Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Аллаһы кайбер догаларга җавап бирми? Ике сәбәп

Ни өчен Аллаһы кайбер догаларга җавап бирми? Ике сәбәп

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы нинди догаларга җавап бирми? Монда китерелгән ике сәбәпкә игътибар итегез.

1. Дога Аллаһының ихтыярына каршы килә

 Изге Язмаларда Аллаһы үзенең ихтыярына каршы килгән я таләпләренә туры килмәгән догаларга җавап бирми дип әйтелә (1 Яхъя 5:14). Мәсәлән, Изге Язмаларда кеше комсыз булмаска тиеш дип әйтелә, ә комарлы уеннар комсыз булырга этәрә (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Шуңа күрә Аллаһыдан лотереядә отарга булышсын дип сорасагыз, ул андый үтенечегезне үтәмәячәк. Ул бит һәр теләкне үтәүче берәр нинди сихри зат түгел. Моңа хәтта шатланып торырга кирәк, чөнки кайберәүләр Аллаһыдан әллә нәрсә сорый (Ягъкуб 4:3).

2. Дога кылучы кеше Аллаһыга тыңлаучан түгел

 Аллаһы үзенә тыңламаучан булган кешеләрнең догаларын тыңламый. Борынгы заманда үзләрен Аллаһы хезмәтчеләре дип атаган кешеләр Ходайга тыңламаучан булган. Аллаһы аларга: «Сез күп тапкыр дога кылсагыз да, мин тыңламыйм. Сезнең кулларыгыз канга баткан»,— дигән (Ишагыйя 1:15). Әмма алар дөрес юлга басып Аллаһы белән тату мөнәсәбәтләрен кайтарган булсалар, ул аларның догаларын тыңлый башлар иде (Ишагыйя 1:18).