Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Туган каршылыкларны ничек җайга салырга?

Туган каршылыкларны ничек җайга салырга?

Гаилә бәхетенең серләре

Туган каршылыкларны ничек җайга салырга?

Фернандо *: «Сара белән өйләнешкәч, без минем әти-әниләрдә яши башладык. Бер тапкыр абыемның йөргән кызы үзен өенә илтеп куярга үтенде. Мин улымны алып, аны өенә машина белән илтеп куйдым. Әмма өйгә кайткач, Сара тавыш күтәрде. Без талаша башладык, һәм туганнарым алдында ул мине өстерәлчек дип атады. Мин түзмәдем һәм аның тагы да ныграк ачуын чыгарган сүзләр әйтеп бирдем».

Сара: «Улыбыз каты авырый, акча ягыннан да кыен вакыт. Фернандоның улыбызны алып абыеның йөргән кызы белән машинага утырып киткәнен күргәч, миңа бик авыр булып китте. Ул өйгә кайткач, мин аңа барысын әйтеп бирдем. Без икебез дә кызып киттек һәм бер-беребезне мыскыллаучы исемнәр белән атый башладык. Мин моны авыр кичердем».

ӘГӘР ир белән хатын талаша башласа, бу алар бер-берсен яратмый дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Фернандо белән Сара бер-берсен бик нык яраталар. Әмма хәтта иң бәхетле никахларда да каршылыклар туа.

Ни өчен ызгышлар килеп чыга, һәм алар никахыбызны таркатмасын өчен, нәрсә эшләргә? Никахка нигезне Аллаһы салган, шуңа күрә аның Сүзендә, Изге Язмаларда, моның турында нәрсә әйтелә икәнен карап чыгыйк (Яратылыш 2:21, 22; 2 Тимутегә 3:16, 17).

Каршылыклар нәрсә аркасында туа?

Әлбәттә, ир белән хатын бер-берсен яратып һәм назлап яшәргә тели. Әмма Инҗилдә ачыктан-ачык «барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар» дип әйтелә (Римлыларга 3:23). Шуңа күрә каршылыклар туганда, үз-үзеңне кулда тоту авыр. Һәм ир белән хатын талаша башласа, начар гадәтләрне, мәсәлән кычкыру һәм мыскыллауны, тыеп калу җиңел түгел (Римлыларга 7:21; Эфеслеләргә 4:31). Әмма тагын нәрсә аркасында киеренке хәл туарга мөмкин?

Еш кына ир белән хатын үз фикерләрен төрлечә белдерә. «Өйләнешкәч,— дип сөйли Мичико,— мин шуңа игътибар иттем: безнең сорауларны карап чыгуга карашыбыз төрле. Мин нәрсә булган турында гына түгел, ә шулай ук моның ни өчен һәм ничек булганы турында сөйләргә яратам. Ә ирем, күрәсең, нәтиҗәсе белән генә кызыксына».

Андый авырлыклар күп гаиләләрдә була. Ир белән хатынның берсе каршылыкның бар җентеклекләрен карап чыгарга ярата, ә икенчесе бәхәсләшергә, хәтта моның турында сөйләшергә дә теләми. Кайвакыт берсе ничек булса да сорауны карап чыгарга тырышса, икенчесе ничек булса да бу сөйләшүдән качарга тырыша. Сезнең гаиләгездә андый хәл булгалыймы?

Шулай ук кешеләрнең аралашу гадәтенә аларның нинди гаиләдә үскәннәре тәэсир итәргә мөмкин. Инде биш ел никахта яшәгән Джастин болай ди: «Мин үскән гаиләдә үз хисләреңне ачыктан-ачык белдерү юк иде, шуңа күрә миндә дә андый гадәт юк. Бу хатынымны күңелсезләндерә. Аның гаиләсендә үз хисләрен сөйләп бирү гадәти булган, шуңа күрә ул да шулай эшли».

Ни өчен авырлыкларны бергәләп чишәргә кирәк?

