Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8)

Аллаһы догаларыбызны ишетәме?

Аллаһы догаларыбызны ишетәме?

Сезнең Аллаһы догаларыгызны ишетәме дип уйланганыгыз бармы? Күпләр моның турында уйлана. Чөнки алар Аллаһыга үз авырлыклары турында дога кылса да, авырлыклары хәл ителми кала. Бу Аллаһы догаларыбызны тыңламый дигәнне аңлатамы? Юк! Изге Язмаларда әйтелгәнчә, без Аллаһыга дөрес дога кылганда, ул безне тыңлый. Изге Язмаларда әйтелгәнне карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ БЕЗНЕ ТЫҢЛЫЙ

«И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер» (Зәбур 65:2).

Кайбер кешеләр догаларын кемдер тыңлый дип ышанмаса да, дога кыла, чөнки бу аларга үзләрен яхшырак хис итәргә булыша. Шулай да дога авырлыкларны кичереп чыгарга булышучы психологик ысул түгел. Изге Язмалар безне шуңа ышандыра: «Йәһвә * үзен чакыручыларның барысына, хакыйкать буенча ялваручыларның һәммәсенә якын. ...Ярдәм сорап үтенүләрен ишетеп, аларны коткара» (Зәбур 145:18, 19).

Шуңа күрә һич шикләнмәскә була: Йәһвә Аллаһы үз хезмәтчеләренең догаларын тыңлый. Ул ярату белән безгә болай ди: «Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын» (Ирмия 29:12).

АЛЛАҺЫ АҢА ДОГА КЫЛУЫГЫЗНЫ ТЕЛИ

«Өзлексез дога кылыгыз» (Римлыларга 12:12).

Изге Язмалар безне «һәр очракта», «өзлексез дога кылырга» дәртләндерә. Әйе, Йәһвә Аллаһы аңа дога кылуыбызны тели (Маттай 26:41; Эфеслеләргә 6:18).

Ни өчен Аллаһы дога кылуыбызны тели? Шуның турында уйланыйк: нинди ата үзенең кечкенә баласының «әтием, ярдәм ит миңа» дип әйтүен теләмәс иде? Әлбәттә, ата үз баласының нәрсә теләгәнен һәм нәрсә хис иткәнен болай да беләдер. Шулай да бу сүзләрне ишеткәндә, ул баласының үзенә ышанганын һәм таянганын күрә. Йәһвә Аллаһы да, догаларыбызны ишеткәндә, безнең аңа таянганыбызны һәм якын булырга теләгәнебезне күрә (Гыйбрәтле сүзләр 15:8; Ягъкуб 4:8).

АЛЛАҺЫ СЕЗНЕҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА

«Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

Аллаһы, безне яратканга һәм кайгыртканга, үзенә дога кылуыбызны тели. Ул бар авырлыкларыбызны һәм борчуларыбызны белә, һәм аның безгә ярдәм итәсе килә.

Давыт патша гомер буена Йәһвә Аллаһыга, ярдәм сорап һәм үз уйларын һәм хисләрен сөйләп, күп дога кылган (Зәбур 23:1—6). Аллаһы Давыт турында нәрсә уйлаган? Ул Давытны яраткан һәм аның догаларын тыңлаган (Рәсүлләр 13:22). Аллаһы безнең догаларыбызны да тыңлый, чөнки ул безнең турында кайгырта.

«МИН ЙӘҺВӘНЕ ЯРАТАМ, ЧӨНКИ УЛ МИНЕМ АВАЗЫМНЫ... ИШЕТӘ»

Бу сүзләрне бер мәдхия җырлаучы язган. Ул Аллаһының үз догаларын ишеткәнен белгән, һәм бу аңа бик ярдәм иткән. Ул Аллаһыга якынлашкан һәм тормышындагы авырлыкларын һәм кайгысын кичереп чыгар өчен көч тапкан (Зәбур 116:1—9).

Аллаһы догаларыбызны ишетә икәнен белсәк, без һәрвакыт аның белән сөйләшербез. Төньяк Испаниядә яшәүче Педроның мисалын карап чыгыйк. Аның 19 яшьлек улы юл һәлакәтендә вафат булган. Педро үз күңелен Аллаһыга бушаткан һәм кат-кат аңардан юату һәм ярдәм сораган. Бу аңа булышканмы? Ул болай ди: «Йәһвә, догаларыма җавап биреп, мине һәм хатынымны имандашларыбыз аша юатты һәм безгә ярдәм итте».

Еш кына догаларыбызга җавап итеп, дусларыбыз безне юата һәм ярдәмгә килә

Әлбәттә, догалар Педроның улын тормышка кайтармаган, ләкин бу аңа һәм гаиләсенә бик ярдәм иткән. Аның хатыны Мария Кармен болай ди: «Дога кылу миңа кайгымны кичереп чыгарга булышты. Мин Йәһвә Аллаһының үземне аңлаганын беләм, чөнки дога кылганда, мин җан тынычлыгы сизә идем».

Изге Язмалардан һәм күпләрнең тәҗрибәсеннән ачык күренгәнчә, Аллаһы догаларны ишетә. Әмма шунысын әйтергә кирәк: кайбер догаларга Аллаһы җавап бирми. Ни өчен?

^ 5 абз. Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).