Лүк 6:1—49
Искәрмәләр
Искәрмәләр
иген кырлары аркылы: Бәлки, бер басуны икенчесеннән аерып торган сукмаклар аркылы.
Шимбә көнне: Сүзлекне кара.
иген кырлары аркылы: Мт 12:1 гә аңлатманы кара.
эшләргә ярамаганны: Мт 12:2 гә аңлатманы кара.
эшләргә ярамаганны: Йәһвә исраиллеләргә Шимбә көнне эшләмәскә боерган булган (Чг 20:8—10). Яһүд дине җитәкчеләре нәрсәне эш дип санап була, ә нәрсәне юк икәнен билгеләргә хокуклары бар дип уйлаган. Аларның сүзләре буенча, Гайсәнең шәкертләре ашлык җыюда (башакларны өзү) һәм аны сугуда (аларны уу) гаепле булган (Лк 6:1, 2). Әмма Йәһвә таләпләрен шулай куллану чиктән тыш кырыс булган.
Аллаһы йортына: Монда изге чатыр күздә тотыла. Гайсә телгә алган очрак (1Иш 21:1—6) изге чатыр Нобта торган чакта булган. Ноб шәһәре, күрәсең, Биньямин җирендә, Иерусалим янында урнашкан булган. (Ә7 кушымт. (зурайтылган өлеш) кара.)
Аллаһы йортына: Мк 2:26 га аңлатманы кара.
багышланган икмәкләрне: Мт 12:4 кә аңлатманы кара.
багышланган икмәкләрне: Еврей сүзтезмәсе сүзгә-сүз «бит икмәге» дигәнне аңлата. Бу икмәкләр Йәһвә алдында образлы рәвештә даими бүләк буларак булган. (Чг 25:30; сүзлекне һәм Ә5 кушымт. кара.)
Шимбә көннең Хуҗасы: Мт 12:8 гә аңлатманы кара.
Шимбә көннең Хуҗасы: Гайсә бу сүзтезмәне үзенә кулланган (Мк 2:28; Лк 6:5). Шулай итеп ул, күктәге Атасы үзенә тапшырган эшне башкарыр өчен, Шимбә көненең үз карамагында булганын күрсәткән. (Ях 5:19; 10:37, 38 белән чагыштыр.) Шимбә көнне Гайсә үзенең кайбер иң күренекле могҗизаларын башкарган, шул исәптән авыруларны савыктырган (Лк 13:10—13; Ях 5:5—9; 9:1—14). Бу, күрәсең, ул Патшалыкта идарә иткәндә, кешеләргә нинди тынычлык китерәчәген күрсәткән. Ул вакыт Шимбә көнедәй тынычлык вакыты булачак (Ев 10:1).
уң кулы корышкан: Гайсәнең шимбә көнне шушы кешене савыктыруы турында Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең өчесе яза, әмма Лүк кенә бу кешенең уң кулы корышкан, ягъни параличланган, булган икәнен искә ала (Мт 12:10; Мк 3:1). Лүк еш кына Маттай һәм Марк әйтми калган медицина белән бәйле нечкәлекләр китерә. Охшаш очракларны күрер өчен, Мт 26:51 һәм Мк 14:47 не Лк 22:50, 51 белән чагыштыр. («Лүк китабына кереш сүз» кара.)
аларның уй-фикерләрен белә иде: Лүк Гайсәнең канунчылар белән фарисейларның уй-фикерләрен белгәнен язган. Маттай белән Марк исә бу нечкәлекне төшереп калдырган. (Мт 12:10—13; Мк 3:1—3 тәге параллель хәбәрләр белән чагыштыр.)
Җанны: Яки «Тормышны». (Сүзлектән «Җан» кара.)
рәсүлләр: Мт 10:2 гә аңлатманы кара.
рәсүлнең: Яки «җибәрелгәннең». Грек сүзе апо́столос «җибәрү» дигән мәгънә йөрткән апосте́лло дигән фигыльдән барлыкка килгән (Мт 10:5; Лк 11:49; 14:32). Аның төп мәгънәсе Гайсәнең Ях 13:16 да китерелгән сүзләреннән ап-ачык күренә. Анда бу сүз «җибәрелгән» дип тәрҗемә ителгән.
