Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ

2016 алгы юридик отчет

2016 алгы юридик отчет

Юридик көрәшләр һәм зур сынаулар вакытында кардәшләребез Йәһвә Аллаһыга тугры булып кала. Алардан үрнәк алып, иманыбызны ныгытып торыйк һәм Йәһвәнең үз «тугры кешесенә аерым мөнәсәбәт күрсәтәчәгендә» шикләнмик (Зәб. 4:3).

АРГЕНТИНА | балаларны рухи яктан тәрбияләү хокукы

Рут мәсихче гаиләдә үскән, ләкин яшь чакта хакыйкатькә карата ваемсыз булып киткән. Вакыт узган һәм ул бер ир кеше белән танышкан. Аның баласы туган. Бер көнне Ла-Плата шәһәрендә Рут стенд янында басып торган Йәһвә Шаһитләрен күреп алган һәм үзенең балачагын исенә төшергән. Тора-бара ул Йәһвәгә якынлаша башлаган һәм кечкенә кызы белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрә башлаган. Ире Рутка каршы чыккан һәм гаиләдәге мәсьәләләрне хәл итә торган судка мөрәҗәгать иткән. Ул Рутны кызларын Изге Язмаларга өйрәтү һәм җыелыш очрашуларына йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә теләгән.

Рутның адвокаты болайрак фикер йөрткән: әтисенең дә, әнисенең дә баланы рухи яктан тәрбияләргә хакы бар, һәм суд аларны шул хокуктан мәхрүм итә алмый, ләкин балага дини белем зыян китерсә, моны инде суд хәл итәргә тиеш. Суд чыгарган карар буенча, әти-әнисе үз кызларын — аңа нибары дүрт яшь кенә булса да — дин ирегеннән мәхрүм итәргә тиеш түгел! Аппеляцион суд аңлатканча, бала бик кечкенә булганга һәм дин иреге мәсьәләләрен әле хәл итә белмәгәнгә, әтисенең дә, әнисенең дә аны дингә өйрәтү хокуклары бер.

Рутның кечкенә кызы Изге Язмаларны кич саен укый һәм әнисе белән бергә очрашуларга йөри. Аның Буэнос-Айреска барып Бәйтелне бик күрәсе килә.

АЗӘРБАЙҖАН | дини карашларны уртаклашу хокукы

Рәсүл Паул әйтүенчә, мәсихче җыелышның «бер әгъзасы җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә» (1 Көр. 12:26). Бу сүзләр чыннан да хак. Мәсәлән, бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре Азәрбайжанда яшәүче Ирина Захарченко һәм Валида Жабрайилова исемле ике апа-кардәшнең газап чигүләре турында хәбәр алгач алар өчен бик нык борчыла башлаган. 2015 елның февралендә хөкүмәт бу кардәшләрне «легаль» булмаган дини хезмәттә катнашуда гаепләгән. Судья аларны әле процесс башланганчы төрмәгә утыртырга кушкан; мәсьәләне кат-кат күчергәнгә, апа-кардәшләр төрмәдә бер ел үткәргән. Алар начар мөгамәләгә дучар булган һәм иректән мәхрүм калган.

Азәрбайҗан: Валида Жабрайилова һәм Ирина Захарченко

Аларның мәсьәләсе 2016 елның гыйнварында судта каралган. Судья апа-кардәшләргә хөкем карары чыгарган һәм штраф түләтергә кушкан. Ләкин апа-кардәшләр әле процесс башланганчы төрмәдә утырганга, судья штраф түләмәскә кушкан һәм аларга өйләренә кайтырга рөхсәт иткән. Апа-кардәшләр Баку шәһәрендәге аппеляцион судка мөрәҗәгать итеп, хөкем карарын гамәлдән чыгаруын үтенгән. Әмма суд аларның үтенечләрен кабул итмәгән. Шунда алар Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә булган һәм БМОның Кеше хокуклары буенча комитетына шикаять җибәреп, дини карашларны тоту хокукын бозганнарын һәм начар мөгамәләгә дучар булганнарын хәбәр иткән.

Әлегә апа-кардәшләр суд эшләреннән соң, әкрен-әкрен генә хәлгә керә. Алар кардәшләрнең догалары өчен һәм эчкерсез кайгыртулары өчен үз рәхмәтләрен белдерә. Жабрайилова апа-кардәш Җитәкче советка: «Сезнең догаларыгыз ярдәмендә без барысын да кичереп чыктык. Сез, Йәһвә һәм бөтендөнья кардәшлегебез безгә шундый ярату һәм кайгырту белдертте!» — дип язган.

