап, аңа якынлаша аласыз. Ул чакта Аллаһы да «сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8). Изге Язмалар безне: «Ул бит һәрберебезгә якын»,— дип ышандыра (Рәсүлләр 17:27).

 Аллаһыны белер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

 Изге Язмаларны укыгыз

  •  Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16).

  •  Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы — Изге Язмаларның Авторы. Ул Изге Язмаларны язган кешеләргә үз фикерләрен биргән. Бу уникаль китап ярдәмендә Аллаһы безгә үз ихтыярын ачкан. Бу китап шулай ук Аллаһының сыйфатларын, шул исәптән мәхәббәт, гаделлек һәм шәфкатен ачыклый (Чыгыш 34:6; Канун 32:4).

  •  Сез нәрсә эшли аласыз? Изге Язмаларны көн саен укыгыз (Йошуа 1:8). Укыганнар турында уйланып, үз-үзегездән сорагыз: «Моннан мин Аллаһы турында нәрсә белдем?» (Зәбур 77:12)

     Мисал өчен, Ирмия 29:11 не укыгыз һәм аннары үз-үзегездән сорагыз: «Аллаһы миңа нәрсә тели — бәла-каза я тынычлыкмы? Ул үч алучан Аллаһымы, яисә ул миңа яхшы киләчәк телиме?»

 Аллаһының эшләрен күзәтегез

  •  Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «[Аллаһының] күзгә күренмәс сыйфатлары дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (Римлыларга 1:20).

  •  Бу нәрсәне аңлата? Рәсемнәргә карап — рәссам турында һәм катлаулы машина буенча аның конструкторы турында белеп була. Нәкъ шулай ук Аллаһының иҗади эшләрен күзәтеп, аның нинди шәхес булуын белеп була. Мәсәлән, кеше миенең катлаулылыгы һәм мөмкинлекләре — Аллаһының зирәклеген, ә кояшның һәм башка йолдызларның энергиясе аның кодрәтен ачыклый (Зәбур 104:24; Ишагыя 40:26).

  •  Сез нәрсә эшли аласыз? Табигатьне өйрәнер һәм күзәтер өчен, вакыт бүлеп куегыз. Моны эшләгәндә, үз-үзегездән сорагыз: «Табигатьтәге гаҗәеп нәрсәләр Аллаһы турында нәрсәне ачыклый?» a Әлбәттә, табигатьтән Аллаһы турында бөтенесен белеп бетереп булмый, шуңа күрә ул безгә Изге Язмаларны биргән.

 Аллаһы исемен кулланыгыз

  •  Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Исемемне белгәне өчен, аны яклармын. Ул мине чакырыр, һәм мин аңа җавап бирермен» (Зәбур 91:14, 15).

  •  Бу нәрсәне аңлата? Аллаһының исеме Йәһвә. Аның исемен белгән һәм хөрмәт белән кулланган кешеләргә ул аеруча якын b (Зәбур 83:18; Малахи 3:16). Үз исемен әйтеп, Аллаһы безне үзе белән таныштырды. Ишагыя пәйгамбәр аша ул: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— дип әйткән (Ишагыя 42:8).

  •  Сез нәрсә эшли аласыз? Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, аның «Йәһвә» дигән исемен кулланыгыз.

 Йәһвә белән догада сөйләшегез

  •  Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Йәһвә үзен чакыручыларның барысына... якын» (Зәбур 145:18).

  •  Бу нәрсәне аңлата? Йәһвә үзенә иман белән дога кылган кешеләргә бик якын. Дога — гыйбадәт кылуның мөһим өлеше. Дога кылып, без Аллаһыны тирән хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез.

  •  Сез нәрсә эшли аласыз? Аллаһыга еш дога кылыгыз (1 Тисалуникәлеләргә 5:17). Аңа үз борчуларыгызны һәм хисләрегезне сөйләгез c (Зәбур 62:8).

 Аллаһыга карата иманыгызны үстерегез

  •  Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый» (Еврейләргә 11:6).

