Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫНЫЧСЫЗ ВАКЫТТА

2. Яшәү чараларыгызны яклагыз

2. Яшәү чараларыгызны яклагыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Бүгенге көндә күп кешегә очны очка ялгап яшәргә туры килә. Кызганычка каршы, дөньядагы авырлыклар хәлне тагы да начарайта. Ни өчен?

  • Берәр җирдә бәла-каза килеп чыкканда, ризыкка, торакка бәяләр арта.

  • Кризислар эшсезлеккә һәм эш хакының кимүенә китерә.

  • Афәтләр аркасында кешеләр үз бизнесларын, йортларын һәм мал-мөлкәтен югалта, ә бу ярлылыкка китерә.

Нәрсә белергә кирәк?

  • Акчаны акыллы тота белү кризисны кичереп чыгарга ярдәм итәргә мөмкин.

  • Онытмагыз: матди иминлек даими түгел; керемнәр, җыелган акча һәм мал-мөлкәт үз кыйммәтлеген югалта ала.

  • Бәхетне һәм гаиләдәге татулыкны акчага сатып алып булмый.

Нәрсә эшләп була?

Изге Язмаларда болай диелә: «Ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк» (1 Тимутигә 6:8).

Канәгать булу, булганына сөенеп, моннан артыгын теләмәүне аңлата. Матди хәлегез зыян күргәндә, булганына канәгать булу аеруча мөһим.

Моның өчен, тормышыбызга, бәлки, үзгәрешләрне кертергә кирәк булыр. Чөнки акчаны тота белмәсәк, матди хәлебез начараер гына.