Төп мәгълуматка күчү

«Әти-әниеңне хөрмәт ит» дигән әмер нәрсә аңлата?

«Әти-әниеңне хөрмәт ит» дигән әмер нәрсә аңлата?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 «Әти-әниеңне хөрмәт ит» дигән әмер Изге Язмаларда еш очрый (Чыгыш 20:12; Канун 5:16; Маттай 15:4; Эфеслеләргә 6:2, 3). Бу әмер үз эченә дүрт якны ала.

  1.   Әти-әниеңне кадерлә. Әти-әниеңә сине кайгыртканнары өчен рәхмәтле булу аларны хөрмәт итү дигән сүз. Рәхмәтле булуың нәрсәдән күренер? Мәсәлән, аларның сүзенә колак салуыңнан (Гыйбрәтле сүзләр 7:1, 2; 23:26). Изге Язмаларда «улларның даны — аталары» диелә. Чыннан да, безнең әти-әниебез белән горурланыр өчен сәбәпләребез бик күп (Гыйбрәтле сүзләр 17:6).

  2.   Әти-әниеңә буйсын. Аеруча яшь чакта әти-әниеңә буйсынып, син аларны хөрмәт итүеңне күрсәтә аласың. Көләсәйлеләргә 3:20 дә яшьләргә: «Балалар, ата-анагызга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз, чөнки бу Хуҗабызны сөендерә»,— диелгән. Хәтта Гайсә пәйгамбәр дә бала чагында әти-әнисенә буйсынып яшәгән (Лүк 2:51).

  3.   Әти-әниеңә ихтирам күрсәт (Левилеләр 19:3; Еврейләргә 12:9). Алар белән сөйләшкәндә, нинди сүзләр сайлыйсың, нинди тон белән сөйлисең? Әти-әниеңнең хаталар кылуы бар, шуның аркасында кайвакыт аларны хөрмәт итү җиңел түгел. Шулай да әти-әниеңне сүзләрең белән һәм эшләрең белән рәнҗетмә. Шуннан синең аларны хөрмәт итүең ачык булыр (Гыйбрәтле сүзләр 30:17). Инҗилдә әтине яки әнине хурлау — зур гөнаһ дип әйтелә (Маттай 15:4).

  4.   Әти-әниеңне кайгырт. Әти-әниең картайгач, аларны, бәлки, карарга кирәк булыр. Аларның бар кирәклесе булсын өчен кайгыртсаң, шуннан синең аларны хөрмәт итүең күренер (1 Тимутигә 5:4, 8). Бу яктан Гайсә Мәсих безгә яхшы үрнәк калдырган: үләр алдыннан, ул Яхъяга үз әнисен кайгыртырга кушкан (Яхъя 19:25—27).

«Әти-әниеңне хөрмәт ит» дигән әмер турында ялгыш карашлар

 Ялгыш караш. «Әти-әниеңне хөрмәт ит» дигән әмер алар синең гаиләңне контрольда тотарга ирекле дигәнне аңлата.

 Факт. Изге Язмаларда ир белән хатынның союзы туганнар белән мөнәсәбәтләрдән өстенрәк куела. Яратылыш 2:24 тә: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр»,— диелә (Маттай 19:4, 5). Парга, һичшиксез, әти-әнисенең һәм каенатасы-каенанасының киңәшләре файда китерер (Гыйбрәтле сүзләр 23:22). Шулай да ирле-хатынлы үз туганнарының тәэсиренә билгеле бер чик куярга хокуклы (Маттай 19:6).

 Ялгыш караш. Гаиләдә әти-әнинең хакимлеге иң югары.

 Факт. Аллаһы әти-әнигә гаиләдә хакимлек бирсә дә, бу хакимлекнең чикләре бар: кеше хакимлеге Аллаһының хакимлегеннән югарырак була алмый. Мәсәлән, беренче гасырда Югары киңәшмә Мәсихнең шәкертләренә Аллаһыны тыңламаска боергач, алар: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»,— дип әйткән (Рәсүлләр 5:27—29). Балалар да әти-әниләренә «Раббы кушканча» буйсына, ягъни аларның Аллаһы кануннарын бозмый торган таләпләрен үти (Эфеслеләргә 6:1).

 Ялгыш караш. Әти-әниеңне хөрмәт итү — аларның дини карашларын кабул итү.

 Факт. Изге Язмалар безне башкаларның дин турында өйрәтүләрен Изге Язмалар буенча тикшерергә дәртләндерә (Рәсүлләр 17:11; 1 Яхъя 4:1). Андый тикшерү үткәргән кеше үз әти-әнисенең динен түгел, ә башка динне сайларга мөмкин. Изге Язмаларда үз әти-әнисенең динен сайламаган күп кенә тугры кешеләрнең мисаллары китерелә, мәсәлән Ибраһим, Рут һәм рәсүл Паул (Йошуа 24:2, 14, 15; Рут 1:15, 16; Гәләтиялеләргә 1:14—16, 22—24).

 Ялгыш караш. Әти-әниеңә хөрмәтеңне күрсәтер өчен, син ата-бабаларга табынуда катнашырга тиеш.

 Факт. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Лүк 4:8). Ата-бабаларга табыну Аллаһыга ошамый. Өстәвенә, Изге Язмалар буенча, «үлеләр бернәрсә дә белми». Ата-балаларга табынсак та, алар моның турында барыбер белмәс һәм ярдәм итә я зыян китерә алмас (Вәгазьче 9:5, 10; Ишагыя 8:19).