Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тату мөнәсәбәтләр өчен киңәшләр

Тату мөнәсәбәтләр өчен киңәшләр

Аллаһы безгә тату мөнәсәбәтләр өчен җитәкчелек бирә. Бу киңәшләрне өйдә, эштә һәм дуслар белән аралашканда кулланып була. Күпләргә файда китергән бу киңәшләрнең кайберләрен карап чыгыйк.

Башкаларны кичерегез

«Бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез» (КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:13).

Без барыбыз да хаталар кылабыз һәм бер-беребезне үпкәләтергә мөмкин. Шуңа күрә һәрберебез кичерүгә мохтаҗ. Безне рәнҗеткән кешене гафу итсәк, аңа карата тискәре хисләребез юкка чыгачак. Без «явызлыкка явызлык белән» кайтармыйбыз һәм кешегә аның хаталары һәм көчсез яклары турында искә төшермибез (Римлыларга 12:17). Ә инде безне нык рәнҗетсәләр һәм моны оныту авыр булса, нәрсә эшләргә? Шул чакта безгә, бу кеше белән йөзгә-йөз очрашып, ихтирам белән сөйләшеп алырга кирәк. Максатыбыз — үзебезнең хаклы булуыбызны күрсәтү түгел, ә кеше белән татулашу (Римлыларга 12:18).

Басынкы булыгыз һәм башкаларны хөрмәт итегез

«Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез» (ФИЛИПИЯЛЕЛӘРГӘ 2:3).

Басынкы булсак һәм башкаларны хөрмәт итсәк, кешеләргә безнең белән рәхәт булыр. Башкаларның хисләренә игътибарлы булган, игелекле кеше белән аралашу һәркемгә ошый. Ә үзебезне башкалардан өстен куйсак һәм гел үз дигәнебездә торсак, мөнәсәбәтләребездә киеренкелек туар. Кешеләр бездән читләшер, һәм безнең дусларыбыз аз булыр я бөтенләй булмас.

Кешеләргә бертигез карагыз

«Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (РӘСҮЛЛӘР 10:34, 35).

Ходай бер кешене икенчесеннән милләтенә, теленә, дәрәҗәсенә һәм тән төсенә карап өстен күрми, ә бөтен кешеләргә бертигез карый. «Ул бер кешедән бөтен халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:26). Шуңа күрә ниндидер мәгънәдә бар кешеләр — кардәшләр. Һәркемгә ихтирам һәм игелек күрсәтсәк, без аларны бәхетле итәрбез, үзебез дә бәхетлерәк булырбыз һәм Аллаһы Тәгаләне шатландырырбыз.

Юаш булыгыз

Юашлыкны «киемне кигәндәй киегез» (КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:12).

Без юаш булганда, башкалар безнең белән ачыктан-ачык аралаша ала һәм хәтта безне төзәтә ала, чөнки алар ачуыбыз килмәячәк икәнен белә. Ә берәрсе безгә ярсыса, йомшак җавабыбыз аны тынычландырырга мөмкин. Гыйбрәтле сүзләр 15:1 дә: «Йомшак җавап ярсуны баса»,— дип әйтелә.

Юмарт һәм рәхмәтле булыгыз

«Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (РӘСҮЛЛӘР 20:35).

Бүгенге көндә күпләр комсыз һәм үзләре турында гына уйлый. Ләкин чын бәхет юмартлык белән бәйле (Лүк 6:38). Юмарт кешеләр бәхетле, чөнки алар кешеләрне әйберләргә караганда күбрәк кадерли. Ярату аларны башкаларга рәхмәтле булырга дәртләндерә (Көләсәйлеләргә 3:15). Үзегездән сорагыз: «Миңа нинди кешеләр белән аралашу ошый: саран һәм рәхмәтсез кешеләр беләнме я юмарт һәм рәхмәтле кешеләр беләнме?» Шуңа күрә кешеләрнең үзегезгә карата нинди булуларын теләсәгез, үзегез дә шундый булыгыз (Маттай 7:12).