ашкынучан: Бу кушамат рәсүл Шимунны рәсүл Шимун Петердән аерып тора (Лк 6:14). Монда һәм Рс 1:13 тә кулланылган зелоте́с дигән грек сүзенең мәгънәсе «ашкынучы». Мт 10:4 һәм Мк 3:18 дәге параллель хәбәрләрдә «Кәнәни» дигән кушамат кулланыла. Ул «ашкынучы» дигәнне аңлата һәм еврей я арамей теленнән килеп чыккан дип санала. Бәлки, Шимун кайчандыр зелотларның берсе — Римга каршы торган яһүдләр партиясе әгъзасы булгандыр. Бу кушамат аңа шуның аркасында я, бәлки, аның ашкынучан булуы аркасында бирелгәндер.
хыянәтче булып киткән: Бу сүзтезмә игътибарга лаек, чөнки ул Яһүднең үзгәреш кичергәнен күздә тота. Яһүд, шәкерт булып киткәндә, хыянәтче булмаган. Гайсә аны рәсүл итеп билгеләгәч тә, ул хыянәтче булмаган. Аңа хыянәтче роле дә алдан билгеләнмәгән. Рәсүл булып билгеләнгәннән соң күпмедер вакыт үткәч, ул сайлау иреген дөрес кулланмаган һәм «хыянәтче булып киткән». Андый үзгәреш башлангач ук, Гайсәгә, Ях 6:64 тә язылганча, моның турында билгеле булган.
һәм тигез җирдә тукталды: Контекст буенча, Гайсә 12 рәсүлен сайлар алдыннан төне буе тауда дога кылган һәм аннан соң таудан төшкән (Лк 6:12, 13). Ул тау битендә тигез җир тапкан. Бу урын, күрәсең, Кәпернаумнан — Гайсә үз хезмәтен башкарганда туктала торган шәһәрдән ерак булмаган. Анда бик күп халык җыелган һәм Гайсә аларның барысын савыктырган. Мт 5:1, 2 дәге параллель хәбәрдә язылганча, ул «тауга менде» һәм «өйрәтә башлады». Бу сүзләр тау битендәге тигез җирдән биегрәк урынга менүне аңлатырга мөмкин. Маттай һәм Лүк хәбәрләре буенча, Гайсә, күрәсең, таудан төшеп бетмичә тигез җирдә тукталган, тау битендә биегрәк урын тапкан һәм сөйли башлаган. Яки Лүк җентекләп сурәтләгән вакыйга Мт 5:1 дә кыскача әйтеләдер.
үз шәкертләренә: «Шәкерт» дип тәрҗемә ителгән матете́с дигән грек сүзе берәр укучыны, ягъни өйрәнүчене, белдерә һәм укытучыга шәхси бирелгәнлекне, шәкертнең бар тормышын формалаштыра торган бирелгәнлекне күздә тота. Гайсәне тыңларга дип бихисап күп кеше җыелган булса да, күрәсең, ул башлыча үзенә иң якын утырган шәкертләренә, алар файда алсын өчен, сөйләгән (Мт 5:1, 2; 7:28, 29).
болай диде: Таудагы вәгазь Маттай (5—7 нче бүлекләр) һәм Лүк (6:20—49) хәбәрләрендә язылган. Лүк бу вәгазьне кыскача язган, ә Маттайның хәбәре аныкыннан якынча дүрт мәртәбә озынрак һәм Лүк хәбәрендә әйтелгәннәрнең барысын диярлек үз эченә ала; анда Лүк берничә шигырьдә әйткән нәрсәләр генә керми. Ике хәбәр дә бертөрле башлана һәм бертөрле бетә, аларда еш кына охшаш сүзтезмәләр кулланыла. Аларның эчтәлеге һәм фикерләр барышының тәртибе гомумән бертөрле. Параллель урыннарда кайвакыт бер үк фикерләр төрлечә бирелгән. Шулай да бу хәбәрләр бер-берсенә туры килә. Шунысы игътибарга лаек: Таудагы вәгазьнең Лүк хәбәрендә очрамаган берничә зур өлешен Гайсә башка очракларда кабатлый. Мәсәлән, Таудагы вәгазен сөйләгәндә, Гайсә дога турында (Мт 6:9—13) һәм материаль нәрсәләргә дөрес караш турында (Мт 6:25—34) әйткән. Якынча ел ярым үткәч, ул, күрәсең, бу фикерләрне кабатлаган, һәм аларны Лүк язган булган (Лк 11:2—4; 12:22—31). Өстәвенә, Лүк гомумән чыгышлары төрле булган мәсихчеләргә язганга, ул бу вәгазьнең яһүдләр өчен, бәлки, аеруча мөһим булган өлешләрен төшереп калдыргандыр (Мт 5:17—27; 6:1—18).
