Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нестле-Аландның грек тексты

Нестле-Аландның грек тексты

Бу фәнни басма — Мәсихче Грек Язмаларының грек тексты — «Novum Testamentum Graece» дигән латин исеме белән бастырып чыгарыла. (Фәнни басмалар к.) Бу текстның беренче чыгарылышы 1898 елда Эберхард Нестле редакциясендә дөнья күргән. Соңрак шул текстны аның улы Эрвин Нестле, аннан соң Курт Аланд редакцияләгән, а соңрак алар Барбара Аланд белән бергә текстка үзгәрешләр керткән. Бу хезмәтнең 28 чыгарылышы бар, иң соңгысы 2012 елда чыккан.

Беренче басмаларда редакторлар грек текстын башка галимнәрнең чыккан текстларын чагыштырып төзегән. Соңрак алар, Мәсихче Грек Язмаларының төп нөсхәсендәге текстын мөмкин кадәр төгәлрәк торгызыр өчен, борынгы кулъязмаларны тикшереп өйрәнгән. Алар бу текстның кайсы язылышы борынгырак, ә кайсылары соңрак барлыкка килгән икәнен билгеләргә тырышкан. Нестле-Аландның грек тексты — бүгенге көндә иң киң кулланыла торган һәм хөрмәт ителгән текстларның берсе. Ул борынгы кулъязмалардагы төрле язылыш вариантларын күрсәтә торган искәрмәләрне үз эченә ала. Бу искәрмәләр ярдәмендә галимнәр текстның гасырлар дәвамында ничек күчереп язылганын өйрәнә.

Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты, беренче мәртәбә Мәсихче Грек Язмаларын тәрҗемә иткәндә, Весткотт һәм Хортның грек текстын (беренче тапкыр 1881 елда чыккан) төп нигез итеп кулланган (Хорт, Фентон; Весткотт, Брук Фосс к.). 2013 елгы яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н әзерләгәндә, комитет шулай ук күп кенә башка фәнни басмалар һәм белешмәлекләрне кулланган. Алар арасында Нестле-Аландның грек тексты (28 нче чыгарылыш) һәм Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре әзерләгән грек тексты да булган. Бу тирән тикшерүләр ярдәмендә комитет төп текст итеп нинди язылышны кулланырга икәнен сайлый алган. Шунысы игътибарга лаек: Весткотт һәм Хорт, Нестле-Аланд һәм Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре әзерләгән бу өч фәнни басмадагы бар язылыш вариантлары диярлек бик кечкенә аермаларны чагылдыра; бу аермалар мәгънәгә сирәк тәэсир итә. А3 кушымт. к.