Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үле диңгез төргәкләре

Үле диңгез төргәкләре

Меңләгән борынгы төргәкләр һәм төргәк кисәкләре җыелмасы, аеруча Үле диңгезнең төньяк-көнбатыш яры янында урнашкан Кумрандагы 11 мәгарәдә табылганнары (Кумран к.). Бу язмалар башта якынча 930 яһүд кулъязмаларының, Изге Язмалар һәм башка кулъязмаларының, өлеше булган дип санала. Аларның күпчелеге еврей телендә, башкалары арамей һәм грек телендә язылган булган.

1947—1956 еллар арасында табылган документлар, күрәсең, сакланып калсыннар өчен, балчык чүлмәкләргә салынган һәм мәгарәләрдә яшерелгән булган. Документларның якынча дүрттән бер өлеше Изге Язмаларның кулъязмалары яки кулъязмалар кисәкләре: Әсфирә китабыннан тыш, Изге Язмаларның бар китаплары булган.

Бу документлар бик зур әһәмияткә ия, чөнки алар б. э. к. III — б. э. I гасырларына карый. Төргәкләрнең берсе, тулы Ишагыя китабын үз эченә алган күннән ясалган төргәк, элек билгеле булган иң борынгы шул ук еврей текстыннан якынча бер мең елга алдарак язылган булган (Медиаматериал, «Ишагыя төргәге» к.). Ишагыя төргәгендәге текст — шулай ук Үле диңгез төргәкләре арасындагы Изге Язмаларның башка китапларының текстлары — якынча мең ел соңрак күчереп язылган кулъязмалар белән җентекләп чагыштырылган булган. Чагыштыру күрсәткәнчә, еврей Изге Язмаларының тексты бик төгәл күчереп язылган булган. Шунысы игътибарга лаек: Аллаһының исеме Изге Язмалар кулъязмаларында һәм башка документларда бик еш очрый.

Өстәвенә, борынгы кулъязмалар Үле диңгез янындагы Яһүдия чүленең башка урыннарында да табылган. Андый урыннарның берсе — корыган елга юлы Вади-Мураббаат; ул Кумраннан көньякка таба урнашкан (Медиаматериал, «Аерылышу кәгазе» һәм «Бурыч кәгазе» к.). Тагын бер урын — Нахаль Хевер (Дәһшәт мәгарәсе); анда грек Септуагинтасы өлешләренең борынгырак күчермәләре табылган булган. Кече пәйгамбәрләр дип аталган китапларның бу кулъязма кисәкләренең грек текстында тетраграмматон борынгы еврей хәрефләре белән язылган. Б3 кушымт., Мт 1:20 к.