Ярлылар: «Ярлылар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «мохтаҗ; мескен; фәкыйрь» булуны аңлата. Гайсәнең Таудагы вәгазе бәхет турындагы бу сүзләр белән башлана. Лүкнең хәбәрендәге бу сүзләр Мт 5:3 тә язылганнан бераз аерылып тора. Маттай да «ярлы» дигәнне аңлаткан грек сүзен куллана, ләкин ул «рухи» дип тәрҗемә ителгән сүз өсти, һәм бөтен сүзтезмәне сүзгә-сүз «рухка карата ярлылар (фәкыйрьләр)» дип биреп була. (Мт 5:3; Лк 16:20 гә аңлатмаларны кара.) Бу сүзтезмә рухи яктан фәкыйрь һәм Аллаһыга бәйле булуын бик яхшы аңлаган кеше турындагы фикерне белдерә. Лүк хәбәрендә ярлылар дип кенә әйтелә. Бу Маттайның хәбәренә туры килә, чөнки ярлылар һәм мескеннәр еш кына үзләренең рухи яктан мохтаҗ булганнарын күбрәк таный һәм үзләренең Аллаһыга бәйле икәнен яхшырак аңлый. Асылда, Гайсә әйткәнчә, аның Мәсих булып килүенең бер мөһим сәбәбе «ярлыларга яхшы хәбәрне игълан итү» булган (Лк 4:18). Гайсәгә ияргән һәм Аллаһы Патшалыгының фатихаларын алырга өмет бирелгән кешеләр башлыча ярлы һәм гади булган (1Кр 1:26—29; Яг 2:5). Ләкин Маттайның хәбәре шуны ап-ачык күрсәтә: фәкыйрь булу гына үзеннән-үзе Аллаһының илтифатына китерә дигәнне аңлатмый. Шуңа күрә ике хәбәрдәге Таудагы вәгазьнең башлангыч сүзләре бер-берсен тулыландыра.
бәхетле: Мт 5:3 кә аңлатманы кара.
бәхетле: Монда кулланылган грек сүзе мака́риос кеше вакытны яхшы үткәргәндә кичергән шат күңеллелек кенә түгел. Кешеләргә кулланылганда, бу Аллаһы тарафыннан фатихаланган һәм аның хуплавыннан шатлык кичергән кешенең хәләтен белдерә. Бу сүз шулай ук Аллаһыны һәм Гайсәне аның күктәге данында сурәтләү өчен кулланыла (1Тм 1:11; 6:15).
бер фәкыйрьне: Яки «бер ярлы кешене». Монда кулланылган грек сүзе бик ярлы кешегә күрсәтергә мөмкин. Бу сүзнең кулланылуы Гайсәнең мисалындагы фәкыйрь белән бай кеше арасында зур аерма булганын күрсәтә. Ул Мт 5:3 тә «рухи нәрсәләргә сусаучылар», сүзгә-сүз «рух ягыннан ярлылар (мохтаҗлар; мескеннәр; фәкыйрьләр)», дип тәрҗемә ителгән сүзтезмәдә образлы кулланыла һәм рухи яктан ярлы һәм Аллаһыга мохтаҗ булуларын бик яхшы аңлаган кешеләр турындагы фикерне белдерә. (Мт 5:3 кә аңлатманы кара.)
Рухи нәрсәләргә сусаучылар: «Сусаучылар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе, сүзгә-сүз «ярлылар (мохтаҗлар; мескеннәр; фәкыйрьләр)», бу контекстта нәрсәгәдер ихтыяҗы булган һәм моны бик яхшы аңлаган кешеләргә кулланыла. Шул ук сүзтезмә Лк 16:20, 22 дә Лазар исемле «фәкыйрь» турында әйтелгәндә кулланыла. «Рухи нәрсәләргә сусаучылар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе кайбер тәрҗемәләрдә «рух ягыннан фәкыйрьләр» дип бирелгән һәм рухи яктан ярлы һәм Аллаһыга мохтаҗ булуларын бик яхшы аңлаган кешеләр турындагы фикерне белдерә. (Лк 6:20 гә аңлатманы кара.)
алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды: «Тулысынча ия булу» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе апе́ко еш кына рәсми язуларда очраган һәм «тулысынча түләнгән» дигән мәгънә йөрткән. Икейөзлеләр башкалар күрсен дип хәер биргән; кешеләр аларны күргән һәм юмартлыклары өчен данлаган; шулай итеп алар теләгән әҗерләрен инде тулысы белән алган. Аларга Аллаһыдан бернәрсә көтәсе калмаган.
юанычыгызны инде тулысынча алдыгыз: «Тулысынча ия булу» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе апе́ко еш кына рәсми язуларда очраган һәм «тулысынча түләнгән» дигәнне аңлаткан. Гайсә кайгы, ягъни байлар кичерергә мөмкин авырту, хәсрәт һәм күңелсез нәтиҗәләр турында әйткән. Гайсәнең бу аларның тик уңайлы, ягъни яхшы, тормышы аркасында булачак дип әйтәсе килмәгән. Ул байлыкны кадерләгән кешеләр Аллаһыга хезмәт итүне санга сукмаска һәм чын бәхетне ычкындырырга мөмкин дип кисәткән. Андый кешеләр теләгән бөтен юанычны, ягъни уңайлыкларны кичерәчәк, шулай итеп аларга «тулысынча түләнгән» булачак. Аллаһы аларга инде бернәрсә бирмәячәк. (Мт 6:2 гә аңлатманы кара.)
дошманнарыгызны яратып... яшәгез: Гайсәнең киңәше Еврей Язмаларының рухына туры килә (Чг 23:4, 5; Әп 31:29; Гс 24:17, 18; 25:21).
дошманнарыгызны яратып... торыгыз: Мт 5:44 кә аңлатманы кара.
Бурычка биргәндә: Ягъни процентсыз бурычка бирү. Канун буенча, исраилле ярлы милләттәшенә әҗәткә акча биргәч, аннан риба түләтергә тиеш булмаган (Чг 22:25). Канун исраиллеләрне ярлыларга мул итеп бурычка бирергә дәртләндергән (Кн 15:7, 8; Мт 25:27).
Кичерегез, үзегезне дә кичерерләр: Яки «Азат итегез, үзегезне дә азат итәрләр». Монда «кичерү» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе сүзгә-сүз «иреккә чыгару; җибәрү; (мәсәлән, тоткынны) азат итү» дигәнне аңлата. Бу контекстта ул, хөкем итү һәм гаепләүгә капма-каршы буларак кулланылганда, хәтта җәза бирү нигезле булып күренсә дә, аклау һәм кичерүне аңлата.
Бирегез: Яки «Бирүегезне дәвам итегез». Монда «бирергә» дип тәрҗемә ителгән грек фигыленең формасы дәвамлы эш-хәрәкәтне күрсәтә.
Куеныгызга: Яки «Итәгегезгә». Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «куеныгыз (күкрәгегез)» дигәнне аңлатса да, бу контекстта ул, күрәсең, киң өс киеменнән билдән өстәрәк ясалган «кесәне» белдерә. «Куенга салып бирү» кайбер сатучыларның бу «кесәгә» сатып алынган әйберләрне тутыру гадәтенә күрсәтәдер.
мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
чүп бөртеген... бүрәнәне: Мт 7:3 кә аңлатманы кара.
чүп бөртеген... бүрәнәне: Гайсә монда, үз кардәшен тәнкыйтьләгән кешене сурәтләр өчен, гаҗәеп гипербола куллана. Ул кечкенә хатаны «чүп бөртеге» кебек кечкенә нәрсә белән чагыштыра. Грек сүзе ка́рфос «чүп бөртеген» генә түгел, ә шулай ук кечкенә агач кисәген дә аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә бу сүз «йомычка» я «пычкы чүбе» дип тәрҗемә ителә. Бу тәнкыйтьченең сүзләре буенча, аның кардәшенең рухи карашы, шул исәптән әхлакый сорауларны хәл итү һәм аек фикер йөртү сәләтләре кимчелекле. «Чүпне алыйм» диеп, ул масаеп үз кардәшенә бар нәрсәне ачык күрергә һәм дөрес хөкем итәргә булышырга хокукы барлыгын белдерә. Әмма Гайсә әйткәнчә, бу тәнкыйтьченең үзенең рухи карашына һәм аек фикер йөртү сәләтенә символик «бүрәнә» — бәлки, түбәне тотып торыр өчен кулланылган борыс — зыян китергән (Мт 7:4, 5). Кайберәүләр уйлаганча, бу көчле хәтта көлкеле чагыштыру Гайсәнең балта остасы эше белән таныш булганын күрсәтә.
