Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

Йәһвә чыннан да сезне яратамы?

Йәһвә чыннан да сезне яратамы?

«Мин үземне гел кирәксез итеп хис итәм. Бу — Аллаһыга якынлашыр өчен иң зур киртә. Мин бу хис белән көрәшеп яшим». Бу сүзләрне әйткән хатын-кыз Йәһвәнең аны яратыр өчен бер сәбәбе дә юк дип уйлаган. Сездә дә андый хис туганы бармы? Туган булса, сезне дә: «Йәһвә үзенең һәр хезмәтчесен дә яратамы?» — дигән сорау борчыйдыр. Әйе, ул һәр хезмәтчесен ярата! Моңа дәлилләрне Гайсәнең сүзләреннән табабыз. (Яхъя 6:44 не укыгыз.)

Гайсәдән башка беркем дә Йәһвәнең үзен дә һәм аның ихтыярын да яхшырак белми (Лүк 10:22). Гайсә нәрсә дип әйткән? «Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый»,— дигән ул. Шулай итеп, Йәһвә безне җәлеп итмәсә, без Мәсих шәкерте һәм күктәге Атабыз Йәһвәнең гыйбадәт кылучылары була алмыйбыз (2 Тисалуникәлеләргә 2:13). Гайсәнең сүзләрен аңласак, аның сүзләреннән Аллаһы һәр кешене ярата икәнен күрербез.

Безне Йәһвә «җәлеп» итә дигән сүзләр нәрсәне аңлата? «Җәлеп» итә дип тәрҗемә ителгән грек сүзе балык тулы ятьмәне өстерәп чыгару дигән мәгънә дә йөртә (Яхъя 21:6, 11). Йәһвә безне мәҗбүриләп «өстерәп чыгарамы»? Үзенә көчләп хезмәт иттерәме? Юк, ул алай эшләми. Ул безгә ихтыяр иреге биргән, шуңа күрә йөрәгебезне мәҗбүриләп ачмый (Канун 30:19, 20). Бер белгеч моны болай дип аңлаткан: «Кеше йөрәгенең ишеген тыштан беркем дә ача алмый. Аны эчтән ачарга кирәк». Йәһвә җир йөзендә яшәгән миллиардлаган кешеләрнең йөрәкләрен сынап тора һәм Аллаһыны эзләгән кешеләрне эзли (1 Елъязма 28:9). Андый кешене тапкач, ул гаҗәеп адымнар ясый. Нинди?

Йәһвә «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешенең йөрәген наз белән үзенә «тарта», яки җәлеп итә (Рәсүлләр 13:48). Ул моны кеше ишеткән Изге Язмалардагы яхшы хәбәр һәм изге рухы аша эшли. Йәһвә хакыйкатьне кабул итәргә әзер йөрәкне күргәч, шул кеше хакыйкатьне кабул итеп үз тормышында куллана башласын өчен изге рухын куллана (1 Көринтлеләргә 2:11, 12). Аллаһы ярдәм итмәсә, без беркайчан да Гайсәнең эчкерсез шәкерте һәм Йәһвәнең тугры хезмәтчесе була алмас идек.

«Кеше йөрәгенең ишеген тыштан беркем дә ача алмый. Аны эчтән ачарга кирәк»

Гайсәнең Яхъя 6:44 тә язылган сүзләре Йәһвә Аллаһы турында нәрсә ачыклый? Йәһвә кешеләрне аларның йөрәкләрендә нәрсәдер яхшыны күргәнгә җәлеп итә һәм аларның һәрберсе турында кайгыртып тора. Бу хакыйкатьне аңлау шушы мәкаләнең башында искә алынган хатынга юаныч китергән. Ул болай ди: «Йәһвәнең хезмәтчесе булу — кеше ия була алган хөрмәтнең иң бөеге. Йәһвә мине үзенә хезмәтче итеп сайлаган икән, димәк ул мине бик кадерли». Ә сез нәрсә диярсез? Йәһвә һәр үз хезмәтчесен ярата икәнен белү сезне үз йөрәгегезне ачарга дәртләндермиме?

Май аенда Изге Язмаларны укыгыз

Лүк 22—24 Яхъя 1—16