Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Погромнар кардәшләребезнең Йәһвәгә хезмәт итүләрен туктата алмаган

ГРУЗИЯ | 1998—2006 еллар

Дошманнар Йәһвә Шаһитләрен туктата алмаган

Дошманнар Йәһвә Шаһитләрен туктата алмаган

Куркыныч янаса да, кардәшләр гадәттәгечә очрашулар үткәргән. Өлкәннәр вәгазьчеләрне яклар өчен саклык чаралары күргән. Шул елларда имандашларыбызны яклаган Канададагы юрист Андре Карбонно абый-кардәш болай дип сөйли: «Гадәттә бер абый-кардәш үз телефонын алып очрашу урынын күзәтеп йөри торган булган. Якынлашып килүче халык төркемен күрү белән ул, шунда ук өлкәннәргә хәбәр иткән».

Дошманнар Шамоян гаиләсенең йортын (сулда) һәм әдәбият складын (уңда) яндырган

Андый очракларда филиалыбыз җыелышка ярдәм итәр өчен ике абый-кардәшне җибәрә торган булган. «Филиал вәкилләре килгәч шуны күргән: зал һәрвакыт шатлыклы, елмаючан кардәшләр белән тулы. Без моңа шакката идек»,— дип сөйли Андре.

Кардәшләребезгә суд залында да, читендә дә дошманнар белән очрашырга туры килгән

Кайбер кардәшләр һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләр андый һөҗүмнәргә дучар булмаса да, шундый ук уңай караш саклаган. Суга чумдырылмаган вәгазьче булырга теләгән бер хатын-кыз белән сөйләшеп алгач, Андре аның сүзләрен искә төшерә: «Шул һөҗүмнәрне телевизордан күрсәттеләр. Шунда мин чын һәм ялган мәсихчеләр арасындагы аерманы күрдем. Мин чын мәсихче булырга булдым!»

Алар имандашларын кыюлык белән яклаган

Шул авыр елларда вәгазьчеләр тырышлык белән яхшы хәбәрне таратып үрнәк алырлык иман һәм батырлык күрсәткән. Судларда имандашларын яклаган кардәшләрнең дә иманнары нык булган.

Масса-күләм мәгълүмат чаралары Шаһитләргә еш кына яла яккан, имештер, алар аркасында гаиләләр таркала, алар дәваланудан ваз кичә һәм дәүләткә каршы чыга. Шуңа күрә адвокатлар, кардәшләрне яклап чыгып, үз дәрәҗәләрен куркыныч астына куйган һәм шул процесслар аркасында алар үз эшләрен югалта алган.

Кушма Штатларның юридик бүлеге судларда үз имандашларын кыюлык белән яклаган

Шул елларда Грузиядәге кардәшләргә Канада филиалыннан Джон Бернс ярдәм иткән. Ул болай дип әйтә: «Адвокатлар булып хезмәт итүче җирле кардәшләр ярдәм итәргә әзер иде. Үз эшләренә зыян китерә алсалар да, алар судларда Йәһвә Шаһитләре булуларын ап-ачык әйтте, курыкмады». Бу батыр мәсихчеләр «яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда» күп нәрсә башкарган (Флп. 1:7).

Грузиядә яшәүче кешеләр җәбер-золымга каршы чыга

Мәрхәмәтсез һөҗүмнәр дәвам иткән. Шуңа күрә 2001 елның 8 гыйнварында Шаһитләр яклау сорап һәм тыныч яшәүче гражданнарга һөҗүм итүчеләрне җавапка таратсыннар өчен имзалар җыя башлаган.

Бернс кардәшебез бу үтенечнең максатын болай дип аңлатып бирә: «Безнең шуны күрсәтәсебез килә иде: Грузия иле гражданнарының күбесе Йәһвә Шаһитләрен җәберләүне хупламый, һәм бу җәберләү өчен кечкенә дини экстремистик төркем гаепле».