ЭРИТРЕЯ | иман иткәннәре өчен төрмәгә утыртылган кардәшләр

2016 елның июлендә Эритрея хөкүмәте иман иткәннәре өчен 55 Йәһвә Шаһитен төрмәгә утырткан. Паолос Ияссу, Исаак Могос һәм Негеде Теклемариам исемле өч абый-кардәш 1994 елның сентябреннән бирле төрмәдә утыра. Күптән түгел генә хөкүмәт тагын тугыз абый-кардәшне ким дигәндә ун елга утыртты.

2016 елның гыйнварында уңай якка үзгәрешләр башланган. 2014 елның апрель аенда Асмарада үткән Кичә вакытында кулга алынган кардәшләрне судка чакырганнар. Хөкүмәт Шаһитләрне «җинаять» кылуда рәсми рәвештә гаепләгән һәм аларга суд каршында үзләрен якларга мөмкинлек биргән. Тарихта андый хәлнең булганы әле булмаган. Суд карары беркемне дә гаҗәпләндермәгән: күпчелек кардәшләргә «легаль» булмаган очрашуга килгәннәре өчен хөкем карары чыгарганнар, штраф түләргә кушканнар һәм өйләренә җибәргәннәр. Ләкин апа-кардәшләрнең берсе Сарон Гебру штраф түләргә ризасызлыгын белдерткән. Нәтиҗәдә, ул төрмәдә алты ай үткәргән. Гебру апа-кардәш янына атнага бер тапкыр килергә рөхсәт ителгән. Кардәшләр әйтүенчә, аның белән яхшы мөгамәлә иткәннәр. Ул искә алынган 55 Йәһвә Шаһите санына керә. Алар кардәшләрнең үзләре өчен дога кылуларын бик кадерли. Әйе, без «төрмәдә утыручыларны үзебез дә алар белән бергә тоткынлыкта булгандай, исебездә тотабыз» (Евр. 13:3).

ГЕРМАНИЯ | дин иреге — рәсми рөхсәт ителү

2015 елның 21 декабрендә төньяк-көнбатыш Германиядә урнашкан Бремен җирендә Германиядәге Йәһвә Шаһитләренең дини берләшмәсе ниһаять рәсми рөхсәт ителгән. Германия судларында бу процесс дүрт ел барган. Берлиндагы Югары административ судка буйсынып, Германиянең 16 җире Йәһвә Шаһитләренә рәсми рөхсәт биргән. Әмма Бремен дәүләте дошманнар тараткан нахак гаепләүләр аркасында рәсми рөхсәт бирмәскә булган.

2015 елны Германиядәге федераль конституцион суд мондый карар чыгарган: Бремен җиренең Йәһвә Шаһитләренә рәсми рөхсәт бирүдән баш тартуы Шаһитләрнең конституцион хокукларын боза. Бу карар буенча, дин ирегенең конституцион гарантияләре Бремендагы Йәһвә Шаһитләренең дини хезмәтен яклый. Германиядәге башка дини берләшмәләрдән аермалы буларак, җыелышларны салым түләүдән азат итмәгәннәр һәм башка өстенлекләрдән мәхрүм иткәннәр.

КЫРГЫЗСТАН | дини карашларны уртаклашу хокукы

Кыргызстандагы Ош шәһәрендә 2013 елның март аенда Оксана Коряки һәм аның әнисе Надежда Сергиенко дәүләт тарафыннан нахакка гаепләнгән булган. Гаепләүче як Шаһитләрне Изге Язмалардагы тәгълиматларны уртаклашып кешеләрне алдап йөрүдә гаепләгән. Судья аларга процесс башланганчы өй аресты салган. 2014 елның октябрендә суд гаепләүләрне ялган дигән нәтиҗәгә килеп, суд эшләре дөрес алып барылмаган дигән карар чыгарган, ә апа-кардәшләрне гаепсез дип тапкан. Аппеляцион суд бу карарны 2015 елның октябрендә гамәлдә калдырган.

Әмма Ош шәһәрендәге гаепләүче як тагын аппеляцион судка — Кыргызстандагы Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу суд апа-кардәшләргә чыгарылган карарны гамәлдән чыгарган һәм яңа суд үткәрергә кушкан. Суд 2016 елның апрелендә үткән. Шунда апа-кардәшләрне яклаучы адвокатлар судны туктатырга сораган, чөнки вакыйгалар инде күптән булганга, закон буенча судны үткәрергә инде ярамаган. Судья инде бернәрсә эшли алмаган һәм суд тәмамланган. Шулай итеп апа-кардәшләр гаепсез булып калган.

