Маттай 9:1—38
Искәрмәләр
үз шәһәренә: Ягъни, Кәпернаум, Гәлиләя өлкәсендә Гайсә туктала торган урын (Мт 4:13; Мк 2:1). Бу шәһәр Гайсәнең үскән шәһәре Насарадан ерак булмаган; ул суны шәрабка әйләндергән Кәнә шәһәре дә, тол хатынның улын үледән терелткән Наин да һәм якынча 5 000 ир-атны тукландырган, шулай ук бер сукырга күрү сәләтен кайтарган Битсәидә тирәсе дә Кәпернаум янында булган.
аларның иманнарын күреп: Күплек сандагы «аларның» дигән алмашлык шуны күрсәтә: Гайсә паралич суккан кешенең генә түгел, ә аны алып килгән башка кешеләрнең дә нык иманга ия булганнарын күргән.
улым: Гайсә наз белдерүче сүз буларак кулланган (2Тм 1:2; Тит 1:4; Флм 10).
дип әйтү җиңелрәкме?: Берәр кеше өчен гөнаһларны кичерә алам дип әйтү җиңелрәк булган, чөнки бу сүзләрне раслар өчен, күренеп торган дәлилләр кирәк булмас иде. Әмма «Тор да йөр» дип әйтер өчен могҗиза кылырга кирәк булган. Һәм бу кешеләргә Гайсәнең шулай ук гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын күрсәткән. Бу очрак һәм Иш 33:24 буенча, кешеләр гөнаһлы булганга авырый.
Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)
Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
вәкаләте барлыгын белсен өчен...: Өч нокта Гайсәнең җөмлә уртасында тукталганын һәм аннары гөнаһларны кичерә алуы турындагы сүзләрен көчле итеп раслаганын күрсәтә. Ул барысы алдында бу кешене савыктырган.
Маттай: «Маттай» дип тәрҗемә ителгән грек исеме, күрәсең, «Маттафия» (1Ел 15:18) дигән еврей исеменең кыска формасы; аның мәгънәсе «Йәһвә бүләге».
Маттай: Шулай ук Леви буларак билгеле. (Мк 2:14; Лк 5:27 гә аңлатмаларны кара.)
Маттай: Мт Исемгә һәм 10:3 кә аңлатмаларны кара.
салым җыю урынында: Яки «салым җыю чатырында». Бу кечкенә бина я чатыр була алган. Анда салым җыючы утырып, сәүдәгәрләр читкә чыгарган, илгә керткән һәм ил буйлап алып барган товарларга салынган салым җыйган. Маттайның салым җыю урыны я Кәпернаумда, я аның янында булган.
Минем шәкертем бул: Мк 2:14 кә аңлатманы кара.
Минем шәкертем бул: Бу чакыруда кулланылган грек фигыленең төп мәгънәсе «артыннан бару, ияреп бару». Ләкин монда ул «берәүнең артыннан шәкерт буларак иярү» дигәнне аңлата.
аның өендә: Маттайның йорты турында сүз бара (Мк 2:14, 15; Лк 5:29).
табын янында утырганда: Мк 2:15 кә аңлатманы кара.
салым җыючылар: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
гөнаһ кылучылар: Изге Язмаларда бар кешеләр гөнаһ кыла дип әйтелә (Рм 3:23; 5:12). Шуңа күрә бу төшенчә монда таррак мәгънәдә кулланыла. Күрәсең, ул гөнаһлы эшләре, бәлки, әхлаксыз я җинаять эшләре, белән билгеле булган кешеләрне аңлата (Лк 7:37—39; 19:7, 8). Бу төшенчә шулай ук яһүд булмаган кешеләргә карата кулланылган, ә фарисейлар аны раввиннарның йолаларын тотмаган яһүдләргә карата кулланган (Ях 9:16, 24, 25).
Салым җыючылар: Күп кенә яһүдләр Рим хакимиятләре өчен салым җыйган. Халык андый яһүдләрне нәфрәт иткән, чөнки алар дошман ил белән хезмәттәшлек итеп кенә калмаган, ә шулай ук тиешле салымнан күбрәкне таләп иткән. Яһүдләр, гадәттә, салым җыючылардан читләшкән, чөнки аларны гөнаһ кылучылар һәм фахишәләр белән бер рәткә куйган (Мт 11:19; 21:32).
табын янында утырганда: Яки «төшке аш ашаганда». Берәрсе белән табын янында утыру аның белән якын мөнәсәбәтләрнең булуын күрсәткән. Шуңа күрә Гайсә көннәрендәге яһүдләр беркайчан да яһүд булмаганнар белән табын янында утырмаган, ягъни төшке аш ашамаган.
