Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең тышкы кыяфәте чынлыкта нинди булган?

Гайсәнең тышкы кыяфәте чынлыкта нинди булган?

Беркем Гайсә фотосын ясамаган. Ул беркайчан да рәсем я сын ясаучыга күчергеч булып тормаган. Шулай да аны гасырлар дәвамында хисапсыз рәссамнарның сәнгать әсәрләрендә күреп була.

Әлбәттә, шул рәссамнар Гайсәнең тышкы кыяфәте чынлыкта нинди булганын белмәгән. Өстенлек алган культура, дини карашлар һәм эш бирүченең теләкләре Гайсәнең сурәтен билгеләгән. Шулай да аларның сәнгать әсәрләре кешеләрнең Гайсәгә һәм аның тәгълиматларына карата карашына тәэсир иткән, хәтта боза алган.

Кайбер рәссамнар Гайсәне озын чәчле, сирәк сакаллы көчсез кеше итеп я моңсу төсле итеп сурәтләгән. Башка сәнгать әсәрләрендә исә ул җирдә рухи шәхес сыман, баш өстендә нурлы боҗра белән я янында булган кешеләргә карата битараф төсле булып алдыбызга килеп баса. Андый сурәтләр Гайсәнең шәхесен төгәл ачыклыймы? Ничек моны белергә? Бер юл — аның тышкы кыяфәтенең нинди була алганын ачыкларга ярдәм итә алган Изге Язмалардагы өзекләрне тикшерү. Алар шулай ук безгә аңа дөрес карашта булырга булыша ала.

«СИН МИНЕМ ӨЧЕН ТӘН ӘЗЕРЛӘДЕҢ»

Бу сүзләрне Гайсә, күрәсең, суга чумдырылу үткәндә, догада әйткән булган (Еврейләргә 10:5; Маттай 3:13—17). Бу тән нинди булган? Якынча 30 ел элек Җәбраил фәрештә Мәрьямгә шуны ачкан булган: «Син буйга узарсың һәм ир бала табарсың... [...] ... син тудырачак бала изге, Аллаһы Улы» (Лүк 1:31, 35). Шулай итеп, Гайсә, Адәм барлыкка китерелгәндә камил булгандай, камил булган (Лүк 3:38; 1 Көринтлеләргә 15:45). Гайсә буй-сынга күркәм булган булса кирәк һәм, мөгаен, яһүд әнисе Мәрьямгә охшаш булган.

Гайсә сакал йөрткән. Бу яһүдләр арасында, римлылардан аермалы буларак, гадәти булган. Сакал дәрәҗә һәм абруй билгесе булган; ул озын һәм тузгыган булмаган. Гайсә, һичшиксез, үзенең сакалын тәртиптә тоткан һәм чәче дә пөхтә итеп киселгән булган. Шимшон сыман нәзирләр генә үз чәчләрен кистермәгән (Саннар 6:5; Хакимнәр 13:5).

Гайсә 30 елның шактый өлешен балта остасы булган, һәм аның безнең көннәрдәге заманча кораллары булмаган (Марк 6:3). Шуңа күрә ул, күрәсең, таза гәүдәле кеше булган. Хезмәтен башлагач, күп тә үтмәстән, ул берүзе сатучыларның «барысын да, сарыклары һәм үгезләре белән бергә, гыйбадәтханәдән куып чыгарды, акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде һәм өстәлләрен аударды» (Яхъя 2:14—17). Андый батырлыкны нык һәм көчле кеше генә эшли ала. Гайсә үзенә Аллаһы әзерләгән тәнне үз йөкләмәсен үтәр өчен кулланган. «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен. Мин бит шуның өчен җибәрелдем»,— дигән ул (Лүк 4:43). Бу хәбәрне Палестина буйлап җәяү игълан итеп йөрер өчен бик чыдам кеше булырга кирәк булган.

«МИНЕМ ЯНГА КИЛЕГЕЗ, ҺӘМ МИН ҖАННАРЫГЫЗНЫ ЯҢАРТЫП ҖИБӘРЕРМЕН»

Гайсәнең якты чырае һәм үзен ягымлы тотышы «эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр» өчен бу чакыруны бик мавыктыргыч иткәндер (Маттай 11:28—30). Аның җылылыгы һәм игелекле булуы аңардан өйрәнергә әзер кешеләрнең җаннарын яңартырга вәгъдәсенә көч өстәгән. Хәтта балалар да Гайсә янында булырга теләгән. Инҗилдә: «Ул балаларны кочаклады»,— диелә (Марк 10:13—16).