Арест вакытында апа-кардәшләр уңай караш сакларга тырышкан. Сергиенко апа-кардәш: «Кешеләрнең начар мәгамәлә кичергәндә еш ачулары чыга, әмма без ярдәмне һәрвакыт сизеп тордык. Йәһвә һәм кардәшләребез безгә зур ярату һәм кайгырту белдереп торды»,— дигән. Апа-кардәшләр Йәһвәнең Ишагыя 41:10 дагы: «Курыкма... Сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын»,— дигән вәгъдәсен ничек үтәгәнен үзләре татып караган.

КЫРГЫЗСТАН | дин иреге — рәсми рөхсәт ителү

2015 елның 9 август көнендә ун полиция хезмәткәре Кыргызстандагы Ош шәһәрендә үткән җыелыш очрашуына бәреп кергән. Алар «легаль» булмаган очрашуны шундук туктатырга кушкан һәм хәтта 40 кешегә ату куркынычы белән янаган. Полиция 10 абый-кардәшне участокка алып киткән, аларның тугызын кыйнаган, ә аннары азат иткән. Аларның берсен — Нурлан Усупбаевны аеруча каты кыйнаган булганнар. Ике көн үткәч, полиция аны кулга алган һәм «җыелыш очрашуын алып барырга рөхсәтегез юк» дип легаль булмаган дини хезмәтне башкаруда гаепләгән.

Ош шәһәрендә суд үткән һәм судья Усупбаев кардәшне гаепсез дип тапкан. Гаепләүче як аппеляцион судка — Ошның региональ судына мөрәҗәгать иткән. Йәһвә Шаһитләре Кыргызстанда рәсми рәвештә теркәлгән булганга, бу суд аппеляцияне кабул итмәгән һәм легаль булмаган дини хезмәтне башкаруда гаепләнгән Усупбаев кардәшне гаепсез дип тапкан.

Әмма гаепләүче як Кыргызстанның Югары мәхкәмәсенә аппеляция сорап мөрәҗәгать иткән. Усупбаев кардәшнең бәхетенә каршы Югары мәхкәмә 2016 елның март аенда процессны япкан, шулай ук беренче инстанция судының һәм аппеляцион судларның яклау карарларын гамәлдә калдырган. Шул суд, шулай ук, Йәһвә Шаһитләренең Кыргызстанда дини очрашуларны үткәрергә хокуклары барлыгын исбатлаган. 2015 елның 9 август көнендә зыян күргән кардәшләр Ош шәһәрендәге полиция хезмәткәрләрен гаепләп, документларны судка биргән. Бу эш буенча суд әле үтмәгән.

РОССИЯ | дин иреге

Россия хөкүмәте бер дә туктамыйча Йәһвә Шаһитләренә ташлана һәм аларның эшчәнлекләрен туктатырга тырыша. Россиядәге Кеше хокуклары буенча вәкилләр хөкүмәтнең андый адымнарын катгый рәвештә кат-кат хөкем итеп чыга. Хөкүмәт 88 басмабызны «экстремистик» дип тапты һәм Йәһвә Шаһитләренең рәсми сайтын үз территориясендә япты. 2015 елны таможня хезмәткәрләре «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н Россиягә кертмәде, ә Выборг шәһәрендәге суд Изге Язмаларның бу заманча тәрҗемәсен «экстремистик» түгел микән дип тикшерә башлады. 2016 елның мартында Генераль прокуратура бер җитди адым ясады: Йәһвә Шаһитләренең Санкт-Петербург өлкәсендә, Солнечное поселыгында урнашкан филиалын «экстремистик эшчәнлек» башкаруда гаепләде һәм филиалны япмакчы була.

Дәүләт Йәһвә Шаһитләре белән үзен шулай тотса да, яхшы хәбәр дә бар. 2015 елның октябрендә прокурор Мәскәүдән 2 100 километр ераклыкта урнашкан Төмәндәге МРО ны ябуын үтенде. Полиция Шаһитләргә каршы ялган дәлилләр кулланса да, Төмән өлкәсе суды Төмән МРО сын гаепле дип тапкан. Әмма 2016 елның 15 апрелендә Россиянең Югары мәхкәмәсе түбәнрәк торган судның карарын үзгәрткән һәм «Төмән шәһәрендәге Йәһвә Шаһитләренең МРО сын ябарга нигез юк» дип тапкан. Рәислек итүче судья вердикт укыгач, суд залында утырган 60 кардәш кул чабып куанган.

