Төп мәгълуматка күчү

Сез хачка табынасызмы?

Сез хачка табынасызмы?

 Күпләр хачны христиан диненең символы дип саный. Ләкин Йәһвә Шаһитләре Аллаһыга табынуда хачны кулланмый. Ни өчен?

 Беренчедән, Изге Язмаларда язылганча, Гайсә хачта түгел, ә гади бер баганада үлгән. Икенчедән, Аллаһы Сүзендә: «Потларга табынудан качыгыз»,— дип әйтелә, ә бу хачка табынуны да үз эченә ала (1 Көринтлеләргә 10:14; 1 Яхъя 5:21).

 Бер тапкыр Гайсә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән тирән мәгънәле сүзләр әйткән (Яхъя 13:34, 35). Моның белән ул шуны күрсәткән: Гайсәнең чын шәкертләрен хач я тагын берәр нинди сурәтне кулланудан түгел, ә фидакарь яратуларыннан белеп була.