  •  Бу нәрсәне аңлата? Аллаһыга якынлашыр өчен, аңа иман итәргә кирәк. Изге Язмалар буенча, иман итү Аллаһының барлыгына ышанудан күбрәкне аңлата. Бу аңа таяну, шулай ук аның вәгъдәләренә һәм нормаларына ышану дигән сүз. Ышаныч булмаса, дуслык та мөмкин түгел.

  •  Сез нәрсә эшли аласыз? Чын иман белемгә нигезләнгән (Римлыларга 10:17). Шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнегез — һәм сез Аллаһыга һәм аның киңәшләренә ышанып була икәнен күрерсез. Йәһвә Шаһитләре сезнең белән Изге Язмаларны өйрәнергә шат булачак d.

 Аллаһыга тыңлаучан булыгыз

  •  Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү» (1 Яхъя 5:3).

  •  Бу нәрсәне аңлата? Йәһвә әмерләрен үтәп аңа ярату күрсәткән кешеләргә ул аеруча якын.

  •  Сез нәрсә эшли аласыз? Изге Язмаларны өйрәнгәндә, Аллаһыга нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый икәненә игътибар итегез. Үз-үзегездән сорагыз: «Аллаһы хуплавын алыр өчен, миңа нинди үзгәрешләр ясарга кирәк?» (1 Тисалуникәлеләргә 4:1)

 Аллаһының киңәшләрен кулланып, аның игелеген татыгыз

  •  Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез» (Зәбур 34:8).

  •  Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы сезне аның никадәр кайгыртучан булуын күрергә чакыра. Аның мәхәббәтен һәм игелеген татып, сез аңа тагы да якынрак булырга теләрсез.

  •  Сез нәрсә эшли аласыз? Изге Язмаларны укып, Аллаһының киңәшләрен кулланыгыз һәм моның файдасын күрегез (Ишагыя 48:17, 18). Шулай ук Аллаһы ярдәме белән төрле авырлыкларны җиңгән, үзләренең һәм гаиләләренең тормышларын яхшырткан һәм чын бәхеткә ирешкән кешеләрнең мисалларына игътибар итегез e.

 Ялгыш карашлар

 Ялгыш караш: Аллаһы шундый кодрәтле һәм шундый бөек! Ничек инде ул безгә якынлашырга теләсен?

 Факт: Аллаһы иң бөек һәм иң кодрәтле булса да, ул безне үзенә якынлашырга чакыра. Изге Язмаларда күп кенә ир-атлар һәм хатын-кызлар аның якын дуслары булган дип әйтелә (Рәсүлләр 13:22; Ягъкуб 2:23).

 Ялгыш караш: Аллаһы серле һәм аны белеп булмый.

 Факт: Аллаһы турында кайбер нәрсәләрне, мәсәлән аның күзгә күренмәс рух булуын, аңлавы чыннан да кыен. Шулай да Аллаһы турында белеп була, һәм бу белем мәңгелек тормышка алып бара (Яхъя 17:3). Изге Язмаларда аңлаешлы телдә Аллаһы Тәгалә, аның шәхесе, кешелеккә һәм җиргә карата нияте һәм нормалары турында әйтелә (Ишагыя 45:18, 19; 1 Тимутигә 2:4). Һәм инде әйтелгәнчә, Изге Язмаларда Аллаһының исеме язылган (Зәбур 83:18). Шулай итеп без Аллаһы турында белем алып кына калмыйбыз, ә аңа якынлашабыз да (Ягъкуб 4:8).

a Аллаһының зирәклеген күрсәтүче мисалларны «Иҗади эшләр» дигән рубрикадан карагыз.

b Күпләр уйлавынча, «Йәһвә» дигән исем «Ул булдырта» дигәнне аңлата. Безгә үз исемен ачып, Аллаһы, асылда, болай ди: «Мин ихтыярымны һәм ниятемне үтәячәкмен, мин һәрвакыт үз сүземне үтим».

d Күбрәк белер өчен, «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеороликны карагыз.

e «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубриканы карагыз.