Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 НЧЫ ДӘРЕС

Хезмәттәш ярдәмчеләр нинди вазифалар үти?

Хезмәттәш ярдәмчеләр нинди вазифалар үти?

Мьянма

Җыелыш очрашуы

Вәгазь очрашуы

Патшалык Залын җыештыру

Изге Язмаларда җыелыш хакында кайгыртучы ике төркем ир-атлар турында әйтелә; бу — «күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр» (Филипиялеләргә 1:1). Гадәттә, һәр җыелышта берничә андый абый-кардәш хезмәт итә. Хезмәттәш ярдәмчеләр безнең турыда кайгыртып нинди эшләр башкара?

Алар өлкәннәр советына булышлык күрсәтә. Хезмәттәш ярдәмчеләр — рухи карашлы, ышанычлы һәм тырыш ир кешеләр. Аларның кайберләре яшь, ә кайберләре олы яшьтә. Алар җыелышта оештыру эшләре һәм башка мөһим гамәли эшләр белән мәшгуль. Бу өлкәннәргә бар игътибарларын өйрәтү һәм көтүче вазифаларын үтәүгә тупларга мөмкинлек бирә.

Алар гамәли эшләр башкара. Кайбер хезмәттәш ярдәмчеләр очрашуларга килгән кешеләрне каршы ала. Башкалар аппаратура, әдәбият, җыелыш акчалары турындагы хисап һәм вәгазьләү участоклары өчен җаваплы. Алар шулай ук Патшалык Залларын яхшы хәлдә саклауда һәм җыештыруда булыша. Кайвакыт өлкәннәр аларга олы яшьтәге имандашларга ярдәм итәргә куша. Алар һәртөрле эшне башкарырга әзер булулары белән башкаларның хөрмәтен яулый (1 Тимутигә 3:13).

Алар яхшы үрнәк күрсәтә. Абый-кардәш күркәм рухи сыйфатлар күрсәтеп торса, аны хезмәттәш ярдәмче итеп билгелиләр. Очрашуларда чыгыш ясаганда, алар иманыбызны ныгытырга тырыша. Вәгазьләү эшендә үз өсләренә җитәкчелекне алып, алар ашкынуыбызны көчәйтәләр. Хезмәттәшлек рухын чагылдырып, алар җыелышның шатлыклы һәм бердәм булуына үз өлешен кертә (Эфеслеләргә 4:16). Вакыт узу белән алар да өлкәннәр булып хезмәт итәр.

  • Хезмәттәш ярдәмче итеп нинди ир-атлар билгеләнә?

  • Хезмәттәш ярдәмчеләр җыелышта нинди эшләр башкара?