Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ораль секс чыннан да секс булып саналамы?

Ораль секс чыннан да секс булып саналамы?

 Чирләрне контрольдә тоту һәм профилактика буенча бер үзәк (АКШ) 15—19 яшьлек яшүсмерләргә төрле сораулар биргән. Аларның яртысы ораль секс белән шөгыльләнгәннәрен әйткән. «Ораль секс — тыныч йокы теләп үбүнең яңа төре генә» дигән китапның авторы Шарлен Эйзам болай дип яза: «Яшүсмерләрне ораль секс турында сорасаң, алар аны бернигә дә санамый» («Oral Sex Is the New Goodnight Kiss»). «Чынында алар моны секс дип санамый»,— дип дәвам итә ул.

 Син ничек уйлыйсың?

 Аста китерелгән сорауларга җавап бир.

  1.   Кыз ораль секстан балага уза аламы?

    1.   Әйе

    2.   Юк

  2.   Ораль секс сәламәтлеккә берәр зыян китерә аламы?

    1.   Әйе

    2.   Юк

  3.   Ораль секс чыннан да секс булып саналамы?

    1.   Әйе

    2.   Юк

 Фактлар нәрсә күрсәтә?

 Үз җавапларыңны тикшер.

  1.   Кыз ораль секстан балага уза аламы?

     Җавап: Юк. Моның аркасында күпләр ялгыш нәтиҗә ясап, ораль секс зыянсыз дип саный.

  2.   Ораль секс сәламәтлеккә берәр зыян китерә аламы?

     Җавап: Әйе. Ораль секс аркасында кешегә гепатит (А я В), кондиломатоз, гонорея, герпес, ВИЧ һәм сифилис йога ала.

  3.   Ораль секс чыннан да секс булып торамы?

     Җавап: Әйе. Башка кешенең җенси әгъзалары белән нәрсә дә булса эшләү, шул исәптән гади секс, ораль һәм аналь секс яки башка кешенең җенси әгъзаларын иркәләү, секс булып санала.

 Ни өчен бу сорау мөһим?

 Ораль секс темасына кагылышлы Изге Язмалардагы берничә шигырьләрне карап чыгыйк.

 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Фахишәлектән ерак торыгыз — Аллаһының ихтыяры шул» (1 Тисалуникәлеләргә 4:3).

 Фахишәлек дип тәрҗемә ителгән грек сүзе никахта булмаган кешеләрнең сексуаль эшләрнең бар төрләрен аңлата, шул исәптән гади секс, ораль һәм аналь секс яки башка кешенең җенси әгъзаларын иркәләү. Фахишәлек кылган кеше күп җитди нәтиҗәләр күрергә мөмкин. Аларның иң куркынычы — Аллаһы белән дуслыкны бозу (1 Петер 3:12).

 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Фахишәлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла» (1 Көринтлеләргә 6:18).

 Ораль секс физик һәм рухи яктан зыян китерә. Ул шулай ук эмоциональ яралар калдыра. «Үз балаларыгыз белән секс турында сөйләшү» дигән китапта болай диелә: «Секстан соң кеше үзен кулланылган я яклаусыз итеп хис итә ала. Кеше үкенергә мөмкин. Кеше әхлаксыз җенси мөнәсәбәтләргә керсә, иң начар хисләр кичерә ала. Кеше сексның нинди генә төрендә катнашмасын бу шулай була. Секс — секс булып кала инде» («Talking Sex With Your Kids»).

 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче» (Ишагыя 48:17).

 Син Аллаһының җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы законнары файда китерә икәненә ышанасыңмы? Я алар синең ирегеңне чикли дип уйлыйсыңмы? Бу сорауларга дөрес җавап бирер өчен, машиналар йөргән зур юл турында уйла. Әйтик, юлда билгеләр, светофорлар һәм тизлекне чикләүче башка билгеләр тора, ди. Бу билгеләр сине чикли я яклыймы? Син һәм башка машина йөртүчеләр бу билгеләргә игътибар итмәсәгез, нәрсә булыр?

Юлдагы билгеләр ирегеңне чикләсә дә, алар сине яклый. Аллаһының законнары да сине чикләсә дә, үзеңә яклау булып тора

 Аллаһының законнары турында да шулай ук әйтеп була. Аларга игътибар итмәсәң, нәрсә чәчсәң, шуны урырсың (Гәләтиялеләргә 6:7). «Үз карашларыңны һәм ышануларыңны ташлаган һәм дөрес булмаган эшләрдә катнашкан саен, үз-үзеңне азрак хөрмәт итәрсең»,— дип әйтелә бер китапта («Sex Smart»). Ә Аллаһының нормалары буенча яшәсәң, әхлакый яктан көчле булуыңны күрсәтерсең. Моннан тыш, синең вөҗданың саф булып калачак (1 Петер 3:16).