Тикшерү үткәрүчеләр шуңа игътибар иткәннәр: ир-белән хатын еш кына бер-берсенә: «Мин сине яратам»,— дисә дә, бу алар бәхетле яшиләр дигәнне әле аңлатмый. Алар шулай ук бер-берсенең җенси теләкләрен канәгатьләндерәдер, акча ягыннан авырлыклары юктыр, әмма бу да алар бәхетле яшиләр дигән сүз түгел әле. Ир белән хатын туган каршылыкларны никадәр оста чишә — менә нәрсәгә күбрәк гаиләдәге бәхет бәйле.

Өстәвенә, Гайсә ир белән хатын никахка кергәндә аларны кеше түгел, ә Аллаһы бер итә дигән (Маттай 19:4—6). Шуңа күрә яхшы никах Аллаһыга дан китерә. Әмма ир кеше хатынын санга сукмаса, аны яратмаса, Йәһвә Аллаһы аның догаларын тыңламаска мөмкин (1 Петер 3:7). Ә ирен хөрмәт итмәгән хатын, асылда, ирен гаилә башы итеп куйган Йәһвәне хөрмәт итми (1 Көринтлеләргә 11:3).

Аралашырга өйрәнегез

Без төрлечә үз фикерләребезне аңлатып бирсәк тә һәм төрле гаиләләрдә тәрбия алган булсак та, безгә зарарлы аралашу гадәтләрдән арынырга кирәк. Изге Язмалардагы принципларны кулланыр өчен һәм каршылыкларны җайга салыр өчен, үзеңә мондый сораулар бир:

«Мин авырту китермичә җавап кайтарырга тырышаммы?» Бер акыллы гыйбрәтле хикәядә болай диелә: «Борынга сугудан кан чыккан кебек, ачуны кыздыру да ызгыш-талаш чыгара» (Гыйбрәтле сүзләр 30:33). Бу сүзләр нәрсә аңлата? Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, ир белән хатын гаилә акчаларын тоту турында бер фикергә килә алмый. Һәм: «Безгә акчаны акыллырак тотарга кирәк»,— дияр урынына без кайвакыт: «Син акча тота белмисең!» — дип әйтергә мөмкин. Мондый сүзләр «борынга сугу» кебек, шуңа күрә шундый ук җавап кайтарасы килә. Әмма алай эшләсәк, ачу гына чыга һәм каршылыклар үсә.

Инҗилдә болай дип әйтелә: «Уйла: нинди кечкенә очкын зур урманны яндырып җибәрергә мөмкин. Тел дә — ут» (Ягъкуб 3:5, 6). Ир белән хатын телләрен тыя белмәсә, кечкенә каршылык аркасында ызгыш-талаш чыгарга мөмкин. Гаиләдә андый «янгыннар» өзлексез чыгып торса, анда ярату үсә алмаячак.

Ташка таш белән кайтарыр урынына, без Гайсәдән үрнәк алсак, яхшы булыр иде. Ул «мыскыл ителгән вакытта... Үзе мыскыл итмәгән» (1 Петер 2:23). Ызгыш-талаш ялкынын сүндерер өчен, тормыш иптәшегезнең фикерен хөрмәт белән кабул итегез, һәм бу хәл минем аркада да туды дип гафу үтенегез.

КИҢӘШ. Ызгыш-талаш чыкканда, үзеңә мондый сораулар бир: «Миңа тормыш иптәшемнең борчылуларын исәпкә алу әллә авырмы? Бу хәл минем аркада да тумадымы? Үз гаебемне танып гафу үтенергә миңа нәрсә комачаулый?»

«Мин тормыш иптәшемнең хәленә керә аламмы?» «Һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы... булыгыз»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (1 Петер 3:8). Ни өчен сез кайвакыт бу киңәш буенча үзегезне тота алмыйсыз? Беренче сәбәп: сез, бәлкем, тормыш иптәшегезнең хисләренә, әйткән фикерләренә игътибар итмисездер. Мәсәлән берәр нәрсә аны бик нык, ә сезне әз борчыса, сез: «Нәрсә шулкадәр борчыласың?» — дип әйтәсез. Сез, бәлки, аны тынычландырырга, аңа бу проблемага дөрес караш үстерергә булышырга телисездер, әмма аңа андый сүзләр ишетү бик авыр. Тормыш иптәшең сине ярата, сине аңлый, синең хәлеңә керә ала — менә нәрсә кирәк ир белән хатынга!

