Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Эшне озакка сузмыйча башкарырга өйрәнер өчен нәрсә эшләргә?

Эшне озакка сузмыйча башкарырга өйрәнер өчен нәрсә эшләргә?

Дәресләрне әзерләргә, өйдәге эшләрне башкарырга вакытың җитмиме? Алайса сиңа озакка сузмыйча эш итәргә өйрәнергә кирәк. Бу мәкалә хәтта

булыша ала. Бу мәкаләне укып чыккач, мәкалә азагындагы  тестны үтә.

 Эшне озакка сузып үтәгән кешеләр нинди «уңышларга» ирешер? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Җилне күзәтүче чәчмәс, болытларга караучы урмас» (Вәгазьче 11:4).

 Барысын вакытында үтәп чыгарга сиңа нәрсә комачаулый? Моны билгелә һәм үзгәрешләр ясар өчен адымнар яса.

 Йөкләмә үтәп чыкмаслык авыр булып күренә.

 Әйе, кайбер йөкләмәләр шулкадәр авыр, аларга хәтта тотынасы да килми. Аларны берәр җиргә тыгып куеп онытасы гына килә. Кайбер яхшы киңәшләргә игътибар ит.

  •   Йөкләмәне бүлгәләп үтә. «Барысын үтәргә өлгермәгәнемне аңласам да, аларның барысын берьюлы үтәргә тырышмыйм. Аларны бер-бер артлы, әз-әзләп үтәп барырга тырышам»,— дип әйтә Мелисса.

  •   Эшкә аны алу белән тотын. «Йөкләмәне алу белән үти башла. Мәсәлән, аны эшләрнең исемлегенә керт һәм онытылганчы бер-ике фикерне язып куй» (Вера).

  •   Берәрсенең ярдәм итүен үтен. Әти-әниеңнең, укытучыларның моңа охшаш авырлыкларны инде очратканы булгандыр. Үз тәҗрибәләре белән уртаклашуларын үтен. Алар сиңа барысын тәртипкә китереп план төзергә булышыр.

 Киңәш. «График төзе. Әлбәттә, график буенча эш итәр өчен үзеңне тәртипле булырга өйрәтергә һәм график буенча эш итәргә кирәк булачак. Ләкин нәтиҗәсе шәп: син барысын да үз вакытында башкарып чыгарсың» (Эбби).

 Йөкләмәне ясыйсы килмәсә.

 Йөкләмәләр еш кына шатлыксыз һәм күңелсез булып күренәме? Әйтик, сиңа берәр эшне үтәп чыгасы бар, ә синең бу эшкә күңелең ятмый. Нәрсә эшләргә? Бу киңәшләрне кулланып кара:

  •   Бу эшне тизрәк башкарып чыгар өчен сәбәпләр тап. Мәсәлән, аны үтәгәч, килгән рәхәтлекне күз алдыңа китер. «Берәр нәрсәне вакытында я хәтта иртәрәк үтәп чыксаң, шундый җиңел булып китә. Рәхәтләнеп ял итәм» (Эйми).

  •   Вакытында үтәмәүнең нәтиҗәләрен истә тот. Эшне озакка сузсаң үзеңә стресс өстәрсең һәм хәлне тагы да катлауландырырсың. «Кеше ни чәчсә, шуны урыр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гәләтиялеләргә 6:7).

  •   Эшнең үтәлү көнен алгарак күчер. «Эшнең үтәү көнен бер-ике көнгә алгарак күчерү миңа аны тизрәк башкарып чыгарга булыша. Барысын тикшереп чыгар өчен бер-ике көн запас булса, шундый әйбәт»,— дип сөйли Алисия.

 Киңәш. «Үзеңне эчтән „кугалап“ тор. Үзеңә „булдырам“ һәм „миңа бернәрсә дә комачауламаячак“ дип әйт. Үземә шулай дип әйтеп торганда, барысы булып чыга» (Алексис).

 Эш муеннан.

 «Мине эшләрне озакка сузганга еш кына гаепләп торалар, әмма юкка гына. Минем күпме эш башкарасы бар икәнен күрсәләр гаҗәпләнерләр иде!» — дип сөйли Натан исемле егет. Сиңа да Натан кичергәнне кичерергә туры килсә, астагы киңәшләрне кулланып кара.

  •   Башта җиңелрәк йөкләмәләрне үтәп чык. «Миңа берәр йөкләмәне үтәр өчен биш минут та җитсә, аны шунда ук үтәп чык дип әйткәннәр иде. Мәсәлән, өстәлне җыештыру, киемнәрне элеп кую, шалтыратып алу кебек эшләр»,— дип сөйли Эмбер исемле кыз.

  •   Мөһимрәк эшләрне беренче урынга куй. «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Филипиялеләргә 1:10). Бу киңәшне ничек кулланырга? «Мин эшләрнең исемлеген һәм аларны кайчан үтәп чыгарга икәнен билгеләп чыгам,— дип сөйли Анна.— Әмма иң мөһиме шул: мин анда шулай ук, кайчан башларга һәм кайчан тәмамларга икәнен дә язып куям».

 Син, бәлки, андый графиклар аркасында үзеңне төрмәдә кебек хис итә башлыйсың дип әйтерсең. Менә нәрсә турында уйлап кара: андый график төзегәндә инде вакыт түгел, ә син үзең үз-үзеңә хуҗа. Нәтиҗәдә, син үзеңне иркенрәк хис итәсең. «План төзесәм, үземне тынычрак хис итәм һәм эшләрне кабаланып башкармыйм»,— дип сөйли Келли.

  •   Башка эшләргә комачауларга юл бирмә. «Берәр мөһим эш башкарыр алдыннан туганнарыма моның турында әйтеп куям,— дип сөйли Дженифер.— Алар миңа берәр эш кушарга уйласа, үз эшемә тотынганчы аны әйтергә үтенәм. Мин телефонны сүндереп куям һәм электрон почтаны, хатларның килүе турында хәбәр итеп тормасын өчен, тиешле режимга куям».

 Киңәш. «Эшкә тотынгансың икән аны тәмамла. Аның турында борчылып йөргәнче аны ясап куй. Шунда көннең калган өлешен рәхәтләнеп йөрерсең» (Джордан).