Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Безнең гөнаһларыбызның кичерелүе мөмкинме?

Аллаһы хуплавын алып булмый дип уйламагыз

Изге Язмалар буенча һәр кеше гөнаһ кыла. Беренче кеше Адәм гөнаһ кылган булган, һәм без, аның буыннары буларак, шулай ук гөнаһ кылуга бирелүчән. Шуңа күрә без кайвакыт начар эшләр кылабыз һәм соңыннан эшләгәнебезгә үкенәбез. Аллаһы Улы Гайсә Мәсих безнең гөнаһларыбыз өчен йолым түләр өчен, безнең хакка үлгән. Аның йолым корбаны нигезендә Аллаһы гөнаһларыбызны кичерә ала. Бу — Аллаһының бүләге. (Римлыларга 3:23, 24 не укыгыз.)

Кайбер кешеләр авыр гөнаһлар кылганнар, һәм Аллаһы аларны кичерә алыр микән дип борчылалар. Бәхеткә каршы, Аллаһы Сүзендә: «Гайсәнең, аның Улының, каны безне бар гөнаһтан сафландыра»,— дип әйтелә (1 Яхъя 1:7). Әгәр без чын күңелдән тәүбә итсәк, Йәһвә хәтта авыр гөнаһларыбызны да кичерергә әзер. (Ишагыйя 1:18 не укыгыз.)

Аллаһы безне кичерсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

Йәһвә Аллаһы безне кичерсен өчен, безгә аның турында белем алырга кирәк. Безгә аның юлларын, киңәшләрен һәм таләпләрен аңларга кирәк (Яхъя 17:3). Үз хаталарыннан тәүбә иткән һәм үзгәрергә тырышкан кешене Йәһвә кичерә. (Рәсүлләр 3:19 ны укыгыз.)

Аллаһы хуплавын алып булмый дип уйламагыз. Йәһвә безнең көчсез якларыбыз бар икәнен белә. Ул шәфкатьле һәм игелекле. Аллаһының яратучан һәм игелекле булуы сезне, аны сөендерер өчен, аның турында күбрәк белергә дәртләндермиме? (Мәдхия 102:13, 14 не укыгыз.)