Ике атна эчендә шул документка бөтен Грузия гражданнарының 133 375 е үз имзасын куйган булган. Шунсын да әйтергә кирәк: аларның күпчелеге — православие динен тотучы кешеләр. Документны президент Шеварднадзега тапшырганнар, әмма җәберләүләр туктамаган. Дини экстремистлар җәзасыз калдырылган һәм алар Шаһитләргә үз һөҗүмнәрен дәвам иткән.

Грузиянең меңләгән гражданы Йәһвә Шаһитләренең һөҗүмгә дучар булуларына каршы чыгып кул куйган

Ләкин Аллаһыбыз үз халкын фатихалап торган. Дошманнар Йәһвә Шаһитләренә зыян китерер өчен бар көчләрен куйса да, Йәһвә эчкерсез кешеләргә ялган диннән чыгарга ярдәм итеп торган.

Ялган диннең богауларыннан азат ителү

Бабилина Харатишвили гомере буе диярлек Грузия православие чиркәвенең ашкынучан әгъзасы булган. 30 яшендә ул шәһәрләр һәм авыллар буйлап кешеләрне изгеләрнең тормышларына өйрәтеп йөргән.

Әмма Бабилинаның Аллаһы турында күбрәк беләсе килгән. Шуңа күрә ул православие дине оештырган рухи семинария дәресләренә йөри башлаган. Бер көн рухани укучыларына мәңгелек тормышка алып баручы белем бирүче китапны күрсәткән дә, аны Йәһвә Шаһитләреннән алырга киңәш иткән. Ул: «Бу китаптан сез Изге Язмалар турында күп нәрсә белерсез»,— дип әйткән.

Бабилина аптырап калган. Ул Шаһитләрдән гел кача торган булган, ә монда рухани аларның китапларын укырга куша! Бабилина: «Аллаһы турында белер өчен Йәһвә Шаһитләренә барырга кирәк икән, алайса мин монда нәрсә эшлим соң?» — дип уйлап куйган. Ул шунда ук Поти шәһәрендә Шаһитләрне табып Изге Язмаларны өйрәнә башлаган.

Бабилина күбрәк белем алган саен, шул белем аның тормышына ныграк тәэсир итә барган. Бер көн ул болай дип әйткән: «Изге Язмалардан иконаларга табыну дөрес түгеллеген үз күзләрем белән укып күргәч, мин шунда ук нәрсә эшләргә тиешлегемне аңладым, һәм потка табыну белән бәйле нәрсәләрдән котылырга булдым». Бабилина Йәһвә Шаһите булып китәргә булган. Аңа ул вакытта якынча 80 яшь булган.

Бабилина үз оныгы Изабелага хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм иткән

Кызганычка каршы, 2001 елда Бабилина авырып киткән һәм вафат булган. Ул суга чумдырылырга өлгерми калган. Әмма аның оныгы Изабела суга чумдырылу үтеп бүген дә Йәһвәгә тугры хезмәт итә.

Аның монахиня буласы килгән

Элисо Дзидзишвилиның 28 яшендә монахиня булырга теләге туган. Аның туган шәһәрендә — Ткибулида монастырь булмаганга күрә, ул Тбилисига күченгән. Элисо монастырьда урын эзләгән арада репетитор булып эшләгән. Аның укучыларының берсе апа-кардәшебезнең Нуну исемле кызы булган.

Элисо сөйли: «Без Изге Язмалар турында еш сөйләшә идек. Мин православие чиркәвенең тәгълиматларын бик каты яклап тордым, ә Нуну түземлелек белән миңа Изге Язмаларның шигырьләрен ачып күрсәтә иде. Бервакыт ул миңа Алланың таләпләре китерелгән брошюраны бергә укып чыгарга тәкъдим итте. Без Изге Язмаларның өзекләрен күбрәк укыган саен мин потларга табыну Аллаһының әмеренә турыдан-туры каршы килә икәнен ачыграк аңлый бардым».

