Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен минем дусларым юк?

Ни өчен минем дусларым юк?

Әйтик, син Интернетка кереп күптән түгел генә үткән яшьләрнең кичәләрендә ясалган фотографияләрне карап утырасың ди. Анда бар дусларың да барган. Әмма бер кеше генә бу фотографияләрдә юк. Кем? Син!

«Ни өчен алар мине чакырмаган?» — дип гаҗәпләнәсең син.

Гаҗәпләнү хисен үпкә хисе алмаштыра. «Хыянәтчеләр!» — дип уйлап куясың син. Дусларың белән мөнәсәбәтләрнең челпәрәмә килгән тавышы ишетелә. Син үзеңне ташланган һәм ялгыз кеше итеп саный башлыйсың. «Ни өчен минем дусларым юк?» — дип уйлап куясың син.

 Син чыннан да ялгызмы? Тест

 Дөресме я дөрес түгелме?

  1.   Дуслар күп булса, үзеңне ялгыз хис итмисең

  2.   Социаль челтәрдә үзеңне беркайчан да ялгыз хис итмәячәксең

  3.   СМСларга безлимитка булса, үзеңне ялгыз хис итмәссең

  4.   Башкаларга булышсаң, үзеңне беркайчан да ялгыз хис итмәячәксең

 Бу дүрт пунктның дүртесенә дә бер җавап: дөрес түгел.

 Ни өчен?

 Дуслык һәм ялгызлык турында фактлар

  •   Дусларың күп булса да, бу син үзеңне ялгыз итмәячәксең дигәнне аңлатмый әле.

     «Дусларым күп булса да, кайвакыт мин алар өчен әллә бар, әллә юк, күрәсең. Синең яныңда кешеләр булса да, аларның үзеңне яратмаганнарын һәм аларга кирәк булмаганыңны тоеп тору — менә ул иң куркыныч ялгызлык» (Аня).

  •   Социаль челтәрдә үзеңне беркайчан да ялгыз хис итмәячәксең дип уйлама.

     «Кайберәүләр үзләренә дусларны уенчыклар җыйгандай җыя. Ләкин андый «уенчылар» күп булса да, яратуга «төренеп» яшәрсең дип уйлама. Җитди мөнәсәбәтләр булмаса, интернет дусларың дус түгел, ә уенчык булып кына калачак» (Элейн).

  •   СМСларга безлимитка булса да, ялгызлык хисе сиңа да «кунак» булып киләчәк.

     «Үземне ялгыз хис итә башласам, берәрсе СМС җибәрмәгән микән дип телефонымны тикшерә башлыйм. Болай да авыр, моңа өстәп тагын берсе дә язмаса, тагы да кыенрак булып китә» (Серена).

  •   Башкаларга булышсаң да, ялгызлык барыбер сине сагалап торачак.

     «Дусларым белән үземне юмарт тотарга тырышам. Ләкин үзләре саран булып калалар. Аларга булышып эшләгәнемә үкенмим, шулай да миңа сәеррәк булып тоела: беркайчан да игелеккә игелек белән кайтармыйлар» (Ричард).

 Нәтиҗә ясыйк. Ялгызлык — фикер йөртүнең бер төре. «Ул тышкы нәрсәләр белән түгел, ә эчке хәлең белән бәйле»,— дип әйтә Джанет.

 Дусларың юк дип уйласаң һәм үзеңне ялгыз хис итсәң, нәрсә эшләргә?

 Җиңүче булыр өчен адымнар

Үз-үзеңә карата булган шикләр белән көрәш.

 «Ялгызлыкның сәбәбе еш кына үз-үзеңә карата булган шикләр. „Кешеләргә минем белән кызык булыр микән“,— дип шикләнеп торсаң үзеңне тартынмыйча, дусларча тоту авыр булачак» (Джанет).

 Изге Язмалардан киңәш. «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Гәләтиялеләргә 5:14). Дусларга ия булыр өчен үзеңне дә ярата белергә кирәк. Әлбәттә, бу яктан да чаманы белеп эш ит (Гәләтиялеләргә 6:3, 4).

Үз-үзеңне жәлләп торма.

 «Ялгызлык комга бату кебегрәк: тирәнрәк баткан саен, чыгу тагын да авыррак булып китә. Бу хис бар уйларыңны биләп алса, үз-үзеңне ялгыз кимереп торырсың» (Эрин).

 Изге Язмалардан киңәш. «Мәхәббәт... үз файдасын эзләми» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Үз-үзебез турында гына уйлап яши башласак, каты күңелле булып китүебез бар. Ә андый кешегә дуслар табу, гадәттә, бик авыр (2 Көринтлеләргә 12:15). Шуны истә тот: бәхетле булуыңны башкаларның эшләренә карап үлчәп торсаң уңышлы булмаячаксың! «Миңа беркем дә беркайчан да шалтыратмый» я «Мине беркем дә бер җиргә чакырмый» дип торсаң бәхетле булуың башкаларның эшләренә бәйле булып китәр. Үз бәхетең өчен үзеңә көрәшеп алу дөресрәк булмасмы?

Дус итеп теләсә кемне сайлама.

 «Ялгыз кеше игътибарлы кешене эзли һәм ахыр чиктә үз-үзенә зыян гына китерергә мөмкин, чөнки андый кешене тапкач, аның үзе, тәртибе синең өчен инде мөһим түгел булып китә. Ялгыз кешенең үзен кирәкле кеше итеп сизәсе килә. Кайберәүләр андый хәлеңнән файдаланып, соңрак сине үз „коллары“ итә ала. Шунда ялгызлык хисе тагын да көчлерәк булып китә» (Брианн).

 Изге Язмалардан киңәш. «Зирәкләр белән бергә йөрүче үзе дә зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер.» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Ач кеше һәркайсы ризыкны ашарга риза. Дус табарга теләгән кеше дә аны теләсә кайсы җирдә эзләргә мөмкин. Шуңа күрә алар: «Мин инде яхшырак дуслар таба алмам»,— дип уйлап берәр кешенең «корбаны» булып китә, ә тегесе инде аны рәхәтләнеп куллана.

 Нәтиҗә ясыйк. Ялгызлык бер кемне дә читләтеп үтми, әмма бер кеше аны авыррак, ә икенчесе җиңелрәк кичерә. Бу хис бик көчле булса да, бу хис кенә икәнен онытма. Хис туар алдыннан фикер туа, ә инде фикерне «йөгәнләп» тоту кулыбыздан килә.

 Башкаларга карата чиктән тыш таләпчән булма. «Һәр кеше яхшы дустың була ала дип уйлама,— дип әйтә Джанет.— Ләкин синең турында чыннан да кайгыртып торган кешене син һичшиксез табачаксың. Башкаларның кайгыртуы ялгызлыкны җиңеп чыгарга булышыр».

 Тагын да күбрәк беләсең киләме? « Дуслык һәм курку хисе. Куркуны җиңәргә нәрсә булышыр?» дигән рамканы һәм «Ялгызлыкны җиңәргә өйрәнәбез» дигән йөкләмәне кара.