Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БӘХЕТ ЮЛЫ

Мәхәббәт

Мәхәббәт

КЕШЕЛӘР МӘХӘББӘТКӘ БИК МОХТАҖ. Ансыз бер никах та, гаилә дә һәм дуслык та уңышлы була алмый. Шуңа күрә бер дә гаҗәпләнәсе юк, мәхәббәт психик сәламәтлек һәм бәхет өчен бик мөһим. Әмма нәрсә соң ул мәхәббәт?

Монда романтик мәхәббәт турында сүз бармый. Әлбәттә, аның да әһәмияте зур. Монда өстенрәк мәхәббәт турында әйтелә. Ул кешене башкаларның иминлеге турында, хәтта үзенекеннән дә югарырак куеп, кайгыртырга этәрә. Андый мәхәббәт тәкъва принципларга нигезләнә, ләкин аңа җылылык һәм хисләр хас.

Мәхәббәтнең матур бер тасвирламасында болай диелә: «Мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт көнчел түгел, ул мактанмый, масаеп йөрми, үзен әдәпсез тотмый, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне санап бармый. Ул тәкъвасызлыкка сөенми, ә хакыйкатькә сөенә, барысына сабыр итә... барысына өметләнә, һәрчак нык кала. Мәхәббәт мәңгелек» (1 Көринтлеләргә 13:4—8).

Андый мәхәббәт мәңгелек. Вакыт узу белән ул көчәя ала. Түземле, игелекле һәм кичерүчән булганга, «ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (Көләсәйлеләргә 3:14). Шуңа күрә андый ярату белән бәйләнгән мөнәсәбәтләр, кешеләрнең камилсезлегенә карамастан, ышанычлы һәм шатлыклы була. Мәсәлән, никах бәйләнешләрен алыйк.

МӘХӘББӘТКӘ НИГЕЗЛӘНГӘН СОЮЗ

Гайсә Мәсих никахка кагылышлы мөһим принципларга өйрәткән. Мәсәлән, ул болай дигән: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр... [...] Шуңа күрә Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:5, 6). Монда ким дигәндә ике мөһим принцип игътибарга лаек.

«ИКЕСЕ БЕР ТӘН БУЛЫР». Никах — кешеләр арасындагы иң якын союз. Ярату аны хыянәттән, ягъни ирнең я хатынның үз тормыш иптәше булмаган берәр кем белән «бер тән» булудан яклый ала (1 Көринтлеләргә 6:16; Еврейләргә 13:4). Тугрылыксызлык ышанычны җимерә һәм никахны тарката ала. Гаиләдә балалар булса, алар эмоциональ яктан җәрәхәтләнергә, үзләрен кире кагылган, ышанычсыз һәм хәтта кыерсытылган итеп хис итәргә мөмкин.

«АЛЛАҺЫ КУШЫЛДЫРГАННЫ». Никах — шулай ук изге союз. Моны таныган һәм хөрмәт иткән ирле-хатынлылар үз никахларын ныгытырга тырыша. Алар, авырлыклар туганда, аерылышырга мөмкинлекләр эзләми. Аларның мәхәббәте көчле һәм нык. Андый ярату «барысына сабыр итә» һәм аларга авырлыкларны җиңеп, никахтагы татулык белән тынычлыкны сакларга ярдәм итә.

Ата-ана арасында риясыз мәхәббәт булганда, бу гаиләдәге балаларга зур файда китерә. Джесика исемле бер кыз болай дигән: «Минем әти-әнием бер-берсен чын-чынлап ярата һәм хөрмәт итә. Әниемнең әтине, аеруча безгә, балаларга, кагылышлы сораулар каралганда, хөрмәт иткәнен күргәндә, минем дә нәкъ аның кебек буласым килә».

Мәхәббәт Аллаһының иң төп сыйфаты. Изге Язмаларда: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Шуңа күрә гаҗәп түгел, Йәһвә шулай ук «бәхетле Аллаһы» дип тә атала (1 Тимутигә 1:11). Без дә, Барлыкка Китерүчебезнең сыйфатларын, аеруча аның мәхәббәтен, чагылдырырга тырышсак, бәхетле булачакбыз. Эфеслеләргә 5:1, 2 дә болай диелә: «Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алыгыз һәм... мәхәббәт юлы буйлап йөрегез».