Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БӘХЕТ ЮЛЫ

Кичерү

Кичерү

«БАЛАЧАГЫМДА ГАИЛӘБЕЗДӘ КЫЧКЫРУ ҺӘМ КИМСЕТҮ ГАДӘТИ ИДЕ,— дип әйткән Патриция исемле хатын.— Мин кичерә белмәдем. Олыгайгач та, мине рәнҗетсәләр, мин көннәр буе үпкәләп йөрдем һәм йоклый алмадым». Әйе, ачу һәм рәнҗү тулы тормыш бәхетле дә, сәламәт тә түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кичерә белмәүче кешеләр...

  • ачу һәм әрнүгә мөнәсәбәтләрне җимерергә юл куя, ә бу кешеләрдән читләшүгә һәм ялгызлыкка китерә

  • бик тиз рәнҗи, борчулы булып китә я хәтта көчле депрессиягә бирелә

  • игътибарларын начар нәрсәләргә туплаганга, тормышның ямен күрә алмый

  • рухи кыйммәтләре буенча яшәмәгәннәрен сизә

  • зур стресс кичерә, һәм аларның авырып китү куркынычы югарырак; аларның югары кан басымы, йөрәк авырулары һәм хроник авырту-сызланулар, мәсәлән, артрит һәм баш авыртуы булырга мөмкин *

КИЧЕРҮ НӘРСӘ УЛ? Кичерү — үзеңне үпкәләткән кешене гафу итү һәм ачу белән үпкә хисләреннән һәм үч алу ниятеннән арыну. Бу явызлыкка күз йому, аны киметү я берни булмагандай йөрү дигән сүз түгел. Кичерү — кешенең яхшы уйланылган сайлавы. Шулай итеп ул, башкаларны яратканга, тынычлык бозмау һәм алар белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру я саклау үзе өчен мөһим икәнен күрсәтә.

Кичерә белү — шулай ук аңлый белү дә. Кичерә белгән кеше безнең барыбыз сүздә һәм эштә ялгыша я гөнаһ кыла икәнен аңлый (Римлыларга 3:23). Андый аңлауны чагылдырып, Изге Язмалар әйтә: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез» (Көләсәйлеләргә 3:13).

Шунысы ап-ачык, кичерү яратуның мөһим өлеше, ә ярату «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (Көләсәйлеләргә 3:14). Мейо клиникасы сайтында әйтелгәнчә, кичерү нәтиҗәләре мондый:

  • яхшырак мөнәсәбәтләр, шул исәптән кайгы уртаклаша белү, башкаларны аңлау һәм үпкәләтүчене кызгану

  • яхшырак психик һәм рухи сәламәтлек

  • борчылу, стресс һәм дошманлык кимү

  • депрессия симптомнары азаю

ҮЗЕГЕЗНЕ КИЧЕРЕГЕЗ. Бер журналда әйтелгәнчә, үзеңне кичерү «иң авыры булырга» мөмкин, әмма психик һәм физик «сәламәтлек өчен бу иң мөһиме» («Disability & Rehabilitation»). Сезгә үзегезне кичерергә нәрсә ярдәм итәчәк?

  • Үзегездән камиллекне көтмәгез, ә, һәрберебез кебек үк, хаталар кылачагыгызны таныгыз (Вәгазьче 7:20).

  • Хаталарыгыздан сабак алыгыз, шулай аларны әзрәк кабатларсыз

  • Үзегезгә карата түземле булыгыз; кайбер кимчелекләр һәм начар гадәтләрдән тиз генә арынып булмастыр (Эфеслеләргә 4:23, 24).

  • Рух күтәрүче, уңай карашлы, игелекле, әмма шул ук вакыт намуслы дуслар белән аралашыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

  • Берәрсен рәнҗетсәгез, моны таныгыз һәм шунда ук гафу үтенегез. Тынычлык урнаштырганда, сез җан тынычлыгы кичерерсез (Маттай 5:23, 24).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР ЧЫННАН ДА ФАЙДАЛЫ!

Сүзләре алдарак искә алынган Патриция, Изге Язмалардагы принципларны куллана башлаганнан соң, башкаларны кичерергә өйрәнгән. «Мин тормышымны агулаган ачудан арынганымны сизәм,— дип язган ул.— Мин инде үзем дә газапланмыйм, башкаларны да газапламыйм. Изге Язмалардагы принциплар Аллаһының безне яратканын һәм безгә иң яхшыны теләгәнен раслый».

Рон исемле бер ир кеше болай дигән: «Мин башкаларның фикерләре һәм эшләре белән идарә итә алмасам да, үземнекеләре белән идарә итә алдым. Тынычлык булуын теләсәм, миңа үпкә хисен калдырырга кирәк иде. Мин тынычлык белән үпкә хисенә төньяк белән көньякка карагандай карый башладым. Мин берьюлы ике җирдә була алмый идем. Хәзер мин саф вөҗданга ия».

^ 8 абз. Чыганаклар: Мейо клиникасы һәм Джонс Хопкинс медицина сайтлары, «Social Psychiatry and Psychiatric Epidemiology» дигән журнал.