Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Ни өчен шундый күп тәрҗемә?

Изге Язмалар. Ни өчен шундый күп тәрҗемә?

Ни өчен бүген Изге Язмалар тәрҗемәләре шулкадәр күп? Сез Изге Язмаларның яңа тәрҗемәләре аны аңларга булыша дипме я комачаулый дип саныйсызмы? Аларны кем һәм ни өчен тәрҗемә иткәнен белү сезгә аларны акыллы бәяләргә ярдәм итәр.

Башта Изге Язмаларны кем һәм кайчан язган икәнен белик.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ТӨП НӨСХӘСЕ

Изге Язмаларны гадәттә ике өлешкә бүләләр. Беренче өлеш 39 китаптан тора; анда «Аллаһының изге сүзләре» язылган (Римлыларга 3:2). Аллаһы бу китапларны үзенә тугры кешеләрне бик озак вакыт, якынча 1 100 ел дәвамында язарга рухландырып торган. Бу өлешне б. э. к. 1513 елда яза башлаганнар һәм б. э. к. 443 елдан соң берникадәр вакыт үткәч тәмамлаганнар. Ул башлыча еврей телендә язылган, шуңа күрә без аны Еврей Язмалары дип атыйбыз.

Икенче өлеш 27 китаптан тора. Алар да — «Аллаһы сүзе» (1 Тисалуникәлеләргә 2:13). Аллаһы бу китапларны Гайсә Мәсихнең тугры шәкертләрен язарга рухландырган. Бу өлеш күпкә әзрәк вакыт — якынча 60 ел дәвамында язылган. Ул якынча б. э. 41 елында башланып б. э. 98 елында тәмамланган булган. Бу өлеш башлыча грек телендә язылган, шуңа күрә без аны Мәсихче Грек Язмалары дип атыйбыз.

Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу 66 китап тулы Изге Язмаларны — Аллаһының кешелеккә хәбәрен тәшкил итә. Әмма ни өчен аның тәрҗемәләре кирәк булган? Моңа өч төп сәбәп бар.

  • Кешеләргә Изге Язмаларны үзләренең туган телендә укырга мөмкинлек бирер өчен.

  • Изге Язмаларның күчермәләре ясалганда, кертелгән хаталарны төзәтеп, төп нөсхәдәге текстны торгызыр өчен.

  • Борынгы телне заманча тел белән алмаштырыр өчен.

Әйдәгез, беренче ике тәрҗемәдә бу якларның ничек чагылганын карап чыгыйк.

ГРЕК ТЕЛЕНДӘГЕ СЕПТУАГИНТА

Гайсә көннәренә кадәр якынча 300 ел элек еврей галимнәре Еврей Язмаларын грек теленә тәрҗемә итә башлаган. Бу тәрҗемә Грек телендәге Септуагинта буларак билгеле булып киткән. Аны ни өчен эшләгәннәр? Ул вакытта күп яһүдләр еврей телендә түгел, ә грек телендә сөйләшкән. Бу тәрҗемә аларга «изге язмаларны» аңларга, анда әйтелгәннәрне тотарга һәм яратырга булышкан (2 Тимутигә 3:15).

Септуагинта шулай ук миллионлаган яһүд булмаганнарга — грек телендә сөйләшүче кешеләргә — Изге Язмалар белән танышырга ярдәм иткән. Ничек? «Беренче гасырның уртасыннан алып,— дип әйтә профессор У. Ф. Ховард,— Септуагинта мәсихче диненең Изге Язмалары булып киткән. Мәсихче миссионерлар Изге Язмаларга нигезләнеп, Гайсәнең Мәсих булганын исбатлап бер синагогадан икенчесенә йөргән» (Рәсүлләр 17:3, 4; 20:20). Изге Язмалар белгече Ф. Ф. Брюс сүзләре буенча, бу күп яһүдләрнең тиздән «Септуагинта белән кызыксынмый башлаганына» бер сәбәп булган.

Гайсәнең шәкертләре Мәсихче Грек Язмаларының китапларын бер-бер артлы алып, аларны Еврей Язмаларының тәрҗемәсе Септуагинтага тоташтырып барганнар. Шулай итеп тулы Изге Язмалар — без бүген ия булган китап барлыкка килгән.

ЛАТИН ТЕЛЕНДӘГЕ ВУЛЬГАТА

Изге Язмалар язылып беткәч, якынча 300 елдан соң дин буенча галим Иероним Изге Язмаларны латин теленә тәрҗемә иткән, һәм бу тәрҗемә Латин телендәге Вульгата булып киткән. Ул чакта башка латин тәрҗемәләре дә булган; ни өчен соң яңа тәрҗемәгә ихтыяҗ туган? Иероним «дөрес тәрҗемә ителмәгән урыннарны, ачыктан-ачык хаталарны, текст өстәлгән һәм алып куелган җирләрне» төзәтергә теләгән дип әйтелә бер хезмәттә («The International Standard Bible Encyclopedia»).

Иероним күп кенә андый хаталарны төзәткән. Ләкин тора-бара чиркәү башлыклары иң зур хата кылган! Алар латин телендәге Вульгатаны бердәнбер хупланган Изге Язмалар дип игълан иткән һәм гасырлар буе шул карашта торган! Гади халыкка Изге Язмаларны аңларга ярдәм итәр урынына, Вульгата аны «ябык» китап иткән, чөнки күпчелек кеше латин телен инде белмәгән.

ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР АРТА БАРА

Шул арада Изге Язмаларның башка тәрҗемәләре дә ясалган. Мәсәлән, якынча б. э. V гасырына сурия телендәге Пешитта киң кулланышка кергән. Әмма XIV гасырга кадәр гади халык үз туган телендә Изге Язмаларны укый алсын өчен яңа тырышлыклар куелмаган.

XIV гасырның азагында Джон Уиклиф Изге Язмаларны инглиз телендә — гади халык аңлаган телдә чыгарып, үле тел кочагыннан чыгу юлын башлап җибәргән. Соңрак Иоганн Гутенберг уйлап чыгарган китап басу ысулы ярдәмендә Изге Язмалар белгечләре Изге Язмаларны күп кенә башка «тере» телләргә тәрҗемә итеп, Европа буйлап тарата алган.

Инглиз телендәге тәрҗемәләр күбәйгәч, тәнкыйтьчеләр бер үк телдә төрле тәрҗемәләрнең кирәклеген шик астына алган. XVIII гасырда яшәгән инглиз рухание Джон Льюис болай дип язган: «Тел искерә һәм аңлашылмый башлый, шуңа күрә элеккеге Тәрҗемәләрне яңадан карап чыгып, аларны заманча, яшәүче буынга аңлаешлы телдә сөйләтергә кирәк».

Бүген Изге Язмалар белгечләре элегрәк ясалган тәрҗемәләрне яңадан карап чыгар өчен элеккегә караганда яхшырак коралланган. Алар Изге Язмалар язылган борынгы телләрне яхшырак аңлыйлар. Аларның шулай ук Изге Язмаларның соңгы елларда табылган мөһим борынгы кулъязмалары бар. Бу Изге Язмаларның төп нөсхәдәге текстын төгәлләштерергә булыша.

Шулай итеп, Изге Язмаларның яңа тәрҗемәләре бик файдалы. Әлбәттә, аларның кайберләре белән сак булырга кирәк *. Әмма тәрҗемәчеләр Аллаһыны эчкерсез яратканга Изге Язмалар тәрҗемәсен ясаган икән, аларның эшләре безгә зур файда китерә ала.

^ 24 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2008 ел, 1 май, «Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсен ничек сайларга?» дигән мәкаләне карагыз.