Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?

Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?

Йәһвә Аллаһы — «Догаларны Тыңлаучы» (Зәбур 65:2). Без аның белән теләсә кайда, теләсә кайсы вакытта үз эчебездән дә, кычкырып та сөйләшә алабыз. Йәһвә безнең аңа «Атабыз» дип дәшүебезне тели. Ул — иң яхшы Ата (Маттай 6:9). Яратудан чыгып, Йәһвә безне дөрес дога кылырга өйрәтә.

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫГА ГЫНА ДОГА КЫЛЫГЫЗ

«Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булмасын. Үзеңә күктә, җирдә я суда булган нәрсәләрнең потын яки сурәтен ясама» (Чыгыш 20:3, 4).

Бу сүзләр ап-ачык күрсәткәнчә, Йәһвә безнең сурәтләргә, изгеләргә, фәрештәләргә, үлгән ата-бабаларга түгел, ә аның үзенә генә дога кылуыбызны тели. Өстәвенә, Аллаһы Мәсихне *, ул гөнаһларыбыз өчен үлсен дип, җиргә җибәргән. Шуңа күрә без, Гайсә Мәсихнең мөһим ролен танып, Аллаһыга аның исеме хакына дога кылырга тиеш. «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 14:6).

ДОГАДА КҮҢЕЛЛӘРЕГЕЗНЕ БУШАТЫГЫЗ

«Аңа күңелләрегезне бушатыгыз» (Зәбур 62:8).

Йәһвәгә дога кылганда, без аның белән кайгыртучан әти белән сөйләшкәндәй сөйләшергә тиеш. Доганы догалыктан укыр я ятлап әйтер урынына, без Аллаһыга күңелебездә булганны хөрмәт белән сөйләргә тиеш.

АЛЛАҺЫНЫҢ ИХТЫЯРЫ БУЕНЧА ДОГА КЫЛЫГЫЗ

«Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14).

Изге Язмалар аша Йәһвә Аллаһы безнең өчен нәрсә эшләячәген һәм бездән нәрсә көткәнен әйтә. Аллаһы догаларыбызны хуп күрсен өчен, без «аның ихтыяры буенча» дога кылырга тиеш. Аның ихтыярын белер өчен, безгә Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк. Шулай эшләсәк, Аллаһы догаларыбызны хуп күрер.

НӘРСӘ ТУРЫНДА ДОГА КЫЛЫРГА?

Үз ихтыяҗларыгыз турында дога кылыгыз. Без Аллаһыга көндәлек ихтыяҗларыбыз — ризык, кием һәм яшәр урыны турында дога кыла алабыз. Без шулай ук дөрес карарлар кабул итәр өчен зирәклек һәм авырлыкларны кичереп чыгар өчен көч сорый алабыз. Өстәвенә, Аллаһы безгә иман бирсен, безне кичерсен һәм безгә ярдәм итсен дип дога кылып була (Лүк 11:3, 4, 13; Ягъкуб 1:5, 17).

Башкалар турында дога кылыгыз. Кайгыртучан ата-аналар балаларының бер-берсен яратуын тели. Йәһвә дә җирдәге балалары бер-берсе турында кайгыртыр дип көтә. Шуңа күрә тормыш иптәшебез, балаларыбыз, туганнарыбыз һәм дусларыбыз турында дога кылу урынлы. Инҗилдә: «Бер-берегез турында дога кылыгыз»,— дип язылган (Ягъкуб 5:16).

Рәхмәтләр белдерегез. Барлыкка Китерүчебез турында Изге Язмаларда болай диелә: «[Ул] сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм, ризыклар белән туендырып, йөрәгегезне шатлык белән тутырды» (Рәсүлләр 14:17). Аллаһы Тәгаләнең безнең өчен кылган бар эшләре турында уйланганда, безнең аңа догада рәхмәтләр белдерәсебез килә. Рәхмәтле булуыбызны без шулай ук Аллаһы теләгәнчә яшәп белдерәбез (Көләсәйлеләргә 3:15).

САБЫРЛЫК БЕЛӘН ДОГА КЫЛУЫГЫЗНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ

Кайчак без, эчкерсез догаларыбызга шунда ук җавап алмаганга, боегып китәргә мөмкин. Бу Аллаһы безне кайгыртмый дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Киләсе мисаллардан сез шуны күрерсез: кайвакыт безгә нибары дога кылуыбызны дәвам итәргә кирәк.

Беренче мәкаләдә искә алынган Стив болай ди: «Дога кылуымны дәвам итмәгән булсам, өметем бөтенләй өзелер иде». Ни өчен аның карашы үзгәргән? Ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм өзлексез дога кылырга кирәк икәнен белгән. «Мин Аллаһыга догада кадерле дусларымның ярдәме өчен рәхмәтләр әйтәм,— дип сөйли Стив.— Хәзер мин бик бәхетле!»

Ә үзен Аллаһының ишетүенә лаек түгел дип санаган Дженни турында нәрсә әйтеп була? Ул болай ди: «Үземне файдасыз итеп хис иткәндә, мин Аллаһыдан ни өчен шулай хис иткәнемне аңларга булышсын дип үтенә идем». Бу аңа ничек булышкан? «Аллаһы белән сөйләшү миңа үземә читтән карарга һәм, йөрәгем мине хөкем итсә дә, Аллаһы хөкем итми икәнен күрергә ярдәм итте. Бу шулай ук миңа бирешмәскә булышты,— ди ул.— Дога ярдәмендә мин Йәһвәне кайгыртучан Аллаһы, Әти һәм чын Дус итеп күрә башладым. Мин аның ихтыярын үтәргә тырышсам, ул һәрвакыт миңа ярдәм итеп торачак».

Изабель үз улының, начар сәламәтлегенә карамастан, тормышка шатланганын күргәндә: «Йәһвә Аллаһы догаларыма иң яхшы җавап бирде»,— дип әйтә

Тагын бер мисал карап чыгыйк. Изабель исемле хатын йөкле булганда, табиб аңа баласы җитди кимчелекләр белән туачак дип әйткән. Ул бик кайгырган. Кайберәүләр аңа хәтта баласын төшерергә киңәш иткән. «Күңел әрнүе аркасында мин үземне үлеп баргандай хис иттем»,— дип әйтә Изабель. Ул нәрсә эшләгән? «Мин кат-кат Аллаһыдан ярдәм сорый идем»,— ди ул. Вакыт узу белән, аның улы Джерард туган. Ул гарип булып туган. Изабель Аллаһы аның догаларына җавап бирмәгән дип уйлаганмы? Юк! Ул болай ди: «Улыма хәзер 14 яшь. Аның, начар сәламәтлегенә карамастан, тормышка шатланганын күргәндә, мин шуны таныйм: ул — иң зур фатиха. Йәһвә Аллаһы догаларыма иң яхшы җавап бирде».

Андый эчкерсез сүзләр безгә мәдхия җырлаучының сүзләрен хәтерләтә: «Син, и Йәһвә, юашларның үтенечен ишетерсең. Син аларның йөрәкләрен какшамас итәрсең һәм аларны игътибар белән тыңларсың» (Зәбур 10:17). Бу — өзлексез дога кылыр өчен яхшы сәбәп!

Изге Язмаларда Гайсә пәйгамбәрнең күп кенә догалары язылган. Үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, ул киң танылган бер дога әйткән. Бу догадан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

^ 5 абз. Мәсихнең кем икәнлеге турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюрада «Мәсих килә» дигән 16 нчы бүлекне карагыз.