Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда аборт турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда аборт турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда «аборт» сүзе кулланылмаса да, андагы күп кенә өзекләрдән Аллаһының кеше тормышына, шул исәптән әле тумаган баланың тормышына, карашын белеп була.

 Тормыш — Аллаһының бүләге (Яратылыш 9:6; Зәбур 36:9). Аның өчен һәркемнең тормышы, шул исәптән ана карынындагы бала тормышы да кадерле. Шуңа күрә берәрсе белә торып әле тумаган баланы төшерсә, бу үтерүгә тиң була.

 Исраиллеләргә бирелгән Канунда болай диелгән: «Әгәр ир-атлар бер-берсе белән сугышканда, аларның берсе авырлы хатынга сукса һәм ул вакытыннан элек бала тапса, ләкин ана белән бала исән калса, гаеплесе китергән зыяны өчен бу хатынның ире таләп иткәнне түләргә тиеш, һәм ул аны хөкемчеләр карары буенча бирергә тиеш. Ләкин аларның берсе үлсә, җан өчен җан бирелсен» (Чыгыш 21:22, 23) a.

 Кеше тормышы кайчан башлана?

 Аллаһы күзендә кеше тормышы яралгач ук башлана. Аның Сүзе Изге Язмаларда тумаган бала аерым кеше итеп сурәтләнә. Аллаһы өчен әле ана карынындагы бала һәм инде туган бала арасында аерма юк. Моны күрсәтүче мисалларга игътибар итик.

  •   Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Давыт патша Аллаһыга болай дигән: «Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән» (Зәбур 139:16). Аллаһы Давытны, ул әле туганчы, шәхес итеп күргән.

  •   Ирмия әле туганчыга кадәр, Аллаһы аны пәйгамбәр итәчәген белгән. Аллаһы аңа болай дигән: «Сине әле ана карынында булдырганчы, мин сине белә идем, һәм мин сине, әле син туганчы, изге иттем. Мин сине халыклар өчен пәйгамбәр итеп билгеләдем» (Ирмия 1:5).

  •   Изге Язмаларны язуда катнашкан табиб Лүк, тумаган бала турында да, яңа туган бала турында да әйткәндә, бер үк грек сүзен кулланган (Лүк 1:41; 2:12, 16).

 Аллаһы аборт ясаган кешене кичерә аламы?

 Аллаһы аборт ясаган кешеләрне кичерә ала. Тормышка Аллаһы кебек карый башласалар, аларга гаеп хисеннән интегәсе юк. «Йәһвә шәфкатьле һәм кызганучан... [...] Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса, ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә» b (Зәбур 103:8—12). Үткәндә кылган гөнаһларына, шул исәптән аборт ясауга, чын күңелдән үкенгән бар кешеләрне Йәһвә кичерә (Зәбур 86:5).

 Ана кешенең я баласының тормышына куркыныч янаганда, аборт ясарга ярыймы?

 Изге Язмаларда тумаган баланың тормышы турында язылганнарны исәпкә алып, ана кешенең я баласының сәламәтлегенә куркыныч янаса да, аборт ясау акланмый.

 Сирәк очракларда ана кешенеңме я баласының тормышынмы сакларга дигән сорауны ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк була. Андый чакларда кемнең тормышын сакларга икәнен һәр гаилә үзе карар итәргә тиеш.

a Кайбер тәрҗемәләрне укыганда, Исраилгә бирелгән Канунда ана кешенең үлеме турында гына сүз бара дигән фикер туа ала. Ләкин еврей текстыннан я ананың, я баланың үлеме турында сүз барганы күренә.

b Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме (Зәбур 83:18).