Ягъкубның хаты 2:1—26

2  Кардәшләрем, сез кешеләргә бертигез карамыйсыз икән, данлыклы Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә иман итәсез дип әйтеп буламы?+  Әйтик, җыелышыгызга бай киенгән, алтын йөзекләр таккан кеше һәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше килде, ди.  Сез, бай киенгән кешегә күбрәк хөрмәт күрсәтеп: «Менә монда, бу яхшы урынга утыр», ә ярлыга: «Басып кына тор» я «Минем аяк очына* утыр»,— дисәгез,+  бер кешене икенчесеннән югарырак куясыз түгелме+ һәм явыз хөкем итүчеләр булып китәсез түгелме?+  Тыңлагыз әле, кадерле кардәшләрем. Аллаһы бу дөнья өчен ярлы булганнарны иманда бай булсыннар өчен+ һәм үзен яратучыларга вәгъдә иткән Патшалыкның мирасчылары булсыннар өчен сайлаган түгелме?+  Ә сез ярлыны кимсетәсез. Сезне җәберләүчеләр һәм судларга өстерәүчеләр — байлар түгелме?+  Сезгә бирелгән хөрмәтле исемне хурлаучылар — алар түгелме?  Әгәр сез Язмадагы: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат»+,— дигән патша канунын үтисез икән, яхшы эшлисез.  Ә инде кешеләргә бертигез карамыйсыз икән,+ гөнаһ кыласыз, һәм бу канун сезне канун бозучылар итеп күрсәтә.+ 10  Берәрсе Канунны тулысынча тотып та, аның бер әмерен үтәми икән, ул әмерләрнең барысын бозуда гаепле була.+ 11  Чөнки: «Зина кылма»+,— дип әйтүче: «Кеше үтермә»+,— дип тә әйткән. Шуңа күрә син, зина кылмасаң да, ләкин үтерсәң, канунны бозучы булып китәсең. 12  Сөйләмегез һәм тәртибегез ирекле халык кануны*+ буенча хөкем ителәсе кешеләрнеке кебек булсын. 13  Шәфкать күрсәтмәүче шәфкать күрсәтелмичә хөкем ителәчәк.+ Шәфкатьлелек судны җиңеп чыга. 14  Кардәшләрем, берәр кем иманы бар диеп тә, игелекле эшләр кылмаса, моннан ни файда?+ Андый иман аны коткара аламы?+ 15  Әгәр кардәшләрегез киемгә яки көндәлек ризыкка мохтаҗ икән, 16  ә берәрегез: «Имин яшәгез. Киемегез дә, көндәлек ризыгыгыз да булсын»,— диеп, аларга тәннәре өчен кирәкле булганны бирми икән, моннан ни файда?+ 17  Иман да, эшләр белән күрсәтелмәсә, үле.+ 18  Ләкин берәрсе болай дияр: «Синең — иманың, ә минем эшләрем бар. Әгәр син игелекле эшләр кылмыйсың икән, ничек син миңа үз иманыңны күрсәтә алырсың? Ә мин сиңа үз иманымны игелекле эшләр кылып күрсәтермен». 19  Син Аллаһының бер булуына ышанасыңмы? Бик әйбәт эшлисең. Җеннәр дә ышана һәм куркуларыннан калтырап тора.+ 20  И буш кеше, сиңа гамәлсез иманның файдасыз булуына дәлилләр кирәкме? 21  Әллә атабыз Ибраһим, улын Исхакны корбан китерү урынына салгач, эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән түгелме?+ 22  Күрәсең ки, аның иманы эшләре белән күрсәтелгән, һәм шул эшләре аша иманы камилләшкән.+ 23  Шулай итеп Язмадагы: «Ибраһим Йәһвәгә* иман итте һәм моның өчен тәкъва дип танылды»+,— дигән сүзләр үтәлде, һәм ул «Йәһвәнең* дусты» дип аталды.+ 24  Күргәнегезчә, кеше үз иманына гына карап түгел, ә эшләренә карап тәкъва дип игълан ителә. 25  Фахишә Рәхә́б тә хәбәрчеләрне кунакчыллык күрсәтеп кабул иткәннән соң, аларны башка юлдан җибәргән һәм шулай итеп кылган эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән түгелме?+ 26  Әйе, тән рухсыз* үле,+ ә иман эшләр белән күрсәтелмәсә үле.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Аяклар өчен эскәмиям янына».
Сүзгә-сүз «иреклек кануны».
Яки «сулышсыз».

Искәрмәләр

Медиаматериал