Төп мәгълуматка күчү

Беренче кешеләрнең гөнаһы нәрсәдә булган?

Беренче кешеләрнең гөнаһы нәрсәдә булган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Адәм белән Хаува — гөнаһ кылган иң беренче кешеләр. Алар, Аллаһыны тыңламыйча, «яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан» ашаган һәм шулай итеп гөнаһ кылган a (Яратылыш 2:16, 17; 3:6; Римлыларга 5:19). Адәм белән Хаувага бу агачтан ашарга ярамаган, чөнки ул Аллаһының хакимлеген, ягъни кешеләр өчен нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен хәл итү хокукын символлаштырган. Бу агачтан ашап, Адәм белән Хаува, барысын үз кулына алып, үзләре нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен хәл итәргә булган. Шулай итеп алар Аллаһының хакимлеген санга сукмаган.

 Адәм белән Хаува кылган гөнаһ үзләренә ничек тәэсир иткән?

 Гөнаһ кылганга, Адәм белән Хаува картайган һәм ахыр чиктә үлгән. Алар Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен бозган һәм мәңге сәламәт булып яшәү мөмкинлеген югалткан (Яратылыш 3:19).

 Беренче кешеләрнең гөнаһы безгә ничек тәэсир итә?

 Адәм белән Хауваның гөнаһлы хәле аларның бар токымнарына нәсел буенча күчкән. Бу ата-анадан балаларга күчкән генетик чиргә охшаш (Римлыларга 5:12). Шуңа күрә бар кешеләр «гөнаһта» b туа. Без камилсез һәм хаталар кылабыз (Зәбур 51:5; Эфеслеләргә 2:3).

 Мирас итеп алган гөнаһ аркасында без чирлибез, картаябыз һәм үләбез (Римлыларга 6:23). Без шулай ук үзебезнең һәм башкаларның хаталары аркасында газап чигәбез (Вәгазьче 8:9; Ягъкуб 3:2).

 Без беренче кешеләрнең гөнаһы нәтиҗәсеннән арына алабызмы?

 Әйе. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсә Мәсих үлеп, үз тәнен «гөнаһларыбызны йолып алучы корбан итеп» биргән (1 Яхъя 4:10). Гайсәнең корбаны безне мирас итеп алган гөнаһ нәтиҗәләреннән азат итә ала һәм безгә Адәм белән Хаува югалтканны — камил сәламәтлекне һәм мәңге яшәү мөмкинлеген кайтара ала (Яхъя 3:16) c.

 Беренче кешеләр кылган гөнаһ турындагы ялгыш карашлар

 Ялгыш караш: беренче кешеләр кылган гөнаһ аркасында без беркайчан да Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрдә була алмабыз.

 Факт: Аллаһы безне Адәм белән Хаува кылган гөнаһ өчен гаепләми. Ул безнең камилсез булуыбызны аңлый һәм без булдыра алмаганны көтми (Зәбур 103:14). Беренче кешеләр кылган гөнаһ аркасында газап чиксәк тә, Аллаһы безгә, зур хөрмәт күрсәтеп, үзе белән якын дус булу мөмкинлеген ачкан (Гыйбрәтле сүзләр 3:32).

 Ялгыш караш: суга чумдырылу кешене мирас итеп алынган гөнаһтан азат итә, шуңа күрә сабыйларны суга чумдырырга кирәк.

 Факт: суга чумдырылу котылыр өчен мөһим адым булса да, Гайсә корбанына иман итү генә кешене гөнаһтан чистарта ала (1 Петер 3:21; 1 Яхъя 1:7). Чын иман белемгә нигезләнгән, шуңа күрә сабыйларның иманы була алмый. Менә ни өчен Изге Язмалар сабыйларның суга чумдырылуын хупламый. Беренче гасырдагы мәсихчеләр моны белгән. Алар сабыйларны түгел, ә Аллаһы Сүзенә иман иткән ир-атларны һәм хатын-кызларны суга чумдырган (Рәсүлләр 2:41; 8:12).

 Ялгыш караш: Аллаһы хатын-кызларны ләгънәт иткән, чөнки тыелган җимешне беренче булып Хаува ашаган.

 Факт: Аллаһы хатын-кызларны түгел, ә «Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы еланны» ләгънәт иткән, чөнки ул Хауваны гөнаһка котырткан (Ачылыш 12:9; Яратылыш 3:14). Өстәвенә, Аллаһы күзендә, беренче гөнаһ өчен төп гаеп Хаувада түгел, ә Адәм өстендә яткан (Римлыларга 5:12).

 Ни өчен Аллаһы Адәм үз хатыны өстеннән хакимлек итәр дип әйткән? (Яратылыш 3:16) Аллаһының шулай булырга тиеш дип әйтәсе килмәгән. Ул нибары гөнаһның аяныч нәтиҗәләре турында пәйгамбәрлек иткән. Аллаһы ирләрдән үз хатыннарын яратуларын һәм аларга ихтирам күрсәтүләрен тели. Ул шулай ук алардан гомумән алганда хатын-кызларга хөрмәт күрсәтүне көтә (Эфеслеләргә 5:25; 1 Петер 3:7).

 Ялгыш караш: беренче кешеләрнең гөнаһы җенси мөнәсәбәткә керүләре булган.

 Факт: беренче кешеләрнең гөнаһы җенси мөнәсәбәткә керүләре була алмаган. Моңа берничә сәбәп бар:

  •   Аллаһы Адәмгә «яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашамаска» кушканда, Адәм әле берүзе, хатынсыз булган (Яратылыш 2:17, 18).

  •   Аллаһы Адәм белән Хаувага «үрчегез, ишәегез», ягъни балалар тудырыгыз дип кушкан (Яратылыш 1:28). Аллаһы беренче кешеләрне үзе кушкан нәрсә өчен җәзага тарткан булса, бу мәрхәмәтсез булыр иде.

  •   Адәм һәм Хаува аерым булганда гөнаһ кылган — башта Хаува, ә аннары аның ире (Яратылыш 3:6).

  •   Аллаһы никахта булган ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләрне хуплый (Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19; 1 Көринтлеләргә 7:3).

a Күпләр уйлавынча, Адәм белән Хаува кылган гөнаһ иң беренче гөнаһ булган. Ләкин Изге Язмаларда искә алынган иң беренче гөнаһ — Шайтанның ялганы һәм аның Хауваны алдавы (Яратылыш 3:4, 5; Яхъя 8:44).

b Изге Язмаларда «гөнаһ» дигәндә, начар эшләр генә түгел, ә шулай ук кешенең мирас буенча алган камилсез, гөнаһлы хәле күздә тотыла.

c Гайсәнең корбаны һәм аның безнең өчен файдасы турында күбрәк белер өчен, «Гайсә пәйгамбәр безне коткара. Ничек итеп?» дигән мәкаләне карагыз.