Монафикъ!: Яки «Икейөзле!» Башта грек сүзе хипокрите́с грек (соңрак Рим) актерларына карата кулланылган; алар үз кыяфәтләрен үзгәртер һәм тавышларын көчәйтер өчен зур битлекләр кигән. Бу сүзне соңрак күчмә мәгънәдә: икейөзлеләнеп я кыланып, чын ниятләрен я йөзен яшергән кешегә карата куллана башлаганнар. Мт 6:5, 16 да Гайсә «икейөзлеләр» дип яһүд дине җитәкчеләрен атый. Монда (Лк 6:42) ул бу төшенчәне башка кешенең хаталарына игътибарын туплаган, ә үзенекеләрен күрмәгән һәр шәкерткә карата куллана.
Су баскач: Кыш көне (аеруча тебет аенда, ягъни декабрь-гыйнварда) Израильдә кинәт килеп чыккан давыллар сирәк түгел. Алар көчле җилләр, койма яңгырлар һәм көтелмәгән җимергеч су ташкыннары китерә. (Ә15 кушымт. кара.)
Медиаматериал
1. Генисарет тигезлеге. Бу озынлыгы якынча 5 км, киңлеге якынча 2,5 км өчпочмак формасындагы уңдырышлы җир булган. Бу өлкәдә диңгез ярында Гайсә балыкчыларны: Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны үзе белән хезмәт итәргә чакырган (Мт 4:18—22).
2. Яһүдләрнең ышанулары буенча, Гайсә Таудагы вәгазен монда сөйләгән (Мт 5:1; Лк 6:17, 20).
3. Кәпернаум. Хезмәтен башлагач, Гайсәнең тору урыны бу шәһәрдә булган. Маттайны ул Кәпернаумда я аның янында очраткан (Мт 4:13; 9:1, 9).
Изге Язмалар язылган чорда исраиллеләр киң кием кигәннәр. Ул киемне аның тукымасының бер өлеше бил өстеннән асылынып торырлык итеп киеп булган. Шул өлешне зур кесә сыман кулланып булган; анда кеше ашлык, акча я башка нәрсәләр сала алган һәм хәтта бала я бәрән йөртә алган (Чг 4:6, 7; Сн 11:12; 2Пат 4:39; Әп 31:33; Иш 40:11). Лк 6:38 дә «куеныгыз» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «куеныгыз (күкрәгегез)» дигәнне аңлата, ләкин бу контекстта ул киемнең кесә сыман өлешен белдерә. «Куенга салып бирү» кайбер сатучыларның бу «кесәгә» сатып алынган әйберләрне тутыру гадәтенә күрсәтәдер.
Гайсә үз мисалларында кулланыр өчен үсемлекләрне, һичшиксез, җентекләп сайлаган. Мәсәлән, инҗир агачы (1) һәм йөзем агачы (2) күп шигырьләрдә бергә искә алына. Гайсәнең Лк 13:6 дагы сүзләреннән күренгәнчә, инҗир агачлары еш кына йөзем бакчаларында утыртылган булган (2Пат 18:31; Йл 2:22). «Үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утыру» дигән сүзтезмә тыныч, мул һәм имин тормышны символлаштыра (1Пат 4:25; Мик 4:4; Зк 3:10). Ә чәнечкеле үсемлекләр һәм шайтан таягы, Йәһвә, Адәм гөнаһ кылганнан соң, җирне каһәрләгәч, искә алына (Яр 3:17, 18). Гайсәнең Мт 7:16 да чәнечкеле куакның нинди төре турында әйткәнен төгәл билгеләп булмый, ләкин монда күрсәтелгән чәнечкеле куак (Centaurea iberica) (3) — шайтан таягының бер төре — Израильдә үсә.