Шулай ук кеше чиктән тыш горур булганга кайвакыт тормыш иптәшенең хәленә керә алмый. Горур кешеләр башкаларны өзлексез түбәнсетеп, үзләрен югары куярга тырыша. Еш кына алар башкаларны мыскыллап, аларга рәнҗетүче исемнәр тагалар. Мәсәлән, Гайсә көннәрендә яшәгән фарисейләр һәм канунчыларны алыйк. Берәрсе, хәтта шундый ук фарисей, бу горур кешеләргә каршы сүз әйтсә, алар аны мыскыллаганнар һәм рәнҗеткәннәр (Яхъя 7:45—52). Әмма Гайсә алай эшләмәгән. Ул үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең хәленә керә алган (Маттай 20:29—34; Марк 5:25—34).

Тормыш иптәшегез сезгә үз хисләрен әйтеп биргәндә, сез нәрсә эшлисез? Сүзләрегездә, тавышыгызда һәм йөзегездә аның хәленә керә алганыгыз күренәме? Яки сез кул гына селтисезме?

КИҢӘШ. Алдагы атналарда тормыш иптәшегез белән аралашуыгызга игътибар итегез. Ваемсыз булсагыз яки рәнҗетүче сүзләр әйтсәгез, шунда ук гафу үтенегез.

«Мин тормыш иптәшем үз-үзен генә яратканга шулай эшләгән дигән нәтиҗәгә еш киләмме?» «Әллә Әюб Аллаһыдан юкка гына куркып яшиме? Син аны, аның йортын һәм аңарда булган бар нәрсәне һәр яктан яклап торасың түгелме?» (Әюб 1:9, 10). Мондый сүзләр әйтеп Шайтан тугры Әюбнең Аллаһыга хезмәт итүенең эчке теләкләрен шик астына алган.

Ир белән хатын сак булмаса, алар да шулай эшләргә мөмкин. Тормыш иптәшең берәр яхшылык эшләсә, ул берәр нәрсә алыр өчен яки берәр нәрсәне яшергәнгә моны эшли дигән шикләр тумыймы? Ирегез яки хатыныгыз хата эшләсә, сез бу аның үз-үзен яратуына яки шәфкатьсез булуына дәлил дип саныйсызмы? Аның үткәндәге моңа охшаш хаталарын шунда ук искә төшереп, тагын бер хатаны хәтерегезгә теркәп куясызмы?

КИҢӘШ. Тормыш иптәшегезнең игелекле эшләрен бер дәфтәргә языгыз, һәм аның моны эшләргә этәргән яхшы эчке теләкләрен язып куегыз.

Рәсүл Паул: «Мәхәббәт... яман эшләрне истә тотмый»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Чын мәхәббәт безнең камил түгел икәнебезне һәм хаталар эшләгәнебезне белә һәм яман эшләрне истә тотмый. Паул мәхәббәт шулай ук «бар нәрсәгә ышана» дип әйткән (1 Көринтлеләргә 13:7). Андый мәхәббәт беркатлы түгел, ә ышанырга әзер. Ул шикләнүчән түгел. Изге Язмалар безне ярату булдырырга дәртләндерә, андый ярату кичерергә әзер һәм башкаларда яхшыны гына күрергә тырыша (Мәдхия 85:5; Эфеслеләргә 4:32). Ир белән хатын арасында андый ярату булса, алар бер-берсе белән бәхетле яшәячәкләр.

ҮЗЕҢӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИР:

▪ Мәкалә башында искә алынган ир белән хатын нинди хаталар эшләгән?

▪ Андый хаталар эшләүдән ничек сакланырга?

▪ Бу мәкаләдә әйтелгән нинди кимчелекләргә миңа аеруча зур игътибар бирергә кирәк?

[Искәрмә]

^ 3 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

[20 биттәге иллюстрация]