Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 СОРАУ

Изге Язмалар гаиләгезгә ничек булыша ала?

ИРЛӘР ҺӘМ ӘТИЛӘР

«Нәкъ шулай ук ирләр дә хатыннарын үз тәннәрен яраткандай яратырга тиеш. Хатынын яратучы кеше үзен ярата, чөнки үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта. ...Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш».

Эфеслеләргә 5:28, 29, 33

«Аталар, балаларыгызны ярсытмагыз, киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез».

Эфеслеләргә 6:4

ХАТЫННАР

«Хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен».

Эфеслеләргә 5:33

«Хатыннар, ирләрегезгә мәсихчеләрчә буйсынып яшәгез».

Көләсәйлеләргә 3:18

БАЛАЛАР

«Балалар, ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез, чөнки бу Аллаһы карашы буенча дөрес. „Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“ — Аллаһының беренче әмере һәм ул аны мондый вәгъдә белән бергә биргән: „Шунда тормышың яхшы булыр, җир йөзендә озын гомерле булырсың“».

Эфеслеләргә 6:1—3

«Балалар, ата-аналарыгызга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз, чөнки бу Хуҗабызны сөендерә».

Көләсәйлеләргә 3:20