Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИҢ ЯХШЫ БҮЛӘК

«Бу миңа бирелгән иң яхшы бүләк иде»

«Бу миңа бирелгән иң яхшы бүләк иде»

Андый сүзләрне 13 яшьлек бер кыз, үзенә бүләк итеп бер эт бирелгәч, әйткән. Бер уңышлы эшмәкәр хатын кыз үзенә бирелгән бер бүләк тормышын үзгәртте дигән. Әтисе аңа, ул урта мәктәптә укыганда, компьютер бүләк иткән булган. Бер хатын үз иренә никахларының бер еллыгы уңаеннан үзе ясап открытка бүләк иткәч, ир аны иң яхшы бүләк дип атаган.

Һәр ел күп кеше берәр вакыйга уңаеннан дусларына я туганнарына андый «иң яхшы» бүләк эзләп, вакыт һәм көчләрен сарыф итә. Һәм күпчелек кешегә, бүләкләрен биргәч, өстә әйтелгән сүзләргә охшаш сүзләр ишетү ошар иде. Ә сезнең югары бәяләнгән бүләкләр бирәсе я аласы килер идеме?

Бүләк бирү, аны алучы кешенең генә түгел, аны бирүченең дә хис-тойгыларына тәэсир иткәнгә, күп шатлык китерергә мөмкин. Изге Язмаларда бит: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 20:35). Әлбәттә, бүләк алучы кеше аны югары бәяләсә, бирүдә бәхет тагы да күбрәк булырга мөмкин.

Бүләкләр үзебезгә дә, аларны алучы кешеләргә дә чын бәхет китерсен өчен нишләргә? «Иң яхшы» бүләк бирергә мөмкинлек булмаса, бүләгегезне югары бәяләсеннәр өчен, нәрсә эшләп була?