Төп мәгълуматка күчү

Ничек дога кылырга? Гайсәнең үрнәк итеп биргән догасын кабатларга кирәкме?

Ничек дога кылырга? Гайсәнең үрнәк итеп биргән догасын кабатларга кирәкме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Үрнәк догада Аллаһыга ничек дога кылырга һәм нәрсә сорап була икәне күрсәтелә. Шәкертләре Гайсәдән: «Хуҗам, безне дә дога кылырга өйрәтче»,— дип сорагач, Гайсә, җавап итеп, үрнәк дога сүзләрен әйткән (Лүк 11:1). Ләкин Аллаһы шундый сүзләр әйтелгән генә доганы кабул итәме? Алай дип уйлау дөрес булмас иде. a Үрнәк дога аша Аллаһы нинди догаларны хуплый икәнен аңлап була.

Бу мәкаләдә

 Үрнәк дога үз эченә нәрсәне ала?

 Үрнәк дога Маттай 6:9—13 тә язылган, һәм Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрендә ул төрлечә яңгырый. Менә ике мисал.

 «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә болай дип әйтелә: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен. Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир һәм, без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер. Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш һәм Явыздан коткар».

 Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсендә болай дип әйтелә: «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен, Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын. Көндәлек икмәгебезне безгә бүген бир. Без дә үзебезгә явызлык кылучыларны кичергәндәй, безнең явыз эшләрне Син кичер. Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла».

 Үрнәк догада китерелгән сүзләр нәрсәне аңлата?

 Гайсә өйрәткән нәрсәләр Изге Язмаларда язылганнар белән туры килә. Шуңа күрә үрнәк догада әйтелгәннең мәгънәсен Изге Язмаларның башка урыннары аңларга булыша. Аларның кайберләре аста китерелә.

«Күкләрдәге Атабыз»

 Аллаһыны «Атабыз» дип атау урынлы, чөнки ул безне барлыкка китергән һәм безгә тормыш биргән (Ишагыя 64:8).

«Исемең изге ителсен»

 Аллаһының исеме Йәһвә изге булырга тиеш, һәм аңа хөрмәт белән карарга кирәк. Кешеләр, башкаларга Аллаһының гаҗәеп сыйфатлары һәм ниятләре турында сөйләгәндә, аның исемен изгеләндерә (Зәбур 83:18; Ишагыя 6:13).

«Синең Патшалыгың килсен»

 Аллаһы Патшалыгы — күктәге хөкүмәт. Аның Патшасы — Гайсә Мәсих. Гайсә безне бу хөкүмәт бөтен җир өстеннән идарә итсен дип дога кылырга өйрәткән (Даниял 2:44; Ачылыш 11:15).

«Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен»

 Күктә явызлык та, үлем дә юк. Аллаһы җирдә дә тыныч-имин шартларның булуын һәм кешеләрнең анда мәңге яшәүләрен тели (Зәбур 37:11, 29).

«Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир»

 Гайсә көннәрендә икмәк төп ризык булып саналган. Шуны онытмыйк: без Барлыкка Китерүчебезгә тулысынча бәйле. Аллаһы безгә тормыш биргән, һәм без бары тик аның ярдәмендә генә яши алабыз (Рәсүлләр 17:24, 25).

«Без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер»

 Монда бурычлар дигәндә гөнаһлар күздә тотыла (Лүк 11:4). Бар кешеләр дә гөнаһ кыла һәм кичерүгә мохтаҗ. Аллаһының үзебезне кичерүен теләсәк, без үзебез дә башкаларны кичерергә тиеш (Маттай 6:14, 15).

«Безгә вәсвәвәгә бирелмәскә булыш һәм Явыздан коткар»

 Йәһвә Аллаһы безне беркайчан да яманлык кылырга этәрми (Ягъкуб 1:13). Безне Шайтан Иблис вәсвәсәли, ул «Вәсвәсәче» дип атала (Маттай 4:1—4; 1 Яхъя 5:19). Доганың бу сүзләре — үтенеч: без Йәһвәдән безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булышсын дип сорыйбыз.

 Үрнәк доганы кабатлау — дога кылуның бердәнбер ысулымы?

 Бу дога үрнәк буларак кына китерелгән. Шуңа күрә аны сүзгә-сүз кабатлыйсы юк. Бу доганы әйтер алдыннан, Гайсә кисәткән: «Дога кылганда, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез» (Маттай 6:7). Догасын үрнәк итеп башка очракта китергәндә, Гайсә бүтән сүзләр кулланган (Лүк 11:2—4).

 Үзебезне борчыган нәрсәләр турында үз сүзләребез белән эчкерсез дога кылу — бу иң яхшы нәрсә (Зәбур 62:8).

 Ничек дога кылырга?

 Үрнәк дога, Аллаһы безне ишетсен өчен, ничек итеп дога кылырга кирәклеген күрсәтә. Андагы сүзләр Изге Язмаларда дога турында әйтелгән башка урыннар белән туры килә.

  •   Аллаһыга гына дога кылыгыз

     Шигырь: «Теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Филипиялеләргә 4:6).

     Мәгънәсе. Гайсәгә дә, Мәрьямгә дә, изгеләргә дә түгел, ә бары тик Аллаһыга гына дога кылу дөрес. Үрнәк доганың «Күкләрдәге Атабыз» дигән сүзләрдән башлануы Йәһвә Аллаһыга гына дога кылырга кирәклеген күрсәтә.

  •   Аллаһы ихтыярына туры килгән нәрсәләр турында дога кылыгыз

     Шигырь: «Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14).

     Мәгънәсе. Без догада Аллаһының ихтыярына туры килгән һәрнәрсә турында сорый алабыз. Аллаһы ихтыярының үтәлүе бик мөһим. Шуңа күрә Гайсә: «Ихтыярың үтәлсен»,— дигән. Аллаһының җиргә һәм кешеләргә карата ниятен, Изге Язмаларны өйрәнеп, белеп була.

  •   Үзегезне борчыган нәрсәләр турында дога кылыгыз

     Шигырь: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр» (Зәбур 55:22).

     Мәгънәсе. Аллаһы безнең хәлебез белән кызыксына. Гайсә үрнәк догасында берничә шәхси үтенечне дә искә ала. Шуңа күрә без дә үзебезгә кирәкле нәрсәләр турында дога кылыйк. Шулай ук Йәһвәдән безгә авырлыклар кичергәндә ярдәм итүен, дөрес юл күрсәтүен һәм гөнаһларыбызны кичерүен сорыйк. b

a Мәсәлән, Изге Язмаларда Гайсәнең һәм аның шәкертләренең бу догадан нык аерылып торган башка догалары язылган (Лүк 23:34; Филипиялеләргә 1:9).

b Кайвакыт гаеп хисе Аллаһыдан кичерү сорарга комачаулый. Ләкин Йәһвә андый кешеләргә болай дип әйтә: «Арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк» (Ишагыя 1:18). Эчкерсез кичерү сорап ялваручы кешене Аллаһы беркайчан да кире какмас.