Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларны үзгәрткәннәрме я анда нәрсәдер өстәгәннәрме?

Изге Язмаларны үзгәрткәннәрме я анда нәрсәдер өстәгәннәрме?

 Юк. Изге Язмаларны берничә мең ел дәвамында тиз бозыла торган материалларга күчереп язганнар. Шулай да борынгы кулъязмаларны бер-берсе белән чагыштыру Изге Язмаларның безнең көннәргә кадәр үзгәрешсез диярлек барып җиткәнен күрсәтә.

Бу факт күчермәләргә хаталар кереп китмәгән дигәнне аңлатамы?

 Бүгенге вакытка Изге Язмаларның меңләгән борынгы күчермәләре табылган. Кайберләре бер-берсеннән аерылып тора, димәк, күчерелгәндә хаталар кереп киткән. Аерма булган шигырьләрнең күбесендә хаталар әһәмиятсез һәм текстның мәгънәсен үзгәртми. Шулай да кайбер шигырьләр бер-берсеннән җитди аерылып тора. Күрәсең, кайбер кешеләр Изге Язмаларны аңлы рәвештә үзгәртергә тырышкан. Ике мисал карап чыгыйк.

  1.   Изге Язмаларның кайбер күптәнге тәрҗемәләрендә 1 Яхъя 5:7 дә мондый сүзләр бар: «...Күкләрдә Ата, Сүз һәм Изге Рух, һәм болар өчесе — бер». Шулай да, ышанычлы кулъязмалар буенча, төп нөсхәдә бу сүзләр булмаган. Аларны соңрак өстәгәннәр a. Шуңа күрә бүгенге күп кенә тәрҗемәләрдә бу сүзләр очрамый.

  2.   Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында Аллаһының шәхси исеме меңләгән тапкыр очрый. Шулай да күп кенә тәрҗемәләрдә бу исем «Раббы» я «Аллаһы» дигән титуллар белән алмаштырылган.

Ни өчен Изге Язмаларда бүтән хаталар табылмас дип ышанып була?

 Бүгенге көндә, Изге Язмаларның кулъязмалары шактый күп булганга күрә b, андагы хаталарны табу аеруча җиңел. Аларны бер-берсе белән чагыштыргач, бүгенге Изге Язмаларның төп нөсхәгә туры килү-килмәве турында нәрсә әйтеп була?

  •   Еврей Язмаларының тексты турында (еш кына Иске Васыять дип атала) Уильям Грин исемле белгеч болай ди: «Һичшиксез, борынгы әсәрләрнең берсе дә безнең көннәргә кадәр шулхәтле төгәл барып җитмәгән».

  •   Мәсихче Грек Язмалары турында (еш кына Яңа Васыять дип атала) Изге Язмалар белгече Фредерик Брюс болай дип язган: «Яңа Васыять язмаларының төгәл булуына дәлилләр күп кенә борынгы классик язучыларның әсәрләрен раслаучы дәлилләрдән шактый күбрәк. Ә бу классик әсәрләрнең дөреслеген беркем дә шик астына алмый».

  •   Изге Язмаларның кулъязмалары белән шөгыльләнгән атаклы галим Фредерик Кеньон болай дигән: «Кеше, Изге Язмаларны алып, үз кулында Аллаһының гасырлар дәвамында буыннан буынга күчкән һәм җитди үзгәрешләр кичермәгән хак Сүзен тота дип, бер дә курыкмыйча һәм шикләнмичә әйтә ала».

Изге Язмалар текстының үзгәрешсез калганына тагын нинди дәлилләр бар?

  •   Изге Язмаларның кайбер өзекләрендә Аллаһы хезмәтчеләренең җитди гөнаһлары турында әйтелә c. Яһүди һәм мәсихче күчереп язучылар андый өзекләрне саклап калдырган (Саннар 20:12; 2 Ишмуил 11:2—4; Гәләтиялеләргә 2:11—14). Алар шулай ук еврей халкының тыңламаучанлыгын һәм кеше уйлап чыгарган тәгълиматларны фаш итүче өзекләрне дә алып куймаган (Һошия 4:2; Малахи 2:8, 9; Маттай 23:8, 9; 1 Яхъя 5:21). Бу өзекләрне төп-төгәл күчереп, алар үзләренең ышанычлы булганнарын һәм Аллаһының изге Сүзен хөрмәт иткәннәрен күрсәткән.

  •   Әллә Изге Язмаларны рухландырган Аллаһы аның үзгәрешсез булып калуы турында кайгыртмас идеме? d (Ишагыя 40:8; 1 Петер 1:24, 25). Ул бит үз Сүзенең борынгы кешеләргә генә түгел, ә бүгенге заман кешеләренә дә файда китерүен теләгән (1 Көринтлеләргә 10:11). Әйе, «элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Римлыларга 15:4).

  •   Гайсә пәйгамбәр һәм аның шәкертләре, борынгы Еврей Язмаларының төгәллегендә шикләнмичә, аннан өземтәләр китергән (Лүк 4:16—21; Рәсүлләр 17:1—3).

a Бу сүзләр Синай кодексында, Александрия кодексында, Ватикан кодексында 1209, латин телендәге «Вульгата»да, Филоксеон—Харклинның сурия телендәге тәрҗемәсендә һәм сурия телендәге «Пешитта»да юк.

b Мәсәлән, Яңа Васыять дип аталган Мәсихче Грек Язмаларының 5 000 нән артык кулъязмасы табылган.

c Изге Язмаларда Аллаһының җирдәге вәкилләре камил кешеләр итеп күрсәтелми. Киресенчә, анда: «Гөнаһ кылмаган кеше юк»,— дип әйтелә (1 Патшалар 8:46).

d Изге Язмалар буенча, Аллаһы шул китапны язган кешеләргә үз тавышы белән андагы һәрбер сүзне әйтеп бармаган, ә үз фикерләрен иңдергән (2 Тимутигә 3:16, 17; 2 Петер 1:21).