Россиядә яшәүче Йәһвә халкы, үзенә «каршы ясалган» кораллар булса да, гыйбадәт кылуын калдырмаска тәвәккәл булып тора (Ишаг. 54:17).

РУАНДА | мәктәптә дини дискриминация

Руандада мәктәптә укучы Шаһитләрне, алар патриотик һәм дини церемонияләрдә катнашудан баш тартканга, мәктәптән куып чыгара торган булганнар. Бу хәл соңгы елларда булгалап торган. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен, Руанда дәүләте 2015 елның 14 декабрендә мәктәпләрдәге дини дискриминацияне юк итә алган бер әмер чыгарган. Шул әмер буенча, мәктәп администрациясе укучыларның дини иреген исәпкә алырга тиеш.

2016 елны, 9 июнь көнне рәсми сайтыбыздагы «Новости» вкладкасында «Противодействие религиозной дискриминации в школах Руанды» дигән мәкалә бастырылган булган. Шунысы кызык: Руандада киң билгеле булган бер онлайн-газета шул мәкаләне сүз-сүз кабатлап язган. Шунда газетаны сайттан йөкләү 3000 нән арткан. Мәкаләне укыган кешеләр дәүләт чыгарган әмерне мактап комментарийлар язып калдырган. Руандадагы Шаһитләр хөкүмәткә бу әмер чыгарганы өчен бик рәхмәтле, хәзер аларның балалары дини дискриминациядән зыян күрмичә укый ала.

Руанда: аларны мәктәпкә кире кабул иткәннәр

КӨНЬЯК КОРЕЯ | вөҗдан иреге — вөҗдан кушуы буенча хәрби хезмәттән баш тарту

Инде 60 тан артык ел Көньяк Кореяда яшәүче 19—35 яшьтәге ир-атлар — Шаһитләр хәрби хезмәт мәсьәләсе аркасында газап чигә. Көньяк Корея дәүләте вөҗдан кушуы буенча берәр нәрсәдән баш тарту хокукын санга сукмый һәм хәрби хезмәт урынына башка төрле хезмәт тәкъдим итми. Кайбер очракларда кардәш үзе дә, бабасы да, әтисе дә хәрби хезмәттән баш тартканга төрмәдә утыра.

Конституцион суд хәрби хезмәт турындагы законның конституцион закон булуын ике тапкыр исбатлаган, ләкин түбәнрәк торган судлар һәм закон аркасында зыян күргән кешеләр бу мәсьәләне Конституцион суд карар чыгарсын өчен кабат эшкә тапшырган. Нәтиҗәдә, 2015 елның 9 июль көнендә Судта төрмәгә утыртылган кешеләрне яклаучы аргументлар каралган булган. Үз карашлары аркасында хәрби хезмәттән баш тартканга төрмәдә 18 сигез ай үткәргән Ми-хван Ким исемле абый-кардәш болай дип сөйли: «Мине җәзага тарттылар, ә аннары төрмәдән чыгардылар. Әмма минем башка кардәшләрнең җәзага тартылмаячагына өметләнәсем килә. Аларга хәрби хезмәт урынына башка хезмәт тәкъдим ителсә, алар җәмгыятькә файда китерәчәк». Конституцион суд тиз арада үз карарын игълан итәчәк.

ТӨРЕКМӘНСТАН | Бахрам Хемдемов

53 яшьлек Хемдемов кардәшнең хатыны һәм дүрт улы бар. Аны ашкынучан, рухи кеше итеп беләләр һәм хөрмәт итәләр. 2015 елның май аенда суд аны йортында «легаль» булмаган дини хезмәтне башкарганы өчен дүрт елга төрмәгә утырткан һәм авыр эшкә билгеләгән. Ул Сейди шәһәрендәге начар яктан дан казанган төзәтү лагеренда утыра, аны еш кына допроска чакыралар һәм кыйныйлар. Шулай да ул үзе дә, аның якыннары да Йәһвә Аллаһыга тугры булып кала. Хемдемов абый-кардәшнең хатыны Гөлзирә аның янына вакыт-вакыт килеп ирен дәртләндереп тора.

Әйе, Йәһвә халкы сынаулар вакытында тугры булып кала. Без кардәшләр өчен дога кылабыз. Аларның үрнәкләре Аллаһыга тугрылыгыбызны ныгытырга дәртләндерә һәм Зәбур 37:28 дәге: «[Ул] үзенә тугры булганнарны калдырмый»,— дигән вәгъдәсенә ышанып яшәргә этәрә.