Үлеме алдыннан күңел газаплары кичерсә дә, Гайсә күңелсез кеше булмаган. Мәсәлән, ул Кәнәдә үткән бер туйның күңелле үтүенә үз өлешен керткән: суны шәрабка әйләндергән (Яхъя 2:1—11). Башка мәҗлесләрдә ул онытылмаслык нәрсәләргә өйрәткән (Маттай 9:9—13; Яхъя 12:1—8).

Ә иң мөһиме, Гайсәнең вәгазьләве һәркемгә мәңге яшәргә шатлыклы өметкә ия булырга мөмкинлек биргән (Яхъя 11:25, 26; 17:3). Аның 70 шәкерте ничек вәгазьләгәннәрен сөйләп биргәч, ул «шатлык белән тулып» әйткән: «Исемнәрегезнең күкләрдә язылганына шатланыгыз» (Лүк 10:20, 21).

«СЕЗ АНДЫЙ БУЛМАГЫЗ»

Гайсә көннәрендәге дини җитәкчеләр үзләренә игътибар җәлеп итүдә һәм хакимлекләрен ассызыклауда иҗатчан булган (Саннар 15:38—40; Маттай 23:5—7). Гайсә исә үз рәсүлләрен бер-берсе өстеннән хакимлек итмәскә өйрәткән (Лүк 22:25, 26). Гайсә аларны болай дип кисәткән: «Озын киемнәр киеп йөрергә, базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен яратучы канунчылардан сакланыгыз» (Марк 12:38).

Дини җитәкчеләрдән аермалы буларак, Гайсә кайчак, үзен танымасыннар өчен, халык төркеменә кушылган (Яхъя 7:10, 11). Ул хәтта тышкы кыяфәте белән 11 тугры рәсүленнән аерылып тормаган. Хыянәтче Яһүдкә, халык төркеменә Гайсәне күрсәтер өчен, алдан сөйләшеп куелган «билге» бирергә: аны үбәргә туры килгән (Марк 14:44, 45).

Шулай итеп, күп нечкәлекләр билгеле булмаса да, шунысы ап-ачык: Гайсәнең тышкы кыяфәте рәссамнар еш кына ясаган аның сурәтләреннән аерылып торган. Аның тышкы кыяфәте чынлыкта нинди булганын белү кызыктыр, әмма бүген аңа нинди карашта торганыбыз күпкә мөһимрәк.

«БЕРАЗ ВАКЫТ ҮТӘР, ҺӘМ ДӨНЬЯ МИНЕ ИНДЕ КҮРМӘС»

Бу сүзләрне әйткәннән соң берникадәр вакыт үткәч, Гайсә үлгән һәм җирләнгән (Яхъя 14:19). Ул үз гомерен «күпләрне йолып алыр өчен» биргән (Маттай 20:28). Өченче көнне Аллаһы аны «рух буларак» терелткән һәм кайбер шәкертләренә «аны күрергә мөмкинлек биргән» (1 Петер 3:18; Рәсүлләр 10:40). Ул вакытта Гайсәнең тышкы кыяфәте нинди булган? Күрәсең, элеккегесеннән аерылып торган, чөнки хәтта якын шәкертләре дә аны шунда ук танып алмаган. Магдалалы Мәрьям аны бакчачы, ә Имауска илтүче юлдан барган ике шәкерт аны бер килмешәк дип уйлаган (Лүк 24:13—18; Яхъя 20:1, 14, 15).

Без бүген Гайсәне нинди итеп күз алдыбызга китерергә тиеш? Гайсәнең үлеменнән соң 60 елдан артык вакыт үткәч, рәсүл Яхъя Гайсә турында күренешләр күргән. Ул аны хачта үлгән кеше итеп күрмәгән. Ул «патшаларның Патшасын һәм хакимнәрнең Хуҗасын» — Аллаһы Патшалыгының Патшасын күргән. Тиздән Гайсә Аллаһының дошманнарын — җеннәрне дә, кешеләрне дә җиңәчәк һәм кешелеккә мәңгелек фатихалар яудырачак (Ачылыш 19:16; 21:3, 4).