Ягъкубның хаты 3:1—18

3  Кардәшләрем, барыгыз да укытучы булмасын, чөнки, белгәнебезчә, без, өйрәтүчеләр буларак, башкаларга караганда катырак хөкем ителәчәкбез.+  Барыбыз да еш кына абына.*+ Әгәр кеше сүздә ялгышмый* икән, ул камил һәм бөтен тәнен тыя белә.  Без атны буйсындырыр өчен авызына авызлык кидерсәк, аның тәне белән дә идарә итәбез.  Кеше корабны да, ул шундый зур булса да һәм аны көчле җилләр куып йөртсә дә, кечкенә җайланма ярдәмендә кая теләсә, шунда бора.  Тел дә, тәннең кечкенә генә бер өлеше булса да, чамасыз мактана. Зур урманны яндырып җибәрер өчен кечкенә генә ут җитә бит!  Ә тел — ут ул.+ Тәнебезнең әгъзалары арасында ул — яманлык дөньясы, чөнки ул бөтен тәнебезне нәҗесли+ һәм тормышыбыз агышында янгын чыгарып тора, ә үзен Гәһәннә́* кабызып җибәрә.  Һәркайсы кыргый хайванны, кошны, сөйрәлүчене һәм диңгез хайванын буйсындырып була, һәм кеше аларны буйсындырды да.  Ә телне бер кеше дә буйсындыра алмый. Ул тыелгысыз, зәһәр һәм үтергеч агулар белән тулы.+  Аның белән Йәһвәне* — күктәге Атабызны мактыйбыз һәм шул ук тел белән «Аллаһыга охшаш итеп» яратылган кешеләрне+ каргыйбыз. 10  Бер үк авыздан мактау да, каргыш та чыга. Кардәшләрем, алай булырга тиеш түгел.+ 11  Әллә бер үк чишмәдән төче һәм әче су чыга аламы? 12  Кардәшләрем, әллә инҗир агачы — зәйтүн, ә йөзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламы?+ Тозлы чишмә дә төче су бирә алмый. 13  Арагызда кайсыгыз зирәк һәм кайсыгызның төшенүчәнлеге бар? Андый кешенең яхшы тәртибе ул бар нәрсәне зирәклек тудырган юашлык белән башкара икәнен күрсәтсен. 14  Ләкин йөрәкләрегездә ачы көнчелек+ һәм әрләшергә теләк* булса,+ үзегезне зирәк дип мактамагыз.+ Алай эшләсәгез, бу алдау булыр иде. 15  Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дөньяныкы,+ хайвани һәм җеннәргә хас. 16  Көнчелек белән әрләшүгә* тәртипсезлек һәм җыен кабахәтлек ияреп йөри.+ 17  Ә югарыдан килүче зирәклек, иң элек, саф,+ шулай ук тыныч,+ юл бирүчән,+ буйсынырга әзер, шәфкать һәм игелекле җимешләр белән тулы,+ кешеләргә бертигез карый+ һәм риясыз.+ 18  Тәкъвалык җимеше тыныч-тату шартларда+ тынычлык булдыручылар өчен* чәчелә шул.+

Искәрмәләр

Яки «хаталар кыла».
Сүзгә-сүз «абынмый».
Я, бәлки, «эгоистик амбицияләр».
Я, бәлки, «эгоистик амбицияләргә».
Я, бәлки, «тарафыннан».

Искәрмәләр

Медиаматериал