Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Тәүрат, Зәбур, пәйгамбәрләр китаплары һәм Инҗилгә ышана?

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Тәүрат, Зәбур, пәйгамбәрләр китаплары һәм Инҗилгә ышана?

 Йәһвә Шаһитләре бар Изге Язмаларның «Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы» булуына ышана (2 Тимутигә 3:16). Бу Язмаларга Тәүрат, Зәбур, пәйгамбәрләр китаплары һәм Инҗил керә. Гадәттә, Йәһвә Шаһитләре аларның бер өлешен — Еврей Язмалары, икенчесен Мәсихче Грек Язмалары дип атый.

 Изге Язмаларда: «Элек язылганнарның барысы да... безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган»,— дип әйтелә (Римлыларга 15:4). Шулай итеп, бөтен Изге Язмаларда файдалы мәгълүмат бар: мәсәлән, мөһим тарихи фактлар һәм гамәли киңәшләр.

  •   Мөһим тарихи фактлар. Тәүрат китабында Аллаһының бөтен нәрсәне ничек барлыкка китергәне һәм кешелекнең ничек гөнаһ юлына басканы турында әйтелә. Андый мәгълүмат булмаса, мондый сорауларга канәгатьләндерерлек җаваплар таба алмас идек: без ничек барлыкка килгәнбез? Кешеләр ни өчен үлә? (Яратылыш 2:7, 17). Өстәвенә, Еврей Язмаларында, кешеләр безнекенә охшаш хисләр һәм авырлыклар кичергәндә, Йәһвә Аллаһының алар белән ничек мөгамәлә иткәне турында әйтелә (Ягъкуб 5:17).

  •   Гамәли киңәшләр. Еврей Язмаларының Гыйбрәтле сүзләр һәм Вәгазьче китапларында тормыш өчен һәрвакыт файдалы булган акыллы киңәшләр бар. Алар гаилә тормышында бәхетле булырга (Гыйбрәтле сүзләр 15:17), эшкә акыллы караш сакларга булыша (Гыйбрәтле сүзләр 10:4; Вәгазьче 4:6) һәм яшьләргә бәхетле тормыш юлын күрсәтә (Вәгазьче 11:9—12:1).

 Өстәвенә, Муса пәйгамбәр язган Тәүрат китабы да файда китерә. Мәсихчеләр бүген Тәүрат, ягъни Муса кануны буенча яшәмәсәләр дә, андагы кыйммәтле принципларны куллану безгә бәхетле тормыш алып барырга булыша (Левиләр 19:18; Канун 6:5—7).