Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАһЫ ШӘФКАТЬСЕЗМЕ?

Ни өчен кайбер кешеләр Аллаһыны шәфкатьсез дип саный?

Ни өчен кайбер кешеләр Аллаһыны шәфкатьсез дип саный?

БУ БРОШЮРАНЫҢ исемен укыгач, сез шаккаткансыздыр. Кайберәүләр Аллаһы шәфкатьсез була алмый ди. Шулай да күп кенә кеше аны шәфкатьсез дип саный. Ни өчен?

Табигать афәтләре аркасында зыян күргән кайбер кешеләр: «Ни өчен Аллаһы моны рөхсәт итә? Әллә ул ваемсызмы? Ә, бәлки, ул шәфкатьсездер?» — дигән сораулар бирә.

Башкалары: «Аллаһы шәфкатьсезме?» — дигән сорауны Изге Язмаларны укыганда бирә. Мәсәлән, алар Нух көннәрендәге Туфан турында укыганда: «Ничек инде Аллаһы бар шул кешеләрне үлемгә дучар итә алган? Әллә ул шәфкатьсезме?» — дип гаҗәпләнәләр.

Сезнең дә үзегезгә андый сораулар биргәнегез бармы? Я сездән: «Аллаһы шәфкатьсезме?» — дип сорасалар, җавап бирә алмассыз дип саныйсызмы? Бәлки, сезгә чираттагы сорауны карап чыгу булышыр.

НИ ӨЧЕН БЕЗ ШӘФКАТЬСЕЗЛЕКНЕ НӘФРӘТ ИТӘБЕЗ?

Гади генә әйткәндә, без нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аера белгәнгә, шәфкатьсезлекне нәфрәт итәбез. Бу яктан без хайваннардан шактый нык аерылып торабыз. Барлыкка Китерүчебез безне үзенә «охшатып яраткан» (Яратылыш 1:27). Бу нәрсә аңлата? Без Аллаһы сыйфатларын чагылдырып, аның әхлакый нормалары буенча яши алабыз һәм Аллаһы кебек нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аера беләбез. Үзегез уйлап карагыз: әгәр безгә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аера белү сәләте Аллаһыдан бирелгән икән һәм без шәфкатьсезлекне нәфрәт итәбез икән, ул чакта Аллаһы да шәфкатьсезлекне нәфрәт итә булып чыкмыймы?

Без шәфкатьсезлекне нәфрәт итәбез икән, Аллаһы аны тагы да ныграк нәфрәт итә. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә. Аллаһы үзе: «Минем юлларым... сезнең юлларыгыздан биегрәк һәм минем фикерләрем сезнең фикерләрегездән югарырак»,— дигән (Ишагыйя 55:9). Аллаһыны шәфкатьсез дип атасак, ул чакта Изге Язмалардагы бу сүзләр дөрес булмас иде һәм, асылда, без юлларыбыз аның юлларыннан биегрәк дип әйтәбез булып чыгар иде. Аллаһы турында андый нәтиҗә ясар алдыннан, күбрәк мәгълүмат җыю яхшырак булыр. Аллаһы шәфкатьсез дип түгел, ә ни өчен аның кайбер эшләре шәфкатьсез булып күренә дип сорау дөресрәк булыр иде. Әйдәгез, башта «шәфкатьсез» дигән сүзнең мәгънәсен карап чыгыйк.

Берәр кемне шәфкатьсез дип атап, без аның ниятләренең яхшы булуына шик белдерәбез. Үзен шәфкатьсез тотучы, башка берәүнең газаплануын күреп, шатлана я аның кайгы-хәсрәт кичерүенә ваемсыз кала. Мәсәлән, үз улына, аны рәнҗетүдән шатлык тапканга, җәза бирүче әти — шәфкатьсез. Әмма, үз улына, аны өйрәтер өчен я яклар өчен, җәза бирүче әти — яхшы. Кайвакыт без башкаларның ни өчен болай я башка төрле эш иткәннәрен белмибез, шуңа күрә, аларның ниятләрен дөрес аңламыйбыз. Сезнең ниятләрегезне дә кайвакыт шик астына ала торганнардыр.

Ни өчен кайберәүләр Аллаһыны шәфкатьсез дип саный? Әйдәгез, ике сәбәпне карап чыгыйк. Беренче сәбәп — ул бүгенге көннәрдә булган табигать афәтләре, икенчесе — Изге Язмаларда язылган Аллаһы хөкемнәре. Аларга нигезләнеп Аллаһыны шәфкатьсез дип атап буламы?