Соңрак Элисо чиркәүгә барып руханига берничә сорау биргән һәм руханиның җавапларыннан чиркәүнең тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнмәгәнен аңлаган (Марк 7:7, 8). Ул хакыйкатьне тапканын аңлагач, шундук Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм озакламыйча суга чумдырылган.

Монахиня булырга җыенган Элисо Дзидзишвили (сулда) һәм Нуну Копалиани (уңда)

Каршылыкларга карамастан Патшалык Заллары төзелә

2001 елга күп кенә җыелышлар, очрашуларын үткәрер өчен, тиешле урыннарга мохтаҗ булган. Якынча 70 Патшалык Залы төзергә кирәк булган. Шуңа күрә, каршылыкларга карамастан, Грузиядә Патшалык Залларын төзү өчен яңа программа башланган (Езра 3:3).

Тиздән төзелеш бригадасы бер бинаны үзгәртеп ремонтлый башлаган. Шул бинада Тбилисиның берничә җыелышы үз очрашуларын үткәрә торган булган. Бераз вакыт үткәч андый эшне тагын ике урында — Тбилисида һәм Чиатурада (көнбатыш Грузия) башкара башлаганнар.

Тбилиси. Элеккеге Патшалык Залы (сулда) һәм хәзергесе (уңда)

Чиатурадагы проектта катнашкан Тамази Хуцишвили абый-кардәшебез болай дип исенә төшерә: «Төзелеш объектында көн саен унбиш кеше эшли иде. Тиздән шәһәрдәге һәр кеше Патшалык Залын төзегәнебезне белә иде. Кайвакыт без дошманнарның килеп Залны җимерергә теләгәннәре турында имеш-мимешләр ишетә идек».

Шулай да кардәшләр төзелешне тәмамлый ала алганмы? Тамази болай дип сөйли: «Без эшебезне калдырмыйча Залны өч ай эчендә төзеп бетердек. Янауларга карамастан дошманнарның берсе дә килмәде» *.

Зарыгып көтелгән котылу

Кулга алынган православие экстремистлары һәм аларның башлыгы Василий Мкалавишвили

2003 елның октябрендә Самтредиа шәһәрендә төзелеш башланган. Әмма дини экстремистларның янаулары да яңадан ява башлаган. Кардәшләр стеналарны күтәргән, ләкин дошманнар стена измәсе әле катканчы бәреп кергән һәм бинаны җимереп ташлаган.

Әмма 2003 елның ноябрь аенда ил хакимияте алышынган һәм шул хакимиятнең диннәргә карата сабырлыгы имандашларыбызның хәлен җиңеләйткән. Йәһвә Шаһитләренә һөҗүм иткән православие экстремистларының кайберләре кулга алынган булган.

Аллаһы халкына мул фатихалар яудырыла

Эзәрлекләүләр туктагач күп тә үтмәстән, Йәһвә халкы күп кенә фатихалар алган. 2004 елда үткән өлкә конгрессында грузин телендә «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылуы турында белдерү яңгыраган.

2006 елда «Котылу якын!» дигән өлкә конгрессында истәлекле башка бер вакыйга булган. Барысы да Җитәкче советның әгъзасы Джеффри Джексонның нотыгын көткән. Ул грузин телендә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылуы турында белдерү ясаган. Шунда барысы да шаккаткан!

2006 елда грузин телендә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең чыгарылуы турында белдерү

Шатлыктан делегатлар елый башлаган. Бер апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Тулы Изге Язмалар китабын алырга мин бик шат булдым. Бу бүләк өчен рәхмәтләремне сүзләр белән әйтеп бетереп тә булмый... Бу чыннан да тарихи вакыйга булды». Бу рухи бәйрәмгә 17 000 нән артык кеше килгән булган. Грузиядәге Йәһвә Шаһитләренең тарихында бу бик әһәмиятле вакыйга булып кала.

^ 29 абз. 2001 елдан алып 2003 елга кадәр илдә җиде Патшалык Залы төзелгән булган.