Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АВЫРЛЫК ТУЛЫСЫНЧА НИЧЕК ҖИҢЕЛӘЧӘК?

Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендә «тынычлык хөкем сөрер»

Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендә «тынычлык хөкем сөрер»

Тиздән озак көтелгән Аллаһы Патшалыгы — Аллаһы урнаштырган бөтендөнья хөкүмәте — бөтен җиргә тынычлык һәм бердәмлек китерәчәк. Зәбур 72:7 дә вәгъдә ителгәнчә, бөтен җирдә «тынычлык хөкем сөрер». Ләкин бу Патшалык җир белән кайчан идарә итә башлаячак? Ул моны ничек эшләячәк? Һәм аның идарәсеннән файда алыр өчен сезгә нәрсә эшләргә кирәк?

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ КАЙЧАН ИДАРӘ ИТӘ БАШЛАЯЧАК?

Изге Язмаларда байтак коточкыч вакыйгаларның булуы турында пәйгамбәрлекләр бар. Бу вакыйгалар Аллаһы Патшалыгының тиздән киләчәген күрсәтә. Алар җыелма «билге» булып тора. Аңа халыкара сугышлар, ачлык, авырулар, күп җир тетрәүләр һәм канунсызлыкның үсүе керә (Маттай 24:3, 7, 12; Лүк 21:11; Ачылыш 6:2—8).

Тагын бер пәйгамбәрлектә болай диелә: «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан... ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, кеше яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы... масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар» (2 Тимутигә 3:1—4). Андый сыйфатлар күрсәткән кешеләр һәрвакыт булган. Ләкин алар әз булган. Ә хәзер андый сыйфатларны күпчелек кеше күрсәтә.

Бу пәйгамбәрлекләр 1914 елны үтәлә башлаган. Әйе, тарихчылар, сәясәтчеләр һәм язучылар дөньяның шул елдан соң үзгәргәне турында әйткән. Мәсәлән, Дания тарихчысы Питер Мунк болай дип язган: «1914 елда сугышның башлануы кешелек тарихында борылыш пункты булды. Якты прогресс чорыннан... без җимергеч үзгәрешләр, дәһшәт, нәфрәт һәм куркынычлар тулы чорына кердек».

Ә икенче яктан андый шартлар тынлык алдыннан давыл сыман. Алар Патшалыкның бөтен җир өстеннән идарәсе якынлашып килгәнен күрсәтә. Чыннан да, Гайсә соңгы көннәрнең билгесе турында әйткәндә, болай дигән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14).

Бу яхшы хәбәр Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгән хәбәрнең төп темасы. Аларның төп басмасы «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дип атала. Бу журналда Аллаһы Патшалыгының кешелек һәм җир өчен искиткеч нәрсәләр эшләячәге турында регуляр рәвештә әйтелә.

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ НИЧЕК ИДАРӘ ИТӘ БАШЛАЯЧАК?

Бу сорауга җавап мондый дүрт мөһим якны үз эченә ала:

  1. Патшалык бу дөньяның бернинди сәяси җитәкчеләрен кулланмаячак.

  2. Бу дөньяның сәяси җитәкчеләре үз хакимлекләрен сакларга тырышачак һәм Аллаһы Патшалыгы идарәсенә ахмакларча каршы чыгачак (Зәбур 2:2—9).

  3. Аллаһы Патшалыгына кешелек өстеннән идарә итүләрен дәвам итәргә теләгән сәяси патшалыкларны юк итәргә туры киләчәк (Даниял 2:44; Ачылыш 19:17—21). Бу соңгы бөтендөнья сугышы Армагеддон дип атала (Ачылыш 16:14, 16).

  4. Аллаһы Патшалыгына теләп буйсынган бар кешеләр Армагеддонда исән калып, тыныч яңа дөньяга күчәчәк. Алар Изге Язмаларда «бихисап күп кеше» дип аталган кеше төркемен тәшкил итәчәк. Аларның саны, күрәсең, миллионнар булачак (Ачылыш 7:9, 10, 13, 14).

ПАТШАЛЫК ИДАРӘСЕННӘН ФАЙДА АЛЫР ӨЧЕН СЕЗГӘ НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК?

Аллаһы Патшалыгының гражданы булыр өчен иң башта белем алырга кирәк. Әйе, Гайсә Аллаһыга дога кылганда, болай дигән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).

Кешеләр Йәһвә Аллаһыны Шәхес буларак белгәч, алар күп яктан файда ала. Икесен генә карап чыгыйк. Беренчедән, аларның аңа карата иманнары үсә. Дәлилләргә нигезләнгән андый иман аларны Аллаһы Патшалыгының реаль хөкүмәт икәненә һәм аның идарәсе якын икәненә ышандыра (Еврейләргә 11:1). Икенчедән, аларның Аллаһыга һәм якыннарына карата яратулары үсә. Аллаһыны ярату аларны аңа теләп буйсынырга дәртләндерә. Якыннарны ярату аларны Гайсәнең еш кына «алтын кагыйдә» дип аталган сүзләрен үтәргә этәрә. Ул кагыйдә болай яңгырый: «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Лүк 6:31).

Безнең Барлыкка Китерүчебез, яратучы әти кебек, безгә иң яхшысын тели. Аның безгә Изге Язмаларда «чын тормыш» дип аталган тормыш бирәсе килә (1 Тимутигә 6:19). Бүгенге тормыш «чын тормыш» түгел. Миллионлаган кеше интегеп яши, һәм аларга исән калу өчен көрәшергә кирәк. «Чын тормышны» күз алдына китерергә булышыр өчен, Аллаһы Патшалыгының үз гражданнары өчен эшләячәк гаҗәеп нәрсәләрнең кайберләрен карап чыгыгыз.

Патшалык идарәсе астында кешеләр имин һәм куркынычсыз яшәячәк, аларның ризыклары мул булачак