корбаннар түгел, ә шәфкать: Гайсә ике тапкыр Һш 6:6 дан бу сүзләрне өземтә итеп китерә (монда һәм Мт 12:7 дә). Маттай кешеләр күралмаган салым җыючы булган һәм Гайсәнең якын иптәше булып киткән. Яхшы хәбәрләр язучылардан ул гына бу өземтәне һәм шәфкатьсез хезмәтче турындагы мисалны китерә (Мт 18:21—35). Аның яхшы хәбәрендә шуңа басым ясала: Гайсә корбаннар гына түгел, шәфкать тә кирәк икәне турында кат-кат әйткән.
ураза тотабыз: Мт 6:16 га аңлатманы кара.
Ураза: Ягъни күпмедер вакытка ризыктан тыелу. (Сүзлекне кара.) Гайсә үз шәкертләренә ураза тотарга беркайчан да боермаган, бөтенләй тотмаска дип тә әйтмәгән. Муса кануны буенча яшәгән яһүдләр дөрес теләкләрдән ураза тотканда, үзләрен Йәһвә алдында басынкыландырган һәм гөнаһларында тәүбә иткәннәрен күрсәткән (1Иш 7:6; 2Ел 20:3).
кияү дуслары: Сүзгә-сүз «туй бүлмәсе уллары». Бу идиома туйдагы кунакларны, аеруча кияүнең дусларын аңлата.
шәрабны... турсыкка: Изге Язмалар язылган чорда шәрабны күн савытларда саклау гадәти хәл булган (1Иш 16:20). Андый савытлар тулысынча хайван тиресеннән, мәсәлән, кәҗә я сарык тиресеннән ясалган. Иске турсыклар катып, үз йомшаклыгын югалткан. Яңа турсыклар исә сузыла һәм киңәя алган. Шуңа күрә алар яңа шәрабтагы әчү процессы китереп чыгарган басымга чыдый алган. (Сүзлектән «Турсык» кара.)
сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; олылап». Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр дә пәйгамбәрләрне, патшаларны һәм Аллаһының башка вәкилләрен очратканда сәҗдә кылган (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Бу кеше, күрәсең, Аллаһы вәкиле белән сөйләшкәнен һәм аның кешеләрне савыктырырга көче бар икәнен аңлаган. Йәһвәнең билгеләнгән патшасына хөрмәт күрсәтер өчен, сәҗдә кылу урынлы булган (Мт 9:18; монда кулланылган грек сүзе турында күбрәк белер өчен, Мт 2:2 гә аңлатманы кара.)
башлыкларның берсе: Шул ук вакыйга сурәтләнгән Марк һәм Лүк хәбәрләрендә бу «башлыкның» (грекча а́рхон) исеме Яһир икәне әйтелә һәм ул синагога башлыгы дип атала (Мк 5:22; Лк 8:41).
сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; олылап». (Мт 8:2 гә аңлатманы кара.)
кан китүдән: Күрәсең, даими күрем күрү. Муса кануны буенча, бу хатын авыруы аркасында нәҗес дип саналган. Мәсәлән, ул башкаларга кагылырга тиеш булмаган (Лв 15:19—27).
кызым: Монда гына Гайсәнең турыдан-туры хатынга «кызым» дип эндәшкәне әйтелә. Ул, күрәсең, четерекле хәл килеп чыкканга һәм ул хатын калтыранганга шулай дигән (Лк 8:47). Бу назлы сүзне кулланып, ә бу сүз ул хатынның яше турында бернәрсә белдерми, Гайсә аның турында эчкерсез кайгыртканын күрсәтә.
үлмәгән... йоклый: Изге Язмаларда үлем еш кына йокы белән чагыштырыла (Зб 13:3; Ях 11:11—14; Рс 7:60; 1Кр 7:39; 15:51; 1Тс 4:13). Гайсә бу кызны үледән терелтергә җыенган. Шуңа күрә ул бу сүзләрне, кешеләрне тирән йокыдан уятып булган кебек аларны үледән дә терелтеп була икәнен күрсәтер өчен, әйткәндер. Гайсәнең бу кызны үледән терелтергә көче Атасыннан булган, ә ул «үлеләрне терелтүче һәм әле үтәлмәгәнне инде үтәлгән дип атаучы» Аллаһы (Рм 4:17).
үлмәгән, ул йоклый: Мк 5:39 га аңлатманы кара.
Давыт токымыннан: Гайсәнең Патшалык килешүе буенча варис икәнен күрсәтә, ә бу килешү Давыт белән төзелгән һәм аны Давыт токымыннан берәрсе үтәргә тиеш булган (2Иш 7:11—16; Зб 89:3, 4).
Давыт патшаның: Бу шәҗәрәдә берничә патша искә алынган булса да, Давыт кына «патша» дип атала. Исраилнең патшалар нәселе «Давыт йорты» дип аталган (1Пат 12:19, 20). Гайсәне 1 нче шигырьдә «Давыт токымы» дип атап, Маттай Патшалык темасына басым ясый һәм Гайсәне Давыт белән төзелгән килешүдә вәгъдә ителгән патшалыкның варисы итеп күрсәтә (2Иш 7:11—16).
Давыт Улы: Гайсәне «Давыт улы» дип атап, бу ир кешеләр Гайсәнең Давыт тәхетенең варисы, димәк, Мәсих булуына ышануларын белдергән. (Мт 1:1, 6 га аңлатмаларны кара.)
өйрәтеп... вәгазьләде: Өйрәтү вәгазьләүдән аерылып тора, чөнки өйрәтүче игълан итүдән күбрәкне эшли; ул үгет-нәсыйхәт бирә, аңлата, ышанычлы дәлилләр китерә һәм инандыра. (Мт 3:1; 28:20 гә аңлатмаларны кара.)
яхшы хәбәрне: Бу эуанге́лион дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул татар телендәге кайбер Изге Язмаларда «инҗил» дип тәрҗемә ителгән. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).
өйрәтеп... вәгазьләп: Мт 4:23 кә аңлатманы кара.
яхшы хәбәрне: Мт 4:23 кә аңлатманы кара.
кызганды: Шулай тәрҗемә ителгән грек фигыле спланхни́зомай «эчәкләр» (спла́нхна) дигән сүз белән тамырдаш һәм тирән эчке хисләрне, көчле кичерешләрне аңлата. Бу кызгану хисен белдерүче иң көчле грек сүзләренең берсе.
йончыган: Төп мәгънәсе «тунау» дигәнне аңлаткан бу грек сүзе тиресен ерткычлар ботарлаган я кара бөрлегән һәм очлы кыялар арасында адашып йөргәндә тиресен ерткан сарык образын тудыра. Вакыт узу белән бу сүз образлы кулланыла башлаган һәм «начар мөгамәлә күрсәтелгән, арыган һәм яраланган» дигәнне аңлата.
таралган: Калдырылган, ярдәмсез һәм талчыккан сарыклар образы монда күчмә мәгънәдә боеккан, онытылган һәм ярдәмсез халык төркемен белдерә.
Медиаматериал
1. Генисарет тигезлеге. Бу озынлыгы якынча 5 км, киңлеге якынча 2,5 км өчпочмак формасындагы уңдырышлы җир булган. Бу өлкәдә диңгез ярында Гайсә балыкчыларны: Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны үзе белән хезмәт итәргә чакырган (Мт 4:18—22).
2. Яһүдләрнең ышанулары буенча, Гайсә Таудагы вәгазен монда сөйләгән (Мт 5:1; Лк 6:17, 20).
3. Кәпернаум. Хезмәтен башлагач, Гайсәнең тору урыны бу шәһәрдә булган. Маттайны ул Кәпернаумда я аның янында очраткан (Мт 4:13; 9:1, 9).
Кәпернаумда халыкны өйрәткәннән соң, Гайсә эш урынында утыручы салым җыючы Маттайга игътибар итә. Халык салым җыючыларны нәфрәт иткән, чөнки аларның күпләре, гаделсез эш итеп, кешеләр исәбенә баеган. Әмма Гайсә Маттайда яхшыны күреп ала һәм аны үзенең шәкерте булырга чакыра. Маттай шунда ук аңа иярә һәм Гайсәгә хезмәтендә кушылган бишенче шәкерт булып китә (Лк 5:1—11, 27, 28). Соңрак Гайсә аны 12 рәсүлнең берсе итеп сайлый (Мт 10:2—4; Мк 3:16—19). Маттайның Яхшы хәбәрендә еш кына аның элек салым җыючы булганы күренә. Мәсәлән, ул акча, саннар һәм бәяләрне искә алганда, аларны төп-төгәл әйтә (Мт 17:27; 26:15; 27:3). Аллаһы Маттайга — кешеләр күралмаган салым җыючыга — тәүбә итәргә һәм яхшы хәбәрне таратучы булып китәргә мөмкинлек биргән, шуңа күрә ул кат-кат Аллаһының шәфкатьле булуын ассызыклый (Мт 9:9—13; 12:7; 18:21—35).
Күн савытлар еш кына тулысынча бер хайван тиресеннән, мәсәлән, кәҗә, сарык я эре терлек тиресеннән ясалган булган. Үле хайванның башын һәм аякларын чабып алганнар һәм аннан соң сак кына, башка тишекләр ясамыйча, аның тиресен тунаганнар. Тиресен дуплаганнан соң, бер тишекне калдырып, башкаларын тегеп куйганнар. Бу тишек күн савытның авызы булып киткән, аны бөке белән япканнар я бау белән бәйләп куйганнар. Күн савытлар шәраб саклау өчен генә түгел, ә шулай ук сөт, ак май, сыр, сыек май я су саклау өчен кулланылган булган.
Бу рәсемдә борынгы синагогаларның ниндирәк булган икәне күрсәтелгән. Ул һәм аның кайбер үзенчәлекләре Гамлада табылган беренче гасырдагы синагогага туры китереп ясалган. Гамла Гәлиләя диңгезеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан.