Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Ни өчен фиргавенгә килер алдыннан, Йосыф кырынган булган?

Стенада Мисыр чәч алучысы сурәтләнә

Яратылышта әйтелгәнчә, фиргавен үз хезмәтчеләренә төрмәдә утырган яһүд кешесе Йосыфны үзе алдына китерергә боерган. Йосыф фиргавеннең төшләрен аңлатырга тиеш булган. Ул вакытка кадәр Йосыф берничә ел төрмәдә утырган булган. Фиргавенның боерыгы ашыгыч булса да, Йосыф кырыныр өчен вакыт бүлеп куйган (Яратылыш 39:20—23; 41:1, 14). Яратылыш китабын язган кешенең бер караштан әһәмиятсез булган бу нечкәлеккә игътибар итүе аның Мисыр йолаларын яхшы белүен күрсәтә.

Борынгы күп халыкларда, шул исәптән яһүд халкында, сакалны үстерү гадәти нәрсә булган. Ләкин бер белешмәлектә әйтелгәнчә, «борынгы мисырлылар көнчыгыш халыклардан аермалы буларак сакалны үстерүгә каршы килгәннәр» («McClintock and Strong’s Cyclopedia of Biblical, Theological, and Ecclesiastical Literature»).

Алар сакалны гына кырганмы? Бер журнал буенча, мисырлылар фиргавен алдына гыйбадәтханәгә әзерләнгәндәй әзерләнеп килергә тиеш булганнар («Biblical Archaeology Review»). Димәк, Йосыф үз тәнендә булган бар чәчен һәм йонын кырган.

Рәсүлләр китабында Тимутинең әтисе грек булган диелә. Бу аның милләт буенча грек булуын аңлатамы?

Алай булмаска да мөмкин. Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул яһүд булмаган кешеләрне греклар, яки элиннар, дип атаган (Римлыларга 1:16; 10:12). Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе шул: Паул вәгазьләгән җирләрдә грек теле һәм культурасы киң таралган булган.

Борынгы заманда кемне грек дип санаганнар? Б. э. к. IV гасырда Афинадагы оста сөйләүче Исократ грек культурасының бөтен дөньяда таралганы турында горурлык белән сөйләгән. Ул шуңа игътибар иткән: «Чыгышлары буенча грек булган кешеләргә караганда, греклар дип аталган кешеләр безнең мәгариф системасыннан күбрәк файдалана». Безгә төгәл билгеле булмаса да, шулай булырга мөмкин: Тимутинең яһүд булмаган әтисе һәм рәсүл Паул греклар дип искә алган башка кешеләр культура буенча гына греклар булган. Чыгышлары исә башка да булырга мөмкин (Рәсүлләр 16:1).