Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 НЧЕ ДӘРЕС

Бәла-каза килгәндә, без кардәшләргә ничек ярдәм итәбез?

Бәла-каза килгәндә, без кардәшләргә ничек ярдәм итәбез?

Доминикан республикасы

Япония

Гаити

Берәр афәт булса, Йәһвә Шаһитләре зыян күргән имандашларына шунда ук ярдәм кулы суза. Шулай эшләп, без бер-беребезне эчкерсез яратканыбызны күрсәтәбез (Яхъя 13:34, 35; 1 Яхъя 3:17, 18). Без нинди ярдәм күрсәтәбез?

Матди ярдәм. Беренче гасырда Яһүдиядә зур ачлык булганда, Антиохтагы мәсихчеләр кардәшләренә акчалата ярдәм җибәргән (Рәсүлләр 11:27—30). Без дә, кардәшләребезнең берәр илдә авырлыкларга дучар булганнарын ишеткәч, аларга матди яктан ярдәм итәр өчен, җыелышыбыз аша иганә акчалары җибәрәбез (2 Көринтлеләргә 8:13—15).

Гамәли ярдәм. Берәр афәт булса, шул җирдә яшәүче өлкәннәр җыелышның һәрбер әгъзасын эзләп табарга һәм аларның хәлләрен белешергә тырыша. Ярдәм күрсәтү комитеты азык-төлек, чиста су, кием-салым белән тәэмин итә, яшәү урыны һәм медицина ярдәме күрсәтү турында кайгырта. Тиешле осталыклары булган күп кенә Йәһвә Шаһитләре үз акчаларына шул җиргә барып, ярдәм итү эшләрендә я зыян күргән йортларны һәм Патшалык Залларын торгызуда катнаша. Оешмадагы бердәмлек һәм кардәшләрнең тәҗрибәсе ярдәмендә без озакка сузмыйча ярдәм күрсәтә алабыз. Без, «бигрәк тә имандашларыбызга» ярдәм кулы сузабыз, әмма башкаларга да, тоткан диннәренә карамастан, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез (Гәләтиялеләргә 6:10).

Рухи һәм эмоциональ яктан ярдәм. Афәттән зыян күргән кешеләр аеруча юатуга мохтаҗ. Андый вакытларда без «һәртөрле юаныч Аллаһысы» Йәһвәдән көч алабыз (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Без өметләре өзелгән кешеләр белән Аллаһының вәгъдәләрен уртаклашырга шат. Без аларга Аллаһы Патшалыгы тиздән авырту һәм газаплар китерүче бар фаҗигаларны юкка чыгарачак дип сөйлибез (Ачылыш 21:4).

  • Ни өчен Йәһвә Шаһитләре афәтләр вакытында тиз арада ярдәмгә килергә сәләтле?

  • Бәла-казага эләккән кешеләргә без нинди юаныч бирә алабыз?