Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ленинград кодексы

Ленинград кодексы

Бу кодекс (B 19A дип билгеләнгән) Еврей Язмаларының (яки Иске Васыять) иң борынгы тулы еврей кулъязмасы. Бу кодекс б. э. 1008—1009 елларында Мисырда, Аль-Фустатта (иске Каир), күчереп язылган масорет текстын үз эченә ала (Масорет тексты к.). Ул Санкт-Петербургтагы (элекке Ленинград) Россия Милли китапханәсендә саклана.

Кодекс 491 биттән тора, һәр битнең зурлыгы 30 x 27 см. Аның тексты калын ак пергамент битләрендә өч баганага язылган. Ә шигъри китапларның — Әюп, Зәбур һәм Гыйбрәтле сүзләр китапларының — тексты һәр биттә ике баганага язылган.

Ленинград кодексын күчереп язучы Шмуэль бен Яаков булдырган. Ул күренекле яһүд белгече Аарон бен Ашер әзерләгән берничә кулъязманы кулланган. Бен-Ашер төп нөсхә текстына мөмкин кадәр якынрак текстны булдыру максаты белән Еврей Язмаларының шул вакытта булган бөтен кулъязмаларын тикшергән булган. Бу кодекстагы текст «Biblia Hebraica»ның соңгы фәнни басмалары өчен төп текст булып тора. «Biblia Hebraica»ның еврей текстына Изге Язмаларның бүгенге көннәрдәге күпчелек тәрҗемәләре нигезләнеп ясала (Еврей Изге Язмалары (Biblia Hebraica) к.).

Шунысы гаҗәеп, Ленинград кодексының Изге Язмалардагы еврей тексты Үле диңгез янында табылган күп кенә кулъязмалар белән туры килә. Бу кулъязмалар Ленинград кодексыннан бер меңнән артык елга борынгырак (Үле диңгез төргәкләре к.). Аларның текстлары арасында кайбер аермалар булса да, хәбәрнең мәгънәсе үзгәрмәгән